16+

Җиңү хакы бик югары

6 сентябрь көнне Казан беренче тапкыр футбол буенча Россия җыелма командасы матчын кабул итәчәк.

Җиңү хакы бик югары

6 сентябрь көнне Казан беренче тапкыр футбол буенча Россия җыелма командасы матчын кабул итәчәк.

Люксембург командасына каршы уен 2014 елда футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында үтәчәк. Шунлыктан Казанның Үзәк стадионында узачак матчта җиңү хакы бик югары, дип ассызыклый «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты.Мондый җаваплы матчны үткәрү урыны буларак Казанның сайлануы аңлашыла да. Татарстан башкаласы ай ярым элек бөтен дөньяга киңкүләм спорт ярышларын иң югары дәрәҗәдә үткәрә белүен исбатлады. Инфраструктура да зур роль уйный. Төрле шәһәрләрдән җанатарлар интермодаль линия аша аэропорттан тиз һәм җайлы гына стадионга килеп җитә алачак. Моннан тыш, Казанның 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк 11 шәһәрнең берсе булуын да истә тотарга кирәк.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Фабио Капелло командасы үз сайлап алу төркемендә икенче урынны били. 2 сентябрьдә Россия илкүләм командасы көтелгән матчка әзерлекне башлаган - Мәскәүдә Эдуард Стрельцов исемендәге стадион кырында команда кичке өйрәнү уенын уздырган. Казандагы матчта Россия җыелма командасы составында «Рубин» футбол клубының ике уенчысы - капкачы Сергей Рыжиков һәм ярымсакчы Александр Рязанцев уйнаячагын да әйтергә кирәк.
Барып, уенны үз күзләре белән тамаша кылырга теләүчеләр белеп торсыннар: уенга билетлар стадион кассасында, шулай ук «Кассир.ру» билет кассаларында сатыла. Бәяләре 300 сумнан алып 1200 сумга кадәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading