Азнакайда туып үскән көрәшче егет Илфат Миңнегалиевка 20 яшь. Ә шулай да ул инде келәмдә зур уңышларга ирешкән профессиональ көрәшче.
Илфат билбау көрәше буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, 2023 елда Европа һәм Россия чемпионы, илебез җыелма командасы составында дөнья кубогы иясе, күп тапкыр Татарстан чемпионы, 5 нче дөньякүләм Күчмә Халыклар уеннарының өченче урын иясе, Сабантуйлар батыры. Лаеш командасы өчен чыгыш ясап, Татарстан чемпионы булып та танылды.
- Илфат, көрәш белән кайчан кызыксына башладың?
- Көрәш белән балачактан кызыксынам, шөгыльләнәм. Әтием көрәш буенча тренер, шуңа күрә бу спорт төренә мәхәббәт аннан киләдер. Көрәшче булудан кала, башка сайлау мөмкинлеге дә юк иде.
- Балачакта башка спорт төрләре белән шөгыльләнә идеңме? Көрәштән китү уйлары булдымы?
- Кечкенә чактан ук көрәш белән генә профессиональ рәвештә шөгыльләнәм. Әлбәттә, башка спорт төрләренә китү уйлары бар иде, төрле вакытлар булды. Әмма нәтиҗәдә барыбер көрәшкә әйләнеп кайта идем. Бу спорт төре миңа ләззәт китерә, һәрвакыт алга барырга, үсешкә омтылыш бирә.
- Һәр елны беренчелектә булу кыенмы?
- Дөрестән дә, елдан-ел беренчелекне алып бару авырая, чөнки көндәшләрнең һәрберсе чемпион булу теләге белән яна. Алар да үзләренең бар көчләрен күрсәтергә омтыла, шуңа күрә үзеңне гел яхшы физик формада тотырга, тренировкаларда бар көчене биреп эшләргә кирәк. Әгәр син әлеге эш белән көн саен янып тормыйсың, алга барырга теләмисең икән, уңышка ирешеп булмый.
- Футболда – Бразилия, хоккейда – Канада , Россия, баскетболда – Америка. Ә көрәш буенча, Россия җыелма командасыннан тыш, син кайсы илләрне лидерлар рәтенә кертер идең?
- Минем фикеремчә, безнең Россия җыелма командасыннан тыш, Үзбәкстан һәм Кыргызстан спортчылары бик яхшы әзерлекле көрәшчеләр. Алар бик көчле көндәшләр. Әлбәттә, Татарстан эчендәге ярышларда көндәшлек ныграк сизелә. Көрәш бит безнең милли спорт төре һәм һәрбер шәһәрдә, район үзәкләрендә көрәш түгәрәкләре эшләп килә. Республикабызда көчле көрәшчеләр бик күп.
- Әтиең дә көрәш буенча тренер. Сиңа алга барырга никадәр этәргеч бирә ул?
- Әтиемә чиксез рәхмәтле мин. Бу уңышларымда аның өлеше дә зур. Көрәштә физик яктан да, рухи яктан да көчле булырга өйрәтте. Әлеге спорт төренең барлык үзенчәлекләренә төшендерде. Барлык җиңүләрем - безнең уртак җиңүләребез. Көрәш белән шөгыльләнүнең беренче көненнән үк без һәрвакыт беренче булырга омтылдык һәм омтылабыз.
- Татар милли көрәшендә хәзерге вакытта нинди тенденцияләр күзәтелә?
- Спорт дөньясында көрәшнең дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара. Тенденцияләргә килгәндә, спортчылар күбрәк техникага һәм динамикага омтылалар. Көрәш күп кенә халыкара ярышлар программасына кертелде ( БРИКС уеннары, Күчмә халыклар уеннары).
- Көрәш футбол, хоккей сыман бөтендөньяга киң таралган спорт төренә әверелә алырмы? Синеңчә, тамашачыны җәлеп итәр өчен нәрсә җитми?
- Якын киләчәктә көрәш дөньякүләм спорт төре булачак. Ел саен ярышлар чит илләрдә уздырыла, күп кенә спортчылар бу спорт төре белән кызыксына һәм җанатарлар саны да арта.
- Көрәштән кала нәрсә белән кызыксынасың?
- Көрәштән кала башка нәрсә белән кызыксынмыйм, вакыт та юк диярлек. Һәрвакыт тренировкаларда, үз өстемдә эшлим.
- Спортта алдагы елларга нинди планнар?
- Әлегә төгәл генә планнарым юк. Нәрсәне мин бернинди шиксез әйтә алам – мин һәрвакыт бу спорт төрендә булачакмын.
Илфат белем алган Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рүзилә Низамова:
- Илфат безнең мәктәптә 1 нче сыйныфтан укыды. Ул мәктәптә укыган вакытта спортка бик зур игътибар бирде, әлбәттә. Әмма аның: “Мин дәрестә юк идем, өй эшен эшләмәдем”, - дип килгәне булмады. Ярышлар аркасында дәресләр калдырса да, дәрестә биргән материалны куып җитә иде. Аның зур уңышларга ирешүе, үзенә булган таләпчәнлегенең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Мәктәпкә килер алдыннан ул берничә чакрым йөгереп кайта торган иде. Ярышларда катнашып, безнең мәктәпнең данын Россия күләменә күтәрде. Илфатны өч сүз белән тасвирласак: таләпчән, тырыш, тәртипле дип әйтер идем. Алдагы тормышында мин аңа зурдан-зур уңышлар телим.
Илнар Камаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар