“Изге Болгар” җыенында узган көрәштә дөньяның 17 иленнән 100 дән артык көрәшче катнашты. Шулай ук келәмдә Татарстаннан көрәшчеләр дә бил алышты.
Көрәш башланганчы Радик Сәләхов, Булат Мусин һәм Ранис Гыйләҗетдинов белән җәһәт әңгәмә кордык. Егетләрнең Сабан туй сезонына планнарын белештек.
- Радик, башка илләрдән килгән көрәшчеләр дә күп. Сез алардан нәрсә көтәсез?
- Иң мөһиме - “чиста” көрәш булсын. Бар кагыйдәләрне үтәп, гадел көрәш булыр дип өметләнәм. Калганын үзебез эшлибез инде.
- Тиздән Сабан туе җитә. Нинди планнар?
- Дөресен генә әйткәндә, Сабан туе икенче планда. Хәзер БРИКС уеннарына әзерләнәбез, иң мөһиме әлегә шул. Үзебезнең районда көрәшермен дип уйлыйм.
Узган елны Радик Сәләхов Сабан туйлар сезонында машиналар откан иде. Берне генә дә түгел, дүртне!
- Радик, ничә машинагыз бар?
- Берәү генә. Калганнарын сатып бетердем.
- Көрәшчеләр машина сатып, акчасын үзара бүлешәләр дигән сүзләр дә халык телендә. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
- Кеше һәрвакыт сөйләшә инде ул. Бәлки, кемгәдер татар көрәшенә игътибар зур булу ошап бетмидер. “Чыгып көрәште дә, машина отты”, - диләр. Без бит ул җиңү өчен еллар буе шөгыльләнәбез. 6 яшемнән көрәшәм. Мондый дәрәҗәгә ирешер өчен күпме тырышлык, тир түгәргә кирәк. Почмакка чыгып елаганны да беркем белми, күрми. “Көрәшмичә машина оттың”, - диләр...
- Халыктан тәнкыйть ишетү дә җиңел түгел, ярышка психологик яктан әзерлек ничек бара?
- Элегрәк үпкәли идем. Ә хәзер кешеләр нәрсә әйтер дип уйланмыйм, без бу этапны үттек инде.
Әңгәмәбезгә Ранис Гыйләҗетдинов та кушылды: “Һәркемгә аңлатып йөреп булмый бит” ди ул. Ул да быел БРИКС уеннарына ныклап әзерләнүен белдерде.
- Ел дәвамында әзерләндек. Ярышлар күп, Аллаһка шөкер. Хәзер җыенга китәбез, ике атна шунда булабыз. Быел келәмдә һәм спортзалда тренировкалар күбрәк булды. Тизлекне арттырыр өчен бераз гына авырлыкны киметергә туры килде, - дип әйтте Ранис.
Булат Мусин өчен бу сезон бик уңышлы булган. Ул Россия, Татарстан чемпионаты, М.Җәлил, Д.Галиев истәлегенә көрәш ярышларында беренчелекне яулаган. Әлегә Булат БРИКСта чыгыш ясау турында төгәл җавап әйтмәде, тик ул һичшиксез дөнья чемпионатына әзерләнә.
- Дөнья чемпионатында күрешкән, таныш көрәшчеләр монда да бар. Чит илдән килгәннәр арасында көчлеләр күп, шуңа күрә уяу булырга кирәк. Үзбәкстан, Кыргызстаннан әйбәт егетләр бар.
- Аларның көрәш стиле аерыламы?
- Әйе, алар бераз башкача көрәшә. Көтелмәгән алымнар булырга мөмкин, шуңа күрә сак эш итәргә инде. Быел ярышлар күп булды, сезон дәвамында үземне формада тотарга туры килде. Бераз травма да алдым, шуңа күрә саграк булырга тырышам.
- Булат, Сабантуйларга нинди планнар соң?
- Дөресен әйткәндә, авыл Сабан туйларына бик йөрисе килми, чөнки анда кереп кысылсаң, башкаларга җиңү кыенрак булачак. Бу бернинди жәлләү түгел. Авыл Сабан туенда авыл батырлары көрәшсен. Үземә зуррак максатлар куям, федераль, шәһәр Сабан туйларында көрәшермен, Аллаһ боерса.
- Көрәшчеләр татар эстрадасы йолдызларына тиң, диләр. Килешәсезме?
- Көрәшчеләр дәрәҗәлерәк була (көлә). Шаяртам инде. Белмим, безнең көч сынашкан булмады. Кешеләрне чагыштырырга да кирәкмидер. Һәркем үз урынында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Булат дорес фикер эйткэн, авыл сабантуе алар дэрэжэсе тугел, афэрин...
0
0