16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зенит-Казан» лаеклы рәвештә клуб волейболының дөньякүләм элитасына керә»

Бүген, 2025/2026 елгы даими сезон башланыр алдыннан, «Зенит-Казан» волейбол клубы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында җанатарлар белән очрашу һәм уенчыларны тәкъдир итү уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зенит-Казан»  лаеклы рәвештә клуб волейболының дөньякүләм элитасына керә»

Бүген, 2025/2026 елгы даими сезон башланыр алдыннан, «Зенит-Казан» волейбол клубы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында җанатарлар белән очрашу һәм уенчыларны тәкъдир итү уздырды.

Республика җитәкчелеге исеменнән уенчыларны һәм команда җанатарларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Тантаналы чарада шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Дәүләт Советы депутаты, «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, клуб директоры Олег Брызгалов катнашты. 

Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы коллективына мөрәҗәгать итеп, Татарстан волейбол командасының барлык дәрәҗәле турнирларда 43 комплект алтын медаль яулавын билгеләп үтте. «Зенит-Казан»  – 13 тапкыр Россия чемпионы, 6 тапкыр Чемпионнар лигасы җиңүчесе, Клублар арасында дөнья чемпионаты һәм башка бик күп бүләкләр иясе. 

«Үзенең 25 еллык тарихында «Зенит-Казан» волейбол командасы уникаль спорт клубына әверелде, илебез чемпионаты лидеры булды һәм лаеклы рәвештә клуб волейболының дөньякүләм элитасына керә, – дип басым ясады ТР Волейбол федерациясе президенты. – Бу клубта башкарыла торган зур эшләр, команданың һәр әгъзасының һәм хезмәткәренең керткән өлеше нәтиҗәсендә мөмкин булды». Фәрит Мөхәммәтшин команданың уңышлары –уенчыларның гына түгел, бәлки тренерлар штабы, клуб җитәкчелеге, иганәчеләр казанышы, дип билгеләп үтте.

«Рөстәм Усмановка даими ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Команданы уңышларга ышанычлы рәвештә җитәкче состав – клуб президенты Рәфкать Кантюков һәм директор Олег Брызгалов алып бара. Баш тренер Алексей Вербовка рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә, аның җитәкчелегендә безнең  «Зенит» лидерлык позицияләрен ышанычлы саклап кала»,  – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. 

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе «Зенит-Казан» командасына «Мәктәп волейбол лигасы» проектына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Узган сезонда МВЛ кысаларындагы чаралар 770тән артык мәктәпне, 35 меңнән артык баланы, якынча 14 мең матчны үз эченә алган, аларда 6 меңгә якын команда катнашкан. 
«Волейболга күпме балалар җәлеп ителгәнен күз алдына китерә аласызмы?! Димәк, алар үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, туган мәктәпләре һәм районнары өчен уйнаганда, балалар патриотизм рухында тәрбияләнәләр, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең волейболны шундый нәтиҗәләргә ирештергән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Мәктәп волейбол лигасының киләчәге бик яхшы. Күпләр өчен ул профессиональ спортка, безнең волейбол осталары «Зенит – Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» командаларына беренче баскыч булыр дип ышанам. Ә сезнең үрнәгегез республиканың яшь спортчыларын яңа җиңүләргә рухландырачак».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, волейбол, иң мавыктыргыч, арзан һәм уңайлы спорт төрләренең берсе буларак, татарстанлылар арасында популярлык казана бара. «Зенит-Казан» командасында мәктәп һәм югары уку йортлары волейболыннан, Казан Олимпия резервы училищесыннан төп составка кадәр юл үткән алты  уенчы чыгыш ясавы сөендерә»,  –  дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы шулай ук чираттагы волейбол сезонының уңышлы старт алуын һәм яңа спорт уңышлары теләде. 

Сезоннар арасында коллективны дүрт яңа уенчы тулыландырды: Константин Абаев һәм Михаил Вышников, либеро Сантьяго Данани (Аргентина) һәм диагональ Дражен Лубурич (Сербия). 

Кичә «Зенит-Казан», «Академия» һәм «Зенит-УОР» (төп команданың фарм-клублары) командалары уенчыларын рәсми рәвештә тәкъдир итү, шулай ук яңа уенчыларны традицион рәвештә «багышлау» белән дәвам итте. Җанатарлар өчен «Зенит-Казан» командасы яңа сезон Россия чемпионатының уен формасын тәкъдир итте. Очрашу клубның яңа уенчылары белән автограф-сессия белән тәмамланды.

Киләсе сезонда «Зенит-Казан»" өч турнирда: чемпионатта, Россия Кубогында  һәм Суперкубогында медальләр өчен көрәшәчәк. Якындагы уеннарны «Зенит-Казан» 19 октябрьдә «Динамо»га (Мәскәү) һәм 23 октябрьдә «Горький»га (Түбән Новгород) каршы үткәрәчәк.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading