16+

“Казанда чын дуслыкны күрәбез”, – ди чит ил спортчылары

БРИКС илләре Уеннары кысаларында үткәрелгән ирекле көрәш бәйгесендә Россиянең 9 спортчысы алтын медаль яулады.

“Казанда чын дуслыкны күрәбез”, – ди чит ил спортчылары

БРИКС илләре Уеннары кысаларында үткәрелгән ирекле көрәш бәйгесендә Россиянең 9 спортчысы алтын медаль яулады.

Көрәш 10 авырлык үлчәмендә барды. Безнең чемпионнар: Рамиз Гамзатов, Башир Магомедов, Абасгаджи Магомедов, Курбан Шираев, Анзор Закуев, Магомед Магомаев, Малик Шараев, Алан Багаев, Шамил Мусаев.

Бәйгедә катнашкан спортчылардан Уеннар турында фикерләрен сораштык.

Ярослав Цодковский (Белоруссия)

– Белоруссиядән 9 көрәшче килдек. Үзем 92 килограмм авырлык үлчәмендә 3нче урынны яуладым. Көндәшләр бик көчлеләр иде, шунлыктан, өченче урынны ала алуым – минем өчен хәзерге этапта яхшы нәтиҗә һәм сөенеч. Казанда БРИКС илләре Уеннары югары дәрәҗәдә оештырылган, чын дуслык мөнәсәбәтен күрәбез. Балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен. Барлык малайлар белән кызлар көрәш секциясенә йөрсен, дигән сүз түгел. Спортның үзеңә ошаган төре белән шөгыльләнү файдалы булыр.

Мурат Джакупов (Казахстан)

– Спортның көрәш төре белән 6 яшьтән шөгыльләнәм. Беренче остазым Карачай-Черкес Республикасының атказанган тренеры Расул Чомаев булды. Яшьләр спорт секцияләренә йөрсен. Спорт ул организмны ныгыта, максат барлыкка китерә. Тренерлар һәм башка һөнәри түгәрәкләр җитәкчеләре алар сине начарлыкка өндәми, ялгыш адымнардан саклый. БРИКС илләре Уеннары Казанга зур пропаганда. Казанда булуым, Уеннарда катнашуым минем өчен гомерлек истәлек.

Фото: https://vk.com/kazan2024_brics

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading