16+

Изге Болгар җыенында Татарстаннан кемнәр көрәшәчәге билгеле

18 май көнне Изге Болгар җыенында көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты узачак.

Изге Болгар җыенында Татарстаннан кемнәр көрәшәчәге билгеле

18 май көнне Изге Болгар җыенында көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты узачак.

Халыкара статуска ия булган әлеге ярышлар 6 үлчәү авырлыгында узачак. Бәйгедә унлап илдән көрәшчеләр катнашыр дип көтелә. Татарстан көрәш федерациясеннән алынган хәбәрләргә караганда, әлеге ярышларда республика данын түбәндәге көрәшчеләр яклаячак: Алексей Абрамов, Ильяс Юсупов, Илназ Димиев, Рамил Синәкәев, Раил Сәлахетдинов, Радик Сәлахов. Көрәш бәйгесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карар дип планлаштырыла.

Хәбәр иткәнебезчә, бер төркем егетләребез бу көннәрдә Алуштада дөнья чемпионатына әзерләнү максатыннан җыеннар уздыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading