- 3 мең метр араны каршылыклар аша йөгергәндә, тизрәк финишка барып җитәргә кирәклектән гайре тагын берәр нәрсә турында уйлап буламы?
- Белмим. Миңа калса, анда башка уй уйлап булмый. Мин һәрвакыт вакытны саный идем, чөнки дөнья рекорды куйгандагы үз графигымны беләм.Беренче чиратта каршылыкларны дөрес итеп узу турында уйлыйсың. Башта уй бар инде ул, әмма алар кайдадыр читтәрәк.
- Каршылыклар аша йөгерү остасына тормышта да шундый барьерлар аша узарга туры киләме?
- Каршылыклар булмады түгел. Мин ничектер аларны җиңел генә узып китә алдым шикелле. Спорттагы җиңү барыбер нәрсәдер бәрабәренә яулана ул. Әйтик, гаиләңне калдырып, сборларга китәсең. Кызым тугач та, сборларга йөрдем. Мин аны 32 яшьтә таптым. Алинәбез быел беренче сыйныфка бара.
- Кызыгызда спорт башлангычларын инде күрәсездер?
- Бар. Әтисе дә спортчы бит, әмма без аны әле спортка бирмәдек. Ул безнең җырлый да, рәсемгә дә кулы ятып тора. Бала чагы тиешенчә узсын дибез. Мин бит үзем дә җиңел атлетикага ун яшьтә генә килдем. Спорт секциясенә мәҗбүриләп илтмәячәкбез.
- Ирегез Антон кыска дистанциядә йөгерә, өйләнгәнче сезнең арттан озак «йөгерергә» туры килдеме үзенә?
- Әллә ни йөгермәде. Күрәсең, без бер-беребезгә каршы йөгереп килгәнбездер. 2003 елда таныштык. Ул - Петербургныкы. Парижда дөнья чемпионаты ярышлары тәмамлангач очраштык. Ул минем нинди дистанциядә йөгергәнне дә белми иде әле.
- Фамилияләр катлы-катлы сезнең - Галкин-Сәмитовлар. Ничек итеп ирегез сезнең фамилияне алырга булды?
- Без ЗАГСка гариза бирергә барганда, тренерым Миннулла Чинкин белән әни дә барды. Мин үзем аның фамилиясенә күчәргә дип уйлаган идем. Ул вакытта минем дөнья рекорды бар иде инде. Шунда әни: «Синең фамилияң инде билгеле, аны бетермә - ике фамилияле ит», - диде. Икебездә дә бер төрле фамилия булсын дип, Галкин-Сәмитов иттек. Иремә, ун көн эчендә гариза язып кире уйларга мөмкин, дигәннәр иде. Ул ун көннең ничек узып киткәнен дә сизмәдек. Авырлы чакта да әйтеп караган идем, әйдә алыштырыйк, баланың да фамилиясе бер катлы гына булыр дип. «Мин ияләндем инде. Алыштырасым килми», - диде Антон.
- Йөгерү юлындагы көндәшләрегезгә мөнәсәбәтегез?
- Көндәшләремне 100 метр калдырып чапкан чакларым да булды. Шулай булуга карамастан, аларга һәрвакыт хөрмәтем зур. Безнең дистанциянең ничек булып бетәсен алдан әйтүе кыен. Теләсә кайсы каршылыкта сөртенеп егылырга мөмкинсең. Шуңа да стартка, монда мин генә, дип чыкканым булмады бер тапкыр да.
- Бөтен илнең күзе экраннар аша сиңа төбәлгән мизгел! Шул вакыттагы хисләрне аңлатып буламы?
- Бу бик зур җаваплылык. Синең өчен күп көч, тырышлык куйган кешеләрнең өметен аклыйсы килә. Бөтенесе дә яхшы гына булганда, шатлыктан елап та җибәрәсең. Нәрсәдер барып чыкмаса, сиңа ышанган кешеләр алдында уйңайсыз. Лондон олимпиадасында булды минем андый хәл. Травмалы килеш киткән идем олимпиадага. 2012 ел бу. Олимпиададан мин тавыш-тынсыз гына кайттым, чөнки нәтиҗә күрсәтә алмадым - бу миңа оят булды. Мондый чакларны уздырып җибәрә белергә дә кирәк. Үзенең башына килмәгән кеше аңламый инде аны.
- Зур спорт дигәч тә, җиде кат тирең чыкканчы күнегүләр белән генә бетми бит инде дөнья. Буш вакытларда нишләргә ярата идегез?
- «Тапкырлап» чигәргә яратам. Безнең өйдә мин чиккән 25ләп картина бар. Кечкенә эшләр түгел - 60х40 чамасыдыр. Кайвакыт бергә тренировкаларда булган егетләр килә дә: «Беләбез без бу картиналарны эшләгәндә күпме күз яшьләре түгелгәнен», - дип көлеп искә алалар. Күпчелек иртәнге тренировкадан соң обедка кадәр яки кич белән телевизор караганда чигә идем.
- Сезнең гардеробта башлыча спорт костюмнары, кроссовкалардыр инде. Шулай да күлмәккә дә урын бармы анда?
- Чыннан да, нигездә, спорт костюмыннан яки джинсыдан йөрим. Йөгергәндә аякка ниндидер җайсыз аяк киеме киясең икән, травма булуын көт тә тор. Күлмәкне сирәк киям, шулай да миндә алар бар.
Комментарийлар