16+

Илшат Идиатов: «Илмир Төхвәтуллин белән эшли башлагач, тизлек артты»

“Бу сүзләр өчен сезне чәйнәрләр инде”, - дип әйтеп куйдым, шулай да Илшат Идиатов сүзләреннән кире кайтмады. Илшатны туры сүзле булуы өчен дә хөрмәт итәргә була

“Бу сүзләр өчен сезне чәйнәрләр инде”, - дип әйтеп куйдым, шулай да Илшат Идиатов сүзләреннән кире кайтмады. Илшатны туры сүзле булуы өчен дә хөрмәт итәргә була

Ничек бар шулай җавап бирә ул. Илшат Идиатов белән яңа сезонга әзерлек турында сөйләштек.
- Илшат, сез хәзер Аграр университет командасы белән эшлисез икән. Арчаны калдырып китү элеккеге район җитәкчесе Аграр университетта ректор булу белән бәйлеме?
- Арча командасыннан болай да китәсе идем. Анда 10 ел эшләдем. Эштән соң, Арчага кайтып йөрү дә кыенрак. Илшат Габделфартович Нуриев Аграр университет командасы тренеры вазифасын тәкъдим иткәч, ризалаштым.

- Аграр университет командасында эш аерыламы?
- Әле студентлар аз. Шулай да Аграр университет командасында эшләү җайлырак булыр дим, чөнки биредә бөтен районнардан көрәш белән шөгыльләнгән әзер спортчылар килә. Саба, Кукмара, Арча районнары, үзегез беләсез, көчле көрәшчеләр әзерли. Әлбәттә, “әзер” спортчы белән эшләү уңайлырак.

- Илшат, тиздән ярышлар сезоны башлана. Сезне кайсы ярышларда күрербез икән?
- Ноябрьдә Татария була. “Зилант” командасында Ильмир Төхвәтуллин җитәкчелегендә әзерләнәм. Муса Җәлил, Данил Галиевта да көрәшәбез. Республиканың төп көрәш ярышларына әзерләнәбез инде.

- Үзегезнең дә тәҗрибәгез җитәрлек. Ни өчен тренер итеп Ильмирны сайладыгыз?
- Әйе, мин тренер булып эшлим. Әмма келәмдә үзеңнең хаталар тулысынча күренми, шуңа читтән объектив караш кирәк. Ильмир дәрәҗәле, тәҗрибәле тренер, миңа аның техникасы ошый.

- Ильмир белән эшли башлагач, үзегездә үзгәрешләр сиздегезме?
- Тизлек артты. Физик яктан яхшы якка үзгәреш бар. “Зилант” командасы хәзерге вакытта иң көчле командаларның берсе. Клубның генераль директоры Расих Әхмәтович Габдрахмановка зур рәхмәт. Тренировка өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Мунчасы да бар. 

- Димәк, көчле көрәшчеләрне җәлеп итәр өчен яхшы шартлар кирәк?
- Әлбәттә, күп нәрсә финансларга барып тоташа. Әгәр көрәшне үстерергә ярдәм итүче булса, районда да эшләп була. 

- Авырлык категориясен үзгәртмисезме?
- 100 килограммда көрәшәм. Артыграк булсам, корсак чыга. Яшь тә бара, авырлык куасы килми.

- 100 килограмм авырлыкта көндәшлек чагыштырмача зур. Көрәш дөньясында үз исемен таныткан егетләр дә күп. Көндәшлектән курыкмыйсызмы?
- Курыксаң, өйдә генә утырасың инде. Көндәшләребезне беләбез, һәрберсенә аерым тактика төзеп, әзерләнәбез. 

- Бу сезонга әзерлегегез көчле, димәк. Травмалар юкмы?
- Аллаһка шөкер, әлегә зур травмалар алган юк. Тулаем, сезонга әзер инде без. Элек, яшьрәк вакытта, ярышларга психологик яктан әзерлек турында да уйлана идем. Йоклый алмаган вакытлар да булды. Хәзер барысына тыныч карыйм. Тәҗрибә дә бар бит.

- Илшат, сезнең хакта яңалыкларны еш күрәбез. Бәлки, кайбер көрәшчеләр моның турында хыялланадыр да?
- Үземне танылган көрәшче дип әйтмәс идем. Беренче тренерым: “Синең нинди үрләр яулаганың, чемпион булуың мөһим түгел. Иң беренче чиратта кеше булып кал”, - дия иде. Кеше булып калырга кирәк, шул гына.

- Һәр ярыш саен әйтелә торган сүздер бу, мөгаен: “Сөйләшеп көрәшәләр”. Сез нәрсә дип әйтерсез?
- Көрәштә җәрәхәт алу гадәти хәл. Әгәр спортчы шул травмасы белән башка ярышларда да көрәшсә, тагын да ныграк имгәнә. Ә “ватылган” көрәшче, дөресен әйтик, беркемгә дә кирәк түгел. Шуңа күрә, әйе, сөйләшеп көрәшү бар. Сабантуйда әйтик, ике көчле көрәшче эләгә икән. Барыбер кемдер оттырырга тиеш. Берсенең травмасы булса, сөйләшәләр дә инде, бүлешеп кайталар.

- Сезгә дә андый тәкъдим ясаган кешеләр булдымы?
- Бөтен кешедә дә бар ул. Мин моңа нормаль карыйм. Әйе, мине сүгәрләр инде. Әмма травма барлыгын белеп, бөтенләй “ватылып”, спорт дөньясыннан киткәнче, бүләк белән кайтып китү хәерлерәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading