16+

"Казан спортның татар милли көрәше башкаласы да булсын иде..."

Казанның “Ак барс” Көрәш сараенда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының татар милли көрәш бәйгеләрендә җиңүләр яулаган батырларын һәм тренерларны бүләкләү тантанасы булды.

"Казан спортның татар милли көрәше башкаласы да булсын иде..."

Казанның “Ак барс” Көрәш сараенда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының татар милли көрәш бәйгеләрендә җиңүләр яулаган батырларын һәм тренерларны бүләкләү тантанасы булды.

“Ак барс” Көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов кереш сүзендә әйткәнчә, Татарстанда елына спортның көрәш төре буенча унлап бәйге оештырыла. Пландагы 5 турнир үткәрелгән инде. Көрәшчеләр арасында Муса Җәлил исемендәге һәм Данил Галиев истәлегенә оештырыла торган бәйгеләр аеруча популяр. Шунысы да сөендерә, яшьләр дә калышмый: алар быел “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары призларына, “Татарстан яшьләре” газетасы призларына да уңышлы чыгыш ясадылар, кайберәүләр шушы бәйгеләрдә җиңү яулап, Россия беренчелегендә чемпион һәм призер булуга иреште.

“Ак барс” Көрәш сарае җитәкчесе, республиканың көрәш федерациясе вице-президенты Айрат Гайнетдинов таныштырганча, Авиатөзлелеш һәм Яңа Савин районнарының көрәшчеләр командасы бәйгеләрдә һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. “Ак барс” көрәш сараенда 6 яшьтән башлап 40 яшькә кадәрге йөзләгән кеше спортның татар милли көрәш төре белән шөгыльләнә. Көрәш буенча спорт мәктәбе дә нәкъ менә биредә урнашкан. Ягъни “Ак барс” Көрәш сарае бүгенге көндә чын мәгънәсендә Казанда татар көрәшенең төп үзәге булып санала.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров үзенең чыгышында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов сүзләренә таянып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 20 ел дәвамында спортның татар милли көрәш төрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтүен рәхмәт хисләрендә телгә алды.

Татарстанның спорт министры урынбасары, Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов та көрәшче спортчыларны котларга килгән иде.
- Сезнең җиңүләргә шатланабыз. Казан – олуг шәһәр, спорт мөмкинлекләре зур булган шәһәр. Казан – Россиянең спорт башкаласы, дибез. Казан спортның татар милли көрәше башкаласы да булсын. Эштә дә, укуда да һәм спортта да тырышырга, максат һәм план белән яшәргә кирәк. Күнегүләрне калдырмагыз, - диде Хәлил Шәйхетдинов. 

Министр урынбасары бер мизгел уйланып торды да сүзен дәвам итте.
- Менә мин сезгә бер сер-киңәш әйтәм, - диде ул. - Компьютерга һәм кәрәзле телефонга ябышып утырмагыз. Китаплар укыгыз, 70 битлек китапка да 70 еллык тормыш тәҗрибәсе салынган. Сүзләремне иптәшләрегезгә дә җиткерегез. Тормыштагы һәм спорттагы җиңүләрнең алымнары, тәҗрибәсе китапларда язылган. 

Ахырда җитәкчеләр спортның татар милли көрәш төре бәйгеләрендә җиңгән көрәшчеләргә һәм аларның тренерларына Мактау грамоталары белән акчалата бүләкләр тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading