Казан триатлоны кайда һәм ничек узачак?
Иртәгә иртәнге 8дә Казанда триатлон ярышлары башлана.
Башкалабызда әле беренче тапкыр була торган бу уникаль вакыйгада 12 илдән килгән 1100 кеше катнаша. Араларында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россиянең атказанган спорт остасы,...
Казан триатлоны кайда һәм ничек узачак?
Иртәгә иртәнге 8дә Казанда триатлон ярышлары башлана.
Башкалабызда әле беренче тапкыр була торган бу уникаль вакыйгада 12 илдән килгән 1100 кеше катнаша. Араларында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клубының өлкән тренеры Ирек Зиннуров, "Беренче" каналда барган "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина да бар.
Триатлон үз эченә йөзү, велосипедта йөрү, йөгерү кебек юнәлешләрне берләштергән спорт төре. Казанда ярышлар спринт һәм "ярым тимер" кебек ике дистанция буенча барачак. Беренчесендә спортчылар 0,75 чакрымны йөзеп, 20 чакрымны велосипедта, 5 чакрымны йөгереп үтәргә тиеш. Икенче дистанция шул ук тәртиптә 1,93 - 90 - 21,1 чакрымлы аралыктан гыйбарәт булачак.
- Мин бүгенге һава торышына шатланып бетә алмыйм, бу триатлон өчен идеаль шартлар. Тагын да бераз салкынайтып җибәрсен иде әле. Казанда триатлон узачак дигәч, күп кенә җитәкчеләр дә стартка басты. Минем дә йөзәргә яратуымны беләсез, шуңа да бу аралыкны үз командам белән узарга булдым. Стартка нинди дә булса нәтиҗәләр өчен басмыйм. Бу үз-үземне җиңү. Үз алдыңа максат кую спортта гына түгел, тормышта да мөһим. Хәзер мин кая барсам да гел үзем белән "плавк"и һәм йөзү өчен шапка алам. Кичә генә әле Базарлы Матакта бассейн ачтык, шунда йөзеп карадым. Мөмкинлек булганда шулай әзерләнәм триатлонга, - диде Владимир Леонов.
Триатлон авыр спорт төренә керүгә карамастан, катнашучыларның 20 проценты хатын-кыз. Ярышларда 18 яшьтән катнашырга ярый. Иң олы атлет 82 яшьлек булачак.
Триатлонда яшь чикләре дә, гендер чикләре дә юк. Олыгая-олыгая көч кими, ләкин тәҗрибә, зур дистанцияләргә чыдамлык арта гына, - диде чараны оештыручы, «IRONSTAR THRIATHLON RUSSIA» генераль директоры Андрей Кавун.
Инде бүген спортчылар регистрация, медицина тикшерүен узды. Катнашучыларның күбесе ярышларга гаилә белән килә. Шуңа да оештыручылар балалар өчен аерым "Стар кидс" марафоны уздырырга булган. Балаларга балалар ярдәм итә дигән шигарь астында 200 сабый стартка басачак. Бу чабыштан кергән акчалар авыру балаларга ярдәм итү өчен һәйрия максатларында тотылачак.
Ирек Зиннуров дистанциянең йөзү этабын гына узарга тиеш иде. Соңыннан башка спортчыларга кызыгып бөтен араны да узарга булган. Спортчы инде "Кама марафоны"нда да үзен сынап карарга өлгерде, хәзер дә сынатмыячагына ышана.
- Элекеге спортчылар булмый. Мин монда кабат үземнең спорт яшьлегемне искә алырга дип катнашам. Инде бүген регистрация узганда да тез буыннарым калтыратты. Диңгез мәчесе кебек әле бер, әле икенче җиргә бәргәләнеп йөрдем. Адреналин, җиңүгә омтылу кебек хисләрне кабат кичерермен кебек мин монда, - диде Ирек Зиннуров.
Быелгы ярышларда профессиональ һәм үзешчән спортчыларның нәтиҗәләре аерым билгеләнә. Киләсе елдан үзешчән спортчылар да профессионаллар белән көч сынаша алачак. Оештыручылар фикеренчә, бу спортка кызыксынуны тагын да арттырачак.
Гадәттә, триатлонда катнашу өчен спортчыга билгеле бер күләмдә акча түләргә кирәк. Быел да чара бушка түгел.
Дистанция озынлыгына карап кеше 5 меңнән - 14 меңгә кадәр акча түли. Башка илләр белән чарыштырганда Россиядә әле бу арзан ярыш. Шушы акчаларга без спортчыларның иминлеген, сәламәтлеген кайгыртабыз, - диде Андрей Кавун.
Триатлон массалы бер зур чара гына түгел икәнен кат-кат искәртә оештыручылар. Бер яктан, ул сәламәт яшәү рәвешен пропогандаласа, икенче яктан республиканың эчке туризмын үстерә.
- Триатлонның Татарстанда киләчәге бар. Әлеге спорт төре белән кызыксынган 150 кешене җыйдык, тренерлар базасын тупладык. Хәзерге вакытта триатлон федерациясен булдыру турында эш алып барабыз. Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшь триатлончыларны әзерли башладык, - диде Владимир Леонов.
Җәй дәвамында Казансу елгасын йөзү өчен нормага туры килми дисәк тә, ярышларның йөзү өлеше нәкъ менә шунда узачак. Елганы ике тапкыр Роспотребнадзор идарәсе тикшергән инде.
- Казансу чиста, бөтен нормаларга да туры килә. Су температурасы 24 градус, салкынайтса гидрокостюм киеп йөзәчәкбез, - диде инде елга суын сынап карарга өлгергән Владимир Леонов.
Велосипед һәм йөгерү дистанцияләре "Казан Арена" стадионы тирәсендә, Чистай, Сибгать Хәким, Николай Ершов, Вишневский, Карл Маркс, Толстой, Зур Кызыл урамнары, "Миллениум" күпере, Кремель дамбасы аша узачак. Шимбә һәм якшәмбе көннәре бу юллар өлешчә ябыла икәнен дә онытмагыз.
Триатлон 17 сәгать дәвам итә.
Саннарда:
Триатлонны республиканың 22 идарә тармагы оештыра
30 кеше оештыру эшендә катнаша
150 кеше машина хәрәкәтеннән юлларны вакытлыча яба
21 ЮХИДИ патруле тәртип сагында тора
14 көймә судагы спортчылар иминлеген саклый
8 ашыгыч ярдәм машинасы кизү тора
200 волонтер спортчыларга ярдәм итә
15 миллион сум республика бюджетыннан тотыла
Комментарийлар