16+

«Көрәшебез дәвамлы булсын дип, тренерлыкка киттем», яки Фирдүс Зәйнуллин Татарстан чемпионатында көрәшерме?

30 октябрь — Бөтенроссия тренерлар көне! Шул уңайдан, үзебезнең татарча көрәштә хезмәт куйган тренерлар белән әңгәмәләр кордык. Тренерлык эшендә ничә ел эшлиләр? Ни өчен бу юнәлешне сайлаганнар?

«Көрәшебез дәвамлы булсын дип, тренерлыкка киттем», яки Фирдүс Зәйнуллин Татарстан чемпионатында көрәшерме?

30 октябрь — Бөтенроссия тренерлар көне! Шул уңайдан, үзебезнең татарча көрәштә хезмәт куйган тренерлар белән әңгәмәләр кордык. Тренерлык эшендә ничә ел эшлиләр? Ни өчен бу юнәлешне сайлаганнар?

Командага балалар җыю җиңел бирелми. Бу яктан эшләре ничек бара? Тренерлык буенча нинди проблемалар бар? Кадрлар җитәме? Район җитәкчелеге тарафыннан игътибар бармы? Тренер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Шушы һәм башка мәсьәләләргә җаваплар алдык. Бер уңайдан, тренерларыбызның үзләренең беренче тренеры кем булган, искә алып, аларга да сәлам юлладык.  
Бүген, җырчылар әйтмешли, проектны Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә көрәш буенча тренерлык эшен алып баручы Фирдүс ЗӘЙНУЛЛИН белән башладык.
— Фирдүс, тренерлык эшенә кайчан һәм ничек кереп китүеңнән башлыйк әле сүзне. 
— 2016 елда Осиново бистәсендәге татар гимназиясендә көрәш секциясе ачылып китте. Аңа хәтле биредә андый түгәрәк юк иде, — дип сүз башлады Фирдүс. — Бездә, шәһәрдә, спорт мәктәбе директоры булып Татарстанның атказанган спорт остасы, Россиянең спорт остасы Илгиз Гайнуллин эшли иде. “Татар гимназиясенә бар әле син. Директоры белән сөйләш”, — дип ул тәкъдим итте. Ә ул чактагы директор Фаил Дамир улы Габдрахманов үзе дә элеккеге көрәшче булып чыкты. Хезмәт кабинетын бушатып, аны башка урынга күчереп, тиз арада спортзал итеп ясадык. 2021 елда “Осиново” спорт копмлексына күчтек. Тренерлык эшен ник сайладың дигәндә, үзем көрәшче булгач, районда, республикада милли спортыбыз бетмәсен, дәвамлы булсын, күтәрелсен иде, дип теләп, шундый максатлар белән тотындым. 

— Балаларны секциягә җыю эше ничек бара?
— Эшкә керешкәч тә, төрле почмакка белдерүләр элдек, гимназиядә сыйныфтан-сыйныфка йөреп, балалар белән сөйләшеп, аңлатып чыктык. Хәзер тренировкаларыбыз вакытында килеп төрле кызыклы видеоблоглар әзерлиләр, аларны статусларга, төркемнәргә куябыз. Көрәшкә йөреп, ярышларда урыннар яулап кайткан малайлар да уңышлары турында сөйли, линейкаларда мактыйлар үзләрен. Алардан күреп башка балалар тартыла. Кадрлар җитәме дигәндә,  Яшел Үзән шәһәрендә — берәү, Осиново бистәсендә исә — мин. Бер районга — ике тренер. Тренерлар юк, җитми. Җитәкчелек тарафыннан игътибар бар. Район хакимияте башлыгы Михаил Павлович Афанасьев, милләте белән татар булмаса да, көрәшебез белән даими кызыксына, күзәтеп бара, шалтыратып тора, уңайлыклар булдырыла. Тренер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигәндә, бик нык түземлек кирәк. Үземә килгәндә, 7 яшьтән Залесный бистәсендәге көрәш секциясенә йөри башладым. Беренче тренерым — күпләргә бик яхшы таныш Фәрит абый Шәйхетдинов. Ул Залесный бистәсендә яши иде. Түгәрәкне алып барды. Бик таләпчән булды. Көндәлекләрне дә карый иде. Физик әзерлегебез генә түгел, уку ягыннан да тикшерде. 

— Фирдүснең көндәлегендә нинди билгеләр иде икән?
— Ул чакта мин I сыйныфта укучы булгач, билгеләр юк иде инде. 

— I сыйныфта билге булмаса да, йолдыз, шакмак, өчпочмаклар куялар иде бит. 
— Төрлесе булгандыр инде (көлешәбез). Аннары Фәрит абый Шәйхетдинов эш белән бәйле Биектауга күченеп китте. Аңа шундый ияләшеп өлгергән идек. Ул киткәч, күңелсез булды, мин дә көрәшкә йөрми башладым. Бүтән спорт төренә язылып карадым. Тик үз эченә ул хәтле алып кереп китә алмаган, күрәсең, 13 яшемнән яңадан көрәшкә кайттым. Фидаил абый Мортазинда шөгыльләнә башладым. Тренерларыма хөрмәтем, рәхмәтем бик зур!

— Фирдүс, сине Татарстан чемпионатында күрербезме?
— Күрерсез. Әмма көрәшче буларак түгел инде, ә тренерлар составында. 

— Сәламәтлек әйбәттер бит?
— Бар да яхшы. Үземне формада тотарга тырышам. “Ак Барс” Көрәш сараена көрәшчеләр җыелышып футбол уйныйбыз. Монда өлкәннәр төркеме белән дә футбол уйнаштырам.  

— Келәмдә Сабантуйларда күрербез әле, Аллаһ боерса! Рәхмәт, Фирдүс! Тренерлык эшеңдә уңышлар телим. Балалар югары нәтиҗәләре белән сөендереп кенә торсын. 

Р.S. Кызыклы истәлекләр, матур фотолар, хәтирәләр... — тренерларыбыз белән бай, төрле һәм күп мәгълүмат җыйдык. Иртәгә дәвам итәбез. Бездән аерылмагыз!)

Сезне якын итеп, Лилия ЙОСЫПОВА

Фотолар шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading