16+

“Хәзер, озак тотмыйм мин аны, ике-өч секунд...”

Көрәштә хәзер алдан килешеп, сөйләшеп куялар, “элек гадел көрәш булган, хәзер алай түгел,” – дип уйлаучылар бихисап. Әмма бүгенге ярыш – моның алай булмавын күрсәтүче ап-ачык дәлил. Егетләр гадел көрәш алып барып, лаеклы урыннар яуладылар.

“Хәзер, озак тотмыйм мин аны, ике-өч секунд...”

Көрәштә хәзер алдан килешеп, сөйләшеп куялар, “элек гадел көрәш булган, хәзер алай түгел,” – дип уйлаучылар бихисап. Әмма бүгенге ярыш – моның алай булмавын күрсәтүче ап-ачык дәлил. Егетләр гадел көрәш алып барып, лаеклы урыннар яуладылар.

Юкка гына милли көрәшне татарның күрке димиләрдер. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Элек-электән әти-бабаларыбыз сабантуй мәйданнарында бил алышып җиңү яулаганнар. Һәм бүген аларның дәвамчылары булган, берсеннән берсе көчле, нык бәдәнле егетләр Арча районы башлыгы призы өчен көч сынаштылар.

Чараны традицион рәвештә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәреп, спортчыларны сәламләде. “Бу арада еш Кенәргә кунаккка киләбез”, – диде ул. Дөрестән дә, берничә көн элек мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы булган булса, бу юлы Кенәр урта мәктәбендә унсигез яшьтән олы ир-егетләр бил алышты. Биредә 6 командадан 50дән артык егет катнаша. Бәйге башланып китәр алдыннан күп батырлар әзерләгән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булып та, көрәшчеләр өчен җан аткан ветеран көрәшче – Таһир Әхмәт улы Лотфуллинга рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук ел спортчысы исеменә лаек булган, Дөнья чемпионатында җиңү яулаган Динияр Моратов һәм аның тренеры Илшат Фазылҗанов та бүләкләнде. Алышларның элеккеге саф милли көрәш кагыйдәләре буенча үткәреләчәгенә басым ясалды. 

Турнирда хөкемдарлык абруйлы белгечләр кулында, алар: көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар Рифкать Имам улы Җәләев, беренче категорияле хөкемдарлар – Динар Равил улы Зиннатуллин һәм Ленар Шаһинур улы Биктимеров. Динар Зиннатуллин бүгенге ярышка бәяләмә биреп, көрәшчеләрнең әзерлек дәрәҗәсе турында әйтеп үтте:
– Гомумән, Арча районы хәзер көрәш буенча алдынгылыкны били, бу спорт төре белән кызыксынучы егетләр саны көннән көн арта. Татарстан беренчелегендә дә сынатмыйлар. Бигрәк тә яшьләр арасында зур уңышларга ирешкән егетләр шактый. Россия, Татарстан чемпионнары бар. Әле күптән түгел генә дә өч Арча егете Дөнья чемпионатында батыр калды.

Бу ярышка килгәндә, дөрестән дә, егетләр ныклап әзерләнгәннәр, күбесенең даими рәвештә көрәшеп йөрүе билгеле. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар азрак булса да, көрәш матур бара. Егетләр ике келәмдә бил алышты. Кайсын карарга белмәссең, ярыш бик кызу бара. Шак-шок килеп төшәләр, ул арада торып басып, арысланнар күк бер-берсенә кабат ябырылалар. Уйлап карасаң, көрәштә нәрсә мөһимрәк икән: беләк көчеме, әллә техник әзерлекле булумы? Бу сорауга егетләр беравыздан  “берсе белән берсен алыштырып булмый, техникаң да камил дәрәҗәдә булуы, авырлыгың һәм көчең дә җитәрлек булу зарур” – диделәр. Зур уңышларга ирешкән батырлар белми әйтмәсләр. 

Ә келәмгә чыгар алдыннан көрәшчеләр нәрсә хис итәләр, дулкынлану бар микән дигән соравыма Арча агросәнгать педагогик көллияте өчен көрәшүче Дәниф Мостафин:
- Әлбәттә дулкынланасың, әмма ул дулкынлану беренче атканчыга кадәр генә дәвам итә. Аннары инде бирелеп китеп, бар көчеңне куйгач, борчулы уйлар юкка чыга. Көндәшеңә һич кенә дә шик-шөбһәле уйларыңны белдерергә ярамый, ул бит синнән куркып торырга тиеш. Ә үзем башымда төгәл җиңү максатын тотам һәм ничек тә шуңа ирешү өчен тырышам, – дип җавап бирде.Үзләре өчен борчылмасалар да, иптәшләре өчен янып-көяләр ул егетләр. Гомумән, көрәшчеләр – тыныч халык, ыгы-зыгылар, бер-берсен кыерсытулар алар арасында сирәк күренеш. Әмма иптәшләре бил алышканда киңәшләр биреп, эмоцияләр ташып кычкырулардан зал шау килеп тора. Алар белән беррәттән без, тамашачылар, ут йотабыз, игътибар белән күзәтәбез. Чөнки бер секунд эчендә дә хәлиткеч алымнар эшләнергә мөмкин.

Аеруча финаллар бик кызу барды. Егетләр беренче-икенче урыннар өчен көч сынашты. Һәрберсенең күзләрендә очкын, йөзләрендә җиңү өмете. Аларның үз-үзләрен тоту рәвешеннән дә, көрәш нәтиҗәсен якынча фаразларга мөмкин. Җиңәсе көрәшче нык адымнар, ышанычлы йөз белән чыга. Ә теләр-теләмичә генә яки каушаулы кыяфәт белән келәмгә басучылар күпчелек вакытта уңышлы тәмамламый. Әмма мондый фаразлау, миңа калса, финалны сурәтләү өчен туры килми. Һәр спортчы ничек тә җиңәргә тели бит! Аеруча игътибарны яулап алган егетләр көрәше турында әйтеп үтәсем килә.

70 килограмм авырлык категориясендә Денис Абдуллин һәм Ранил Хәйретдинов бил алышты. Егетләр икесе дә зур җиңүләр яулаган, бихисап күп сабантуй батырлары. Көрәш бик кискен барды. Каты бәрелүләр, хәтәр алымнар көрәшчеләрне туктатмый. Хөкемдар кулын күзәтеп кенә өлгер, йодрык күрсәтеп кисәтү билгеләгән кул балл күрсәтүче бармаклар белән чиратлаша. Ул арада вакыт бетеп китә, егетләр билбауларын тыгызлап бәйләп, көрәшнең икенче өлешен башлап җибәрәләр. Һәм менә, хәлиткеч баллны яулап Ранил Хәйретдинов җиңү яулый. Ул шатлыклы кычкырулар, сикергәләүләр ни тора! Көрәшчеләр сүзләре буенча, бил алышып җиңү яулаганнан соң кичергән хисләрне бернәрсә белән дә алыштырып булмый.

Икенче шаккатырган көрәшне 90 килограмм авырлыктагы Наласа егетләре Фаяз Зарипов һәм Айнур Әгълиуллин күрсәтте. Келәмгә чыгар алдыннан сөйләшеп торганда Фаяз “хәзер, озак тотмыйм мин аны, ике секунд,” – дип чыгып киткәненә, “шулкадәр үзеңә ышанасың мени,” дигән идем көлемсерәп, егет сүзе бер була икән. Көрәш башланып 10 секунд та узарга өлгермәде, кызыл футболкалы батыр Фаяз көндәшен чистага атты!

Киләсе көрәшчеләрне халык зур түземсезлек белән көтте. Ни өчен дигәндә, бу мәлдә келәмдә тренерга каршы укучысы булды. Болар, югарыда әйтелеп киткән ел спортчылары, Дөнья чемпионнары Динияр Моратов һәм аның остазы Илшат Фазылҗанов. Сизгәнсездер, көрәшнең ни дәрәҗәдә дулкынландыргыч булуын. Интервью биргәндә Илшат Маратович “Динияр эзләремнән бара, мине куып җитте инде,” дип әйткән иде, ялгышмаган. Баллар бер-берсен куышкандай булдылар, әле генә 6:6, инде 6:8. Чынлап та, Арча ярышлары “Манзара”ныкыннан ким түгел икән. Келәм уртасында халыкара хөкемдар – Фәнил Хидиятуллин егетләр имгәнмәсен, бер генә алым да күренми калмасын дип, көрәшчеләрне күзеннән ычкындырмый. Монда бер-береңне кызгану юк, барысы бик кискен. Көрәшчеләр якынча бер тирә әзерлекле. Һәм менә вакыт тәмамланды, ә баллар бертигез, 8:8. Шулай да, актив алым һәм чистага атулар буенча тренер укучысыннан өстен булып чыкты.

Көрәштә хәзер алдан килешеп, сөйләшеп куялар, “элек гадел көрәш булган, хәзер алай түгел,” – дип уйлаучылар бихисап. Әмма бүгенге ярыш – моның алай булмавын күрсәтүче ап-ачык дәлил. Егетләр гадел көрәш алып барып, лаеклы урыннар яуладылар:

60 килограмм авырлыкта:
1 нче урын – Корбангалиев Инсаф (Кырлай)
2 нче урын – Сайфуллин Ирек (Кенәр)
3 нче урын – Файзрахманов Райнур (АПК-1)
4 нче урын – Гобәйдуллин Илдар (АПК-2)

65 килограмм авырлыкта:
1 нче урын – Әхмәтгалиев Салават (Кырлай)
2 нче урын – Тәҗетдинов Динарис (АПК-1)
3 нче урын – Мостафин Дәниф (ААПК)
4 нче урын -Шакирҗанов Илназ (Кырлай)

70 килограмм авырлыкта:
1 нче урын – Хәйретдинов Ранил (Кырлай)
2 нче урын- Абдуллин Денис (Кырлай)
3 нче урын- Зиятдинов Фәннүр (АПК-1)
4 нче урын- Аглиуллин Рамил (Агрофирма Игкнче)

75 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Кәримуллин Инсаф (АПК-1)
2 нче урын- Хакимҗанов Рамил (Арча)
3 нче урын -Нәҗметдинов Ильяр (Агрофирма Игенче)
4 нче урын- Зиятдинов Гадел (АПК-2)

80 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Әгълиуллин Дамир (Агрофирма Игенче)
2 нче урын- Галиев Рәис (Агрофирма Игенче)
3 нче урын- Низамов Ранис (Северный)
4 нче урын- Гасимов Азат (Кырлай)

85 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Фазылҗанов Илшат (Кырлай)
2 нче урын- Моратов Динияр (АПК-1)
3 нче урын- Сонгатуллин Айнур (Северный)
4 нче урын- Галиев Рәмис (Агрофирма Игенче)

90 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Зарипов Фаяз (Кырлай)
2 нче урын- Әгълиуллин Айнур(Агрофирма Игенче)
3 нче урын- Әбдиев Салават (АСОШ 6)
4 нче урын – Кәримов Алимас (Северный)

100 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Идиатов Илшат (Арча)
2 нче урын- Гарипов Анис (Кырлай)
3 нче урын- Шакиров Динар (Агрофирма Игенче)
4 нче урын- Ашрапов Ранил (АПК -1)

130 килограмм авырлыкта:
1 нче урын- Гайнетдинов Илнар (Кырлай)
2 нче урын- Хәбибуллин Илнар (Кишет)
3 нче урын- Шәмсетдинов Ранис (Агрофирма Игенче)
4 нче урын- Гарипов Фоат (Агрофирма Игенче)

130 килограммнан артык авырлыкта:
1 нче урын- Ситдиков Альберт (Кишет)
2 нче урын – Зәйнуллин Илнур (Арча)
3 нче урын – Шагисламов Рәдил (Кырлай)
4 нче урын- Галимҗанов Айрат (Агрофирма Игенче)

Нәтиҗәдә, командалар арасында түбәндәге урыннар билгеләнде:
4 нче урында – “Северный” командасы
3 нче урында – Арча педагогика көлияте
2 нче урында – Наласа командасы
Чемпион - Кырлай командасы

Егетләр арасында шундый милли җанлы, чын батырлар булуы бик сөендерә! Афәрин, егетләр!

Айгөл Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading