Көрәшче егет икенче тапкыр әти булган!
Танылган көрәшче Эльдар Хәмитовның шатлыгын уртаклашабыз: тормыш иптәше Наилә кыз бала тапкан. Бу турыда «Челнинские известия» яза. Кызга Сәидә исеме кушканнар.
Эльдар белән Наиләнең 4 яшьлек уллары да бар. Тамерлан йөзү, гимнастика белән шөгыльләнә икән.
36 яшьлек Эльдар Хәмитов «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, булачак хатыны белән дә нәкъ менә биредә танышканнар икән: Наилә теннис белән шөгыльләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар