Шәһри Казан

Елый-елый көрәштеләр, елый-елый җиңделәр...

Елый-елый көрәштеләр яшьләребез. Кайберләрендә җиңүгә омтылыш шулкадәр көчле булды, җиңелүләрен дә күз яшьләреннән башка уздырып җибәрә алмадылар. Чын ихластан көрәшәләр шул әле алар. Әле үземә дә протокол язудан бушап торган арада хәйран гына көрәшне күзәтеп утырырга туры килде.

Бу араларда гел Салавычка чабарга туры килде әле. Әллә җирлеге шундый, әллә җитәкчеләре. Күңел белән шушы авылга тартылып кына торабыз. Бару өчен сәбәпләре дә чыгып кына тора шул. Әле шушы көннәрдә генә бу авылда өч район ярышы булып узды.

Кайберәүләр үз авылында авыл беренчелеген уздырырга кыенсынып йөргәндә, бу җирлектә инде без район хәтле район ярышларын уздыруны бар дип тә күрмибез. “Күмәк көч таулар күчерә” дигәндәй, җитәкчеләре дә бик җайлы кешеләр шул. Нинди эшләр белән йөрүебезне күз карашыннан ук аңлашабыз. Кыскасы, татар халкының горурлыгы булган татар көрәшен үз итүче Айнур Нотфуллин, Рәсим Латыйпов кебек җитәкчеләр эшли биредә. Әле менә елыбызны шушы авылда туып-үскән алып батырыбыз РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына татарча көрәш ярышлары уздырып тәмамласак, яңа елга аяк басуга, Фоат Йосыпов истәлегенә шахмат ярышлары /безнең көрәшчеләребез шахмат ярышларын да аеруча үз итәләр.Н.С./ менә дигән итеп узып китте. Инде менә чираттагысына, шушы авылда туып-үсеп, район газ хуҗалыгын җитәкләгән Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә багышланган 2009 елда туган балалар арасында узучы ярышларга җыйналдык. Кызганыч,бик яшьләй вакытсыз китеп барды арабыздан Алмаз. Урыны оҗмахта булсын!

Салавыч авылы тарихы битләренә шушы көннән башлап, тагын матур истәлекле хатирәләр өстәлеп барачак. Ярышларыбыз дәвамлы гына була күрсен инде. Хәер, зур тарихлы инде безнең бу ярышларыбыз. 2005 елдан башланган ярышларыбыз Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” призларына дип башланып, аннан “Юлдаш” ширкәте призларына әйләнеп, иганәчебез вафат булгач, аның истәлегенә дип дәвам итә. Аннан безнең бу тәүге ярышыбыз тагын шунысы белән истә калачак, быел ул капиталь төзекләндерудән соң гына ишекләрен ачкан, заманча җиһазландырылган “Салавыч” спорткомплексында узды. Әле тагын шунысы бар, аны мәрхумнең улы җитәкләгән оешма башкарды. Ярышларга хәзерлекне тикшергән бер мәлдә, Искәндәр Алмазович белән монда башкарылган эшләргә янә бер сокланырга туры килде. Ныклап шөгыльлән дә, рәхәтләнеп көрәш кенә. Бар мөмкинлекләр тудырылган биредә. Тикмәгә генә сокланмаган икән Чуваш республикаксыннан килгән көрәшчеләребез дә.

Инде көрәшебезгә килсәк... Ай, тырышып көрәште, ичмасам, малайларыбыз. Ачылыш тантанасында район башлыгыбыз Рамил Нотфуллинның “Алда торган “Сабантуй” журналы призларына узучы республика ярышларында сынатмассыз дип, мин сезгә олы ышанычларымны белдерәм” дигән сүзләре малайларыбызны тагын да рухландырып, канатландырып җибәрде, ахрысы. Елый-елый көрәштеләр яшьләребез. Кайберләрендә җиңүгә омтылыш шулкадәр көчле булды, җиңелүләрен дә күз яшьләреннән башка уздырып җибәрә алмадылар. Чын ихластан көрәшәләр шул әле алар. Әле үземә дә протокол язудан бушап торган арада хәйран гына көрәшне күзәтеп утырырга туры килде. Хәтта, түзмичә, 36 килограммда бил алышучы Смәел авылыннан Рүзәл Галимуллинның янына барып, тынычландырып та килдем әле үземчә. Мин генә түгел, аның көрәшен РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгъсумов та күзәтеп утырган икән, аның өчен дип үзенең акчалата бүләген дә үзерләгән булып чыкты.

Реклама

Хәер, көрәш барышында махсус бүләкләр хәйран җыелды. Район башлыгыбызның, федерация рәисебезнең, җанатарабыз Фагыйль Шәфигуллинның, мәрхүмнең уллары Илназ, Искәндәрләрнең бүләкләрен алган малайларыбызның ничек сөенгәннәрен күрсәгез сез... Инде республика ярышында гына сынатмасыннар инде көрәшчеләребез. Барыбыз да бик кәнагәть калдык ярышларыбыздан. Ярышта катнашкан бар халыкны ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлаган ашханә апаларына, “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчелегенә, 1-4 урыннарны яулаган көрәшчеләребезне акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр белән сөендергән Нотфуллиннар гаиләсенә чын күңелебездән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Ярышларыбызның күчмә Кубогы янә Бөрбашка кайтып китте. “Алып килмәгән булсак та, яраган булыр иде әле, барыбер үзебездә калды” - дип сөенде остазлары Илшат Корбанов. Смәеллеләр янә икенче урынны саклап калдылар. Өченче баскычка бу юлы, балтачлыларны аска калдырып, нормалылар күтәрелде.

Менә алар 92 көрәшче арасында бүләккә лаек булган көрәшчеләребез:
36 килограммга кадәр - Ильяс Галиев /Яңгул/, Ильяс Нәбиев /Смәел/, Ибраһим Аймасов, Рүзәл Галимуллин/Смәел/.
40 кг. - Солтан Хакназаров /Яңгул/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор/, Йосыф Ризванов /гимназия/, Әнвәр Сабиров /Балтач/.
45 кг. - Әхәт Әскәров /Арбор/, Тимур Конкин /Чепья/, Миндияр Дәминов /Шубан/, Данияр Маннапов.
50 кг. - Җәлил Сәйфетдинов /Бөрбаш/, Ильяс Фәхретдинов, Данис Гайсин /икесе дә Пыжмарадан/, Фидан Гарифуллин /Түнтәр/.
55 кг. - Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Раяз Нәбиев /Балтач/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Нәргиз Нәҗипов / Салавыч/.
60 кг. - Рәсим Вәлиев /Нөнәгәр/, Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Нурсил Шаһиәхмәтов /Смәел/, Рүзәл Нурисламов /Бөрбаш/.
65 кг. - Раяз Хәбибуллин /Норма/, Ильяс Гыйльмуллин /Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов / Арбор/.
70 кг. - Самат Гарифулли /Норма/, Азамат Фатыйхов /Түнтәр/, Ризанур Низамиев /Чепья/.
75 кг. - Рамил Фәйзрахманов /Куныр/, Исмәгыйль Әминов /Норма/, Илназ Гарифуллин /Смәел/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 25 гыйнвар 2023 - 08:25
    Без имени
    Нурзада ир-атмы ул?
  • 24 гыйнвар 2023 - 08:30
    Без имени
    Нурзада Самигуллин-доресме ул?