16+

Большунов, Коростелев һәм башкалар: Казан чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 5нче этабын кабул итәчәк

Чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 5нче этабы Казанда узачак. Ярышлар башкаланың Мирный бистәсендә 16-19 гыйнвар көннәрендә була. Россиянең 29 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашачак.

Большунов, Коростелев һәм башкалар: Казан чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 5нче этабын кабул итәчәк

Чаңгы спорты буенча Россия Кубогының 5нче этабы Казанда узачак. Ярышлар башкаланың Мирный бистәсендә 16-19 гыйнвар көннәрендә була. Россиянең 29 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашачак.

Ярышларда өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Большунов, Россиянең спорт мастеры Савелий Коростелев, Лидия һәм Иван Горубновлар һәм башка танылган спортчылар катнашыр дип көтелә. Татарстан ярышка 74 спортчысын тәкъдим итә.
– Трасса тулысынча әзер. Барлык уңайлыклар тудырылган. Җанатарлар өчен бушлай кайнар ризык һәм чәй каралган. Шулай ук ярышлар урынына трансфер да булачак - дип искәртте Татарстан спорт министрлыгының Югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин. 

Россия Кубогының этап ярышларын Казан икенче тапкыр кабул итә. Моннан тыш, башкала тагын 3 чаңгы ярышын кабул итәчәк. Ә 28 февраль - 10 март көннәрендә Казанда Россия чемпионаты узачак!
– Бишенче этап, федераль округ чемпионаты – сынау ярышлары. Безнең өчен ул Россия чемпионатының төп стартына әзерлек кебек. Шунысын да әйтәсем килә, дүрт этап нәтиҗәләре буенча Татарстан ил Кубогының гомуми зачетында лидерлар рәтендә. Бу позицияләрне саклап калу, шул исәптән өй этабында да җиңү яулау - безнең бурычыбыз, - диде Татарстан чаңгы спорты федерациясе эшләре белән идарә итүче Денис Блохин.

"Команда әзерләнә, трасса бик сыйфатлы. Спортчылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, Федерациягә рәхмәт. Тамашачыларны сөендерергә тырышырбыз,"- диде республика хатын-кызлар командасы капитаны Лидия Горбунова.

Ярышта якынча 2-3 мең җанатар көтелә. Узган сезонда Казанда үткән ярышлар Россия күләмендә иң күп тамашачы җыйганы мәгълүм. Чаңгы һәм биатлон комплексына керү ирекле.

16 гыйнварда, төп узыштан соң, җанатарлар өчен Олимпия чемпионнары катнашында шоу-узышу да узачак. 

Илнар Камаев

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading