Теләчедә узган бәйгедә 19 командадан 213 яшь көрәшче бил алышты. Биредә хәтта балалар бакчасына йөрүчеләр дә көрәште.
Узган ял көннәрендә Теләченең «Батыр» спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына 9 тапкыр ачык республика турниры үткәрде.
Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 17 районыннан, Марий-Эл, Башкортстан өлкәләреннән 19 команда, 213 яшь көрәшче катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында: 1 урын- Гыйбадуллин Әмирхан (Балтач) 2 урын- Мараков Раян (Теләче) 3 урын- Сәфәргалиев Осман (Мари-Эл) 3 урын- Гарипов Данир (Лаеш)
2012 нче елгы яшүсмер егетләр арасында 29 кг: 1 урын- Әскәров Самат (Теләче) 2 урын- Сәетгалиев Айдан (Әлмәт) 3 урын- Гозәеров Радмир (Норлат) 3 урын- Шәмсетдинов Рәсүл (Яшел Үзән)
32 кг: 1 урын- Шакиров Сәлим (Балтач) 2 урын- Хәмзин Рамзан (Мари-Эл) 3 урын- Сөләйманов Искандәр (Башкортостан) 3 урын- Сабиров Ризат (Лаеш)
36 кг: 1урын- Галимҗанов Альмир (Теләче) 2 урын- Фардетдинов Салих (Алабуга) 3 урын- Хөснетдинов Рөстәм (Актаныш) 3 урын- Таһиров Хәсән (Яр Чаллы)
40 кг: 1 урын - Сафин Альмир (Балык Бистәсе) 2 урын- Кәримов Әмир (Лаеш) 3 урын- Хәйретдинов Габдрахим (Теләче) 3 урын- Зәйнетдинов Ислам (Башкортстан)
45 кг: 1 урын-Афанасьев Арсений (Мари-Эл) 2 урын- Валиуллин Зиннур (Лаеш) 3 урын- Идрисов Рияз (Теләче) 3 урын- Артамонов Динар (Алабуга)
60 кг: 1 урын- Галиуллин Билал (Балтач) 2 урын- Сөнгатуллин Салават (Питрәч) 3 урын- Вәлиәхмәтов Сәид (Теләче) 3 урын- Сибгатуллин Риназ (Арча)
2010-2011 нче елгы егетләр арасында: 50 кг: 1 урын- Мөхәмәтшин Ильяр (Арча) 2 урын- Мараков Ислам (Теләче) 3 урын- Фәйзрахманов Аяз (Арча) 3 урын- Гыйлманов Камиль (Яшел Үзән)
55 кг: 1 урын- Сөнгатуллин Рияз (Питрәч) 2 урын- Гайфетдинов Ислам (Алабуга) 3 урын- Сафин Булат (Теләче) 3 урын- Кабиров Замир (Яр Чаллы)
65 кг: 1 урын- Шәмсиев Ильяс (Актаныш) 2 место- Гарипов Риназ (Саба) 3 урын- Гаврилов Станислав (Алабуга) 3 урын- Исмагилов Ибрахим (Питрәч)
75 кг: 1 место- Искәндәров Ильяс (Арча) 2 урын- Галимов Билал (Арча) 3 урын- Садыков Ильдан (Теләче) 3 урын- Нуретдинов Камиль (Кукмара)
80 кг: 1 урын- Фәсхетдинов Фәнис (Арча) 2 урын- Тимербаев Карим (Теләче) 3 урын- Закиров Алмаз (Алабуга) 3 урын- Ибраһимов Тимур (Авиа-Новосавин)
Гомумкоманда урыннары:
1 урын – Теләче
2 урын – Арча
3 урын – Алабуга көрәшчеләре.
Бүгенге ярышларның төп иганәчеләре: Теләче район советы; ТР, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, ТР гер спорты федерациясе президенты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фатхетдинов Салават Зәки улы; Шәхси эшмәкәрләр – Җәләев Рашат Фәгыйм улы, Сафин Руслан Фирдәвес улы;- ТР көрәш федерациясе; мәгълүмати партнер “Шәһри Казан” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар