16+

Күңелең теләгәнен сайла

Фото: Шамил АБДЮШЕВ Татарстан спорт сөючеләре өчен мавыктыргыч вакытлар җитте. Республиканың барлык командалары да диярлек берьюлы уйный хәзер. Шуның белән бергә, җанатарларда спорт төренең кайсын сайларга дигән сорау да туачак. Узган ял көннәрендә дә якташларыбыз берничә фронтта чыгыш ясап, җиңүләр яулады Командалар исә быелгы сезонда да кыйтганың иң дәрәҗәле турнирларында...

Күңелең теләгәнен сайла

Фото: Шамил АБДЮШЕВ Татарстан спорт сөючеләре өчен мавыктыргыч вакытлар җитте. Республиканың барлык командалары да диярлек берьюлы уйный хәзер. Шуның белән бергә, җанатарларда спорт төренең кайсын сайларга дигән сорау да туачак. Узган ял көннәрендә дә якташларыбыз берничә фронтта чыгыш ясап, җиңүләр яулады Командалар исә быелгы сезонда да кыйтганың иң дәрәҗәле турнирларында...

Фото: Шамил АБДЮШЕВ

Татарстан спорт сөючеләре өчен мавыктыргыч вакытлар җитте. Республиканың барлык командалары да диярлек берьюлы уйный хәзер. Шуның белән бергә, җанатарларда спорт төренең кайсын сайларга дигән сорау да туачак. Узган ял көннәрендә дә якташларыбыз берничә фронтта чыгыш ясап, җиңүләр яулады Командалар исә быелгы сезонда да кыйтганың иң дәрәҗәле турнирларында катнашачак.

Бүген - дерби
Тугыз мөмкинлектән җиде очко. Казанда узган өч уенда «Ак Барс» хоккейчылары әнә шундый күрсәткечкә ия булды. Иң элек якташларыбыз Хабаровск «Амур»ын 3:1 исәбе белән бирелдерде. Новокузнецк «Металлург»ы белән уенда исә безнекеләр буллитлар сериясендә оттырырга мәҗбүр булды. Үткән сезонда «Ак Барс»ны плэй-оффның беренче этабында ук төшеп калырга мәҗбүр иткән Новосибирскның «Себер» командасы исә Казанда 2:5 исәбе белән тар‑мар ителергә мәҗбүр булды. Шунысы куанычлы, җиңү белән тәмамланган ике очрашуда да казанлылар капкасын үз егетебез - Эмиль Гарипов саклады. Зиннәтулла Билалетдинов, вакыйгаларны ашыктырмыйча гына, Эмильне беренче номер итеп әзерли, күрәсең.

Әлеге очрашулардан соң да «Ак Барс» үз конференциясендә өченче урында калды. Бездән алда - Магнитогорск «Металлург»ы белән Омск «Авангард»ы. Гомумтаблицада исә беренче урында ышанычлы рәвештә Санкт-Петербургның СКА командасы бара. Әлеге юллар язылганда, төньяк башкала клуб чемпионатта ун очрашу уздырып, унысында да җиңү яулаган иде. Шул рәвешле, КХЛның иң бай командаларыннан берсе быелгы сезонда җиңүгә дәгъва кылучы төп фаворитларның берсенә әверелде.

Бүген исә республика хоккей җанатарлары Татарстан дербисын күзәтә алачак. Түбән Камада җирле «Нефтехимик» «Ак Барс»ны кабул итә. Якташлар КХЛ чемпионатларында үзара барлыгы 24 очрашу уздырды. Шуның 16сында Казан хоккейчылары җиңү яулады. «Нефтехимик» әлегә үз конференциясендә - 8 нче, гомумтаблицада исә 17 нче урында бара.

Акча аз дип, еларга җыенмыйлар
УНИКС баскетбол командасы быелгы сезонда үз алдына куйган максатның берсенә иреште: безнекеләр кабат кыйтганың иң дәрәҗәле турнирында - Евролигада чыгыш ясаячак. Моның өчен Казан клубына сигез команда катнашында узган квалификацион турнирда җиңәргә туры килде. Якташларыбыз башта Польшаның «Стелмет» баскетболчыларын 90:86, аннан Израильнең «Хапоэль» командасын 81:71, финалда исә Франциянең АСВЕЛ клубын 88:79 исәбе белән җиңүгә иреште. Иң авыры, әлбәттә, финалга туры килде. Казанлылар өченче чирек башында көндәшләреннән 19 (!) очкога калышып барса да, ахыр чиктә, уен язмышын үз файдасына тәмамлый алды. Бу исә быелгы составның да күпкә сәләтле булуы турында сөйли.

Составка килгәндә, УНИКСка быел да шактый үзгәрергә туры килде. Командадан тугыз уенчы китте, алары урынына башкалар килде. Баш тренер да алмашынды: италияле Андреа Тринкьери урынына грек Аргирис Педукалис килде. Коллективның ел саен үзгәреш кичерүе гаҗәп тә түгел, чөнки лидерлар булып, нигездә, гел легионерлар санала (ни генә әйтсәң дә, баскетбол татарга хас спорт төре түгел шул). Ә андыйлар, үзләрен бер яхшы күрсәткәч, тагын да көчлерәк клубларга, чемпионатларга юл тота. Яки хезмәт хакын арттыруны таләп итә. УНИКСта исә чиктән тыш акчалар түләү мөмкинлеге юк. Команданың мактаулы президенты Евгений Богачев акчаны тегендә-монда сибү ягында түгел, икътисадчы буларак, ул акчаның кадерен дә белә, тиешенчә тотарга да тырыша.

- Бюджет белән хәлләр кискен тора, акчабыз узган елдагыдан күбрәк түгел. Доллар да, евро да югары күтәрелде, чыгымнар да шактый булачак. Бездәге кебек экономия белән башка бер генә клуб та мактана алмый. Бөтен нәрсәдә экономиялибез. Аңа карап кына еларга һәм күңелләрне төшерергә җыенмыйбыз. Алга таба да эшләргә һәм җиңәргә омтылачакбыз, - дип белдергән иде ул клубның рәсми сайтына биргән әңгәмәсендә.

Уйнап тормасалар да була иде
«Зенит-Казан» волейболчылары да сезонны ачып җибәрделәр. Дөрес, Россия кубогы бәйгесенең беренче этабында, нигездә, яшь уенчылар гына катнашты. Шуңа да карамастан, Казан егетләре «Прикамье» (Пермь), «Нова» (Новокуйбышевск), «Кристалл» (Воронеж), «Грозный» командалары белән икешәр тапкыр уйнап, әлеге төркемдә беренче урынны яуладылар. Хәер, безнекеләр беренче этапта катнашып тормаса яки, барлык очрашуларда оттырган очракта да, ярымфиналга чыккан булыр иде. Регламент шундый мөмкинлек бирә, чөнки Казан клубының берьюлы өч уенчысы Россия җыелмасы өчен дөнья чемпионатында чыгыш ясаган иде. Икенче этап уеннары 16‑19 октябрьдә, «Алтылык финалы» исә 23‑28 декабрь көннәрендә узачак.

Әлбәттә, безнекеләр алдында быел да үзләре катнашкан барлык турнирларда җиңү максаты торачагына шик юк. Россия Кубогы, Россия чемпионаты һәм Чемпионнар лигасын - берьюлы өчесен дә отып булырмы, анысын инде сезон күрсәтер. Ил чемпионатын исә безнекеләр соңгы еллардагы иң принципиаль көндәшләребезгә - «Белогорье»га каршы уен белән башлап җибәрә. 4 октябрьдә Россиянең Суперкубогы өчен узачак көрәшнең нәтиҗәсе ил беренчелеге исәбенә дә барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading