16+

Европа артыннан дөньяны да буйсындырдык

ВОЛЕЙБОЛ. Казанның волейболчы кызлары бу сезонда икенче халыкара трофейларын яулады. Әле кайчан гына «Динамо-Казан»ның Европаның Чемпионнар лигасы кубогын отуын бәйрәм иткән идек. Шушы көннәрдә дүрт кыйтганың волейбол клублары арасында уздырылган дөнья чемпионаты да безнекеләрнең матур җиңүе белән тәмамланды. Цюрихтагы финал матчында Казан спортчылары Бразилиянең «Молико» командасын өч сетта 3:0 исәбенә...

Европа артыннан дөньяны да буйсындырдык

ВОЛЕЙБОЛ. Казанның волейболчы кызлары бу сезонда икенче халыкара трофейларын яулады. Әле кайчан гына «Динамо-Казан»ның Европаның Чемпионнар лигасы кубогын отуын бәйрәм иткән идек. Шушы көннәрдә дүрт кыйтганың волейбол клублары арасында уздырылган дөнья чемпионаты да безнекеләрнең матур җиңүе белән тәмамланды. Цюрихтагы финал матчында Казан спортчылары Бразилиянең «Молико» командасын өч сетта 3:0 исәбенә...

ВОЛЕЙБОЛ. Казанның волейболчы кызлары бу сезонда икенче халыкара трофейларын яулады. Әле кайчан гына «Динамо-Казан»ның Европаның Чемпионнар лигасы кубогын отуын бәйрәм иткән идек. Шушы көннәрдә дүрт кыйтганың волейбол клублары арасында уздырылган дөнья чемпионаты да безнекеләрнең матур җиңүе белән тәмамланды. Цюрихтагы финал матчында Казан спортчылары Бразилиянең «Молико» командасын өч сетта 3:0 исәбенә тар-мар итте. Ә «Динамо-Казан»ның лидеры Екатерина Гамова дөнья беренчелегенең иң нәтиҗәле уенчысы дип табылды.
Бу җиңү Россия волейболы өчен икеләтә кыйммәтле. Хатын-кыз волейбол клублары арасында дөнья чемпионатының 8 еллык тарихында Россия клубының анда әле тәүге тапкыр гына җиңү яулавы.
Әлегә бу зур җиңүне бәйрәм итү кичектерелеп тора. Алда соңгы хәлиткеч көрәш көтә. 15 майда Калининград шәһәрендә «Динамо-Казан» һәм Мәскәү «Динамо»сы катнашында Россия чемпионатының финалы узачак. Бу көрәштә Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләренең икеләтә мотивациясе булырга тиеш. Быел Россия кубогы финалында нәкъ менә Мәскәү «Динамо»сы кызлары, безнекеләрне җиңеп, трофейсыз калдырган иде.
Бәйрәм дәвам итә
ХОККЕЙ. 9:2. Минск шәһәрендә узучы дөнья чемпионатында, төркем этабының ике турыннан соң, Россия хоккейчылары әнә шундый статистика белән үз төркемендә беренче урында бара. Старт матчында безнекеләр Швейцария җыелма командасы капкасына 5 алка озатып, көндәшләрен коры исәп белән җиңүгә ирешкән иде. Алкалар - Плотников, Овечкин, Шипачев, Белов һәм Зарипов исәбендә. Икенче уенда, ниһаять, соңгы елларда иң уңайсыз көндәш саналган Финляндия командасы каршылыгын җиңүгә ирештек. Олег Знарок шәкертләре бу юлы Суоми командасы капкасына 4 алка озатты. Беренче голны - Тихонов, икенчесен, өч минуттан соң, Овечкин кертте. Тагын берешәр алка Кулемин белән Калинин исәбендә. Ул кичтә финнар да Бобровский саклаган капкага ике гол кертә алды.
Кичә Россия җыелма командасы төркем этабындагы чираттагы очрашуын АКШ хоккейчыларына каршы уздырды. Бу номерны басмага тапшырганда, матчның нәтиҗәсе билгеле түгел иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading