16+

Камилә Вәлиева махсус җиңелгән?

Камилә Вәлиева Олимпиадага алтын алырга барды һәм бернәрсәсез кайтачак. Әйе, ул команда ярышларындагы уңышы өчен алтын медальгә лаек. Әмма аны спортчыга бирәчәкләрме, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Ә бит Камиләнең халыкара уеннарда нәкъ менә беренче урын өчен көрәшәчәге беркемдә шик тудырмады.

Камилә Вәлиева махсус җиңелгән?

Камилә Вәлиева Олимпиадага алтын алырга барды һәм бернәрсәсез кайтачак. Әйе, ул команда ярышларындагы уңышы өчен алтын медальгә лаек. Әмма аны спортчыга бирәчәкләрме, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Ә бит Камиләнең халыкара уеннарда нәкъ менә беренче урын өчен көрәшәчәге беркемдә шик тудырмады.

Узган елны ук аның турында булачак Олимпиада чемпионы, Алинә Заһитова уңышын кабатлаячак, дип сөйләделәр. Аның җиңәсенә барыбыз да ышанды. Бу сезонда гына да ул Россия һәм Европа чемпионнары исеменә лаек булды. Фигуралы шуу буенча гран-при ярышларында да беренчелекне бирмәде. Тугыз халыкара ярышларда Камилә җиңүче булган. Монысында да җиңүче була ала иде, допинг белән бәйле җәнҗал килеп чыкмаган булса.

Кыска программасыннан беренче урынга чыккач, Камилә үзендә көч таба алды, дип тынычландык. Әмма канында табылган триметазидин препараты кисәкчеге аркасында атна буенча сузылган билгесезлек, җиде сәгать барган спорт арбитраж суды панеле, Камилә җиңгән очракта да, бүләкләү тантанасы булмаячак дигән карар спортчыны туры мәгънәсендә аяктан екты. Программасыннан соң куелган балларны күргәч, һичьюгы өченче урын булмасмы дигән өмет тә юкка чыкты. Ә Камилә, күз яшьләрен тыя алмыйча: “Аның каравы бүләкләү тантанасы булачак”, – диде. Аның бу сүзләреннән соң, әллә махсус хаталар ясадымы икән дип уйлап куясың. Минең аркада башкалар медаль алу тантанасыннан мәхрүм кала дип борчылып, шушы адымга барганмы ул?

Бу Олимпиада күз яшьләренә бай булуы белән дә истә калыр, мөгаен. Икенче урынга калган Александра Трусова да истерикага бирелде: “Күрә алмыйм барыгызны да. Фигуралы шууда башка берни эшлисем килми, беркайчан да! Күрә алмыйм бу спортны, күрә алмыйм, бетте китте. Беркайчан да бозга чыкмаячакмын! Беркайчан! Барысының да алтыны бар, минем юк!” – дип кабатлады ул пьедесталга чыгып басар алдыннан. Сашаны да аңларга була. Фигуралы шуу ярышларын күзәтеп барган кеше яхшы белә. Трусова Европа чемпионатында да, дөнья чемпионатында да җиңүче булганы юк. Ул йә икенче, йә өченче урынга калып килә. Югыйсә бу юлы ирекле программасында биш тапкыр дүртле сикереш ясады. Һәм барысын да ялгышусыз башкарды. Башка ярышларда ул бер-ике тапкыр егыла иде, бу юлы программасы бик уңышлы булды. Җиңәрмен дигән өмет тә булгандыр, билгеле.

Аның елавын күреп, ирексездән 2018 елгы Олимпиада кабатлана дип куясың. Ул вакытта да Алинә Заһитова җиңеп, Евгения Медведева икенче урынга калды. Ә җиңүче Медведева булыр дип көткәннәр иде. Бу юлы Олимпиада чемпионы исеменә Анна Щербакова лаек булды. Камилә белән Сашаның күз яшьләреннән соң аның өчен чын күңелдән сөенеп тә булмады кебек. Ниндидер күңелсез бәйрәм кебек тоелды бу. Синең белән бер тренер штабында шөгыльләнгән янәшәңдәгеләрне җиңсәң, аларның елауларын күрсәң, сөенергә дә уңайсыздыр ул. Алинә дә дүрт ел элек шул халәтне кичергән иде кебек.

Шактый еллар элек бу хәл Евгений Плющенко һәм Алексей Ягудин белән дә булды. Олимпиада ярышларыннан соң Ягудин тренеры Алексей Мишиннан икенче тренер Татьяна Тарасовага китте. Медведева да нәкъ шулай эшләде. Этери Тутберидзедан Канадага Брайан Орсерга китеп барды. Аннан кабат элеккеге тренеры белән эшли башлады. Ә Александра Трусова узган елгы сезонда Евгений Плющенкога китеп, кире кайтты.

Алда әле дөнья чемпионаты ярышлары. Анда Россиядән кайсы спортчы катнашачагы билгесез. Камилә Вәлиева тирәсендәге җәнҗалга нокта куелып, үзе дә аныңча тынычланырга өлгереп, дөнья беренчелеге өчен көч сынашыр дип көтеп калабыз. Ул анда һичшиксез җиңәргә тиеш! Җиңәчәк тә!

Язма башында Камилә бернәрсәсез кайта дидем. Юк, ул үзен никадәр кеше аның өчен җан атуын, аларның яратуы йөрәгенә сеңдереп кайта. Ул тагын да чыныгып, тагын да көчле булып кайта. Аның исеме барыбер Олимпиада тарихына язылды. Фигуралы шуу – аның тормыш максаты. Ул өч яшендә үк әнисенә, мин Олимпиада чемпионы булачакмын, дигән. Киләсе Олимпиадада аңа шәхси ярышларда җиңүче булырга язсын.

Фото: https://olympic.ru/

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading