16+

Казансу Колумбия спортчысына алтын бүләк итте

ru.kazan2015.com Өч кенә көн һәм Казан Кремле тирәсендә генә булса да, узган атнаның ялларында башкалабыз кабат Универсиада рухына чумды. Сагындырган икән волонтер егет-кызлар, елмаюлы йөзләр, җыр-музыка... Кыскасы, Казан янә спорт дөньясының игътибар үзәгендә булды. Суы йомшак, җиле кырыс Планетаның иң кыю спортчыларының тугыз катлы йорт биеклегеннән Казансуга чумуларын елга яры...

Казансу Колумбия спортчысына алтын бүләк итте

ru.kazan2015.com Өч кенә көн һәм Казан Кремле тирәсендә генә булса да, узган атнаның ялларында башкалабыз кабат Универсиада рухына чумды. Сагындырган икән волонтер егет-кызлар, елмаюлы йөзләр, җыр-музыка... Кыскасы, Казан янә спорт дөньясының игътибар үзәгендә булды. Суы йомшак, җиле кырыс Планетаның иң кыю спортчыларының тугыз катлы йорт биеклегеннән Казансуга чумуларын елга яры...

ru.kazan2015.com

Өч кенә көн һәм Казан Кремле тирәсендә генә булса да, узган атнаның ялларында башкалабыз кабат Универсиада рухына чумды. Сагындырган икән волонтер егет-кызлар, елмаюлы йөзләр, җыр-музыка... Кыскасы, Казан янә спорт дөньясының игътибар үзәгендә булды.

Суы йомшак, җиле кырыс
Планетаның иң кыю спортчыларының тугыз катлы йорт биеклегеннән Казансуга чумуларын елга яры буйларын сырып алган Казан халкы белән бергә телевизор экраннары аша бөтен дөнья буенча 4,5 миллиард кеше күзәтте. Алары курку белмәгән сикерүчеләрнең чыгышларын гына түгел, Казанның иң күркәм урыннарын күреп тә хозурланды. Ярышлар узган көннәрдә һава торышы эссе торса да, җиле булды. Спортчыларның чыгышларына ул тәэсир итми калмады, аның каравы хәзер яңгыр яудырам дип торган болыт сабырлык һәм мәрхәмәтлек күрсәтте. Котлау тантанасында гына, җиңүчеләрне тәбрикләп, ул яңгырын койды.
Хай-дайвинг буенча дөнья кубогы беренче тапкыр узды, аны үткәрү урыны итеп Казан очраклы гына сайланмады: әлеге ярышлар киләсе елга спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру алдыннан үзенә күрә бер тест чарасы булып торды. Россиянең Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко да хай-дайвинг буенча дөнья кубогы уздырылу дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте.
- Казан - спорт башкаласы, шәһәрнең барлык спорт объектлары, аеруча Спортның су төрләре сарае дөньяда иң яхшылар рәтендә. FINA бюросы әгъзалары мондагы кунакчыллыкка таң калды. Миңа юниорлар арасында суга сикерү буенча дөнья чемпионатын Казанда уздырыйк әле дигән тәкъдимнәр белән дә килүче булды. Бу мөмкин түгел, без аны алдан ук Пензада үткәрергә планлаштырган идек. Ә бөтен дөнья аны Казанда күрәсе килә, - диде ул.
Тамашачылар өчен хай-дайвинг бер шоу буларак кабул ителсә дә, спортчылар өчен ул бик җитди спорт төре. Шуңа да аның белән бөтен дөнья буенча барысы 200 кеше генә шөгыльләнә. Казанга аларның 35е - тугыз хатын‑кыз һәм 26 ир‑ат килде. 27 метр биеклектән алар суга сәгатенә 100 чакрым тизлектә өч секунд эчендә сикерделәр. Нишләп 27 метр, 30 түгел, диючеләр дә булды. Бу барлык уйланылган элементларны башкару һәм суга дөрес итеп керү өчен идеаль биеклек. Үзенең программасын күрсәтү өчен спортчыга ун метр кирәк. Калган метрларда ул суга чумарга әзерләнә. Судьялар исә шул элементларның башкарылу һәм суга керү сыйфатын бәяләде.
Спортчылар 27 метр биеклектәге каланчага җәяү менделәр. Ярышны күзәтеп утыручылар сикерүчеләрнең аска нәрсәдер ыргытуларына игътибар итми калмады. Бактың исә ул кечерәк кенә сөлге икән. Аны аска ыргытырлык булгач, нәрсәгә күтәреп менеп йөриләр икән дигән идем. Имәндә икән чикләвек - кемдер аның белән тәнен корыта, кемдер киресенчә, җил уңаен билгеләр өчен, тәнен юешли. Кая табарак сикерәселәрен билгеләү өчен сөлгеләрен махсус суга ыргытучылар да булды.
Спортчылар Казансуның суы йомшак һәм җылы булуын билгеләп үтте, ә бу хай-дайверлар өчен бик мөһим, чөнки тозлы диңгез суы салкынча булу өстенә каты да. Әйтүләренчә, дөрес сикермәгән очракта суга керү бетон плитәгә төшү белән бер. Спортчыларны исә аста водолазлар саклады. Алар сикерүче белән бергә су төбенә төшеп, аның белән бергә калыктылар. Ә берсе спортчыны судан ярга күтәрелгәнче баскычка кадәр озата барды. Сикерүчеләр судан калыккач ук баш һәм имән бармаклары белән түгәрәк ясап күрсәтәләр. Бу аларның минем белән барысы да яхшы дигәнне аңлата икән.
Су дигәннән, танышларым арасында шул пычрак суга керерләр микәнни дип сөйләнүчеләр дә булды. Ул тоныграк булса да, ярышларны уздыручылар аның FINA таләпләренә туры килүен әйтте. Әйткәнемчә, суы җылы булса да, спортчылар көч сынашкан көннәрдә җил булды. Ә ул сикерү сыйфатына, бигрәк тә каланчадан кулларына басып аркалары белән сикерүчеләргә тәэсир итми калмады.

Җиңүчеләр
Ярышларда иң күп спортчылар АКШтан килгән иде. Хай-дайвинг буенча дөнья кубогында хатын-кызлар арасында пьедесталның барлык урыннарын да америкалылар алды. Беренче урынга 216 балл алган Рашель Симпсон чыкты. Икенче урында - 191, 60 балл белән Джинджер Хубер, өченчедә - 181, 70 балл иясе Сесиль Карлтон.
Ирләр арасында Колумбия спортчысы узган елгы чемпион Орландо Дуке җиңүче булды, ул биш сикерү нәтиҗәсе буенча 601,20 балл җыйды. Англиядән Гари Ханта 580,05 балл белән көмеш медальле булды, Америка хай-дайверы Стив Лобью (571,70 балл) өченче урынны алды. 555 балл җыйган Россия хай-дайверы Артем Сильченко дүртенче урынга гына ия булды. Ул үзенең чыгышына бәя биреп:
- Мин ярышлар башында ук иң җиңел саналган программада ялгышлык җибәрдем, әмма монда иң көчлеләр җыелган һәм хаталар кичерелми, - диде.
Тагын бер спортчыбыз Илья Щуров исә 12 финалчы арасына да керә алмады.
Ә менә Казаныбыз дөньякүләм зур спорт чараларын уздыруга сәләтле булуын тагын бер кат раслый алды. Алда безне спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты көтә - аңа әзерлек эшләре исә хәзердән үк башланды инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading