16+

Ковальчук Россиягә кайтты, әмма океан артына капкаларны бөтенләйгә япмады

Океан артында, дөньяның иң көчле лигасында уздырган 11 елдан артык вакыт һәм тагын 12 еллык гамәлдәге контракт. Бу бик күп яшь хоккейчыларның төшләренә генә керә торган мөмкинлек. Шундый мөмкинлектән карьераң чәчәк аткан вакытта үз теләгең белән баш тарту гади акылга аңлашылып бетә торган әйбер түгел. Шуңа да НХЛ «йолдызлары»ның берсе...

Ковальчук Россиягә кайтты, әмма океан артына капкаларны бөтенләйгә япмады

Океан артында, дөньяның иң көчле лигасында уздырган 11 елдан артык вакыт һәм тагын 12 еллык гамәлдәге контракт. Бу бик күп яшь хоккейчыларның төшләренә генә керә торган мөмкинлек. Шундый мөмкинлектән карьераң чәчәк аткан вакытта үз теләгең белән баш тарту гади акылга аңлашылып бетә торган әйбер түгел. Шуңа да НХЛ «йолдызлары»ның берсе...

АКШ җыелма командасының элекке уенчысы, 1990-2000 елларда НХЛ «йолдызлары»ның берсе Джереми Реник аны хәтта Twitter аша эгоизмда гаепләүдән дә курыкмады.
TSN каналы спорт күзәтүчесе Боб Маккензи: «Беренче карашка, Ковальчук турындагы хәбәр шок хәлендә калдыра. Әгәр бераз тирәнрәк уйлансаң, монда искитәрлек берни дә юк. Узган сезондагы локауттан соң, аның НХЛ га теләмичәрәк кайтуын беләбез. Кыска вакытлы перспективада «Нью-Джерси»га Илья җитмәячәк әле. Ә менә алга таба шундый зур контрактның өзелүеннән клуб отачак кына».
«Нью-Джерси» сакчысы Брюс Сальвадор: «Әгәр хоккейчы спорттагы карьерасы тәмамлану алдында торганда шундый адым ясаса, бу аңлашылыр иде. Ильяның тулы көчендә чакта лиганы ташлап китүе сәеррәк, әлбәттә. Мине иң нык гаҗәпләндергәне аның озак еллык килешүен өзүе булды. Бу карарны якын елларда кире үзгәртеп булмаячак бит. Ләкин бу клубта уйнау дәверендә мин шуны аңладым: команда һәртөрле авырлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле. Ковины да аңларга була. Ул карарын тиз арада кабул итмәгән, төптән уйлап эш итүе аңлашыла. Аның китүе турында хәзер үк хәбәр итүе команда тренерына сезонга әзерлек буенча ниндидер чаралар күрергә вакыт калдыра».
«Нью-Джерси» һөҗүмчесе Патрик Элиаш: «Лу Ламорелло («Нью-Джерси»ның генераль менеджеры. - Авт.) хәзер нәрсә эшләр икән - шунысы кызык. НХЛдагы 18 еллык карьерам дәвамында моңа охшаш хәл белән очрашканым булмады. Сүз дә юк, Ковальчукның бу карары командада үзен сиздерәчәк. Кови командада хәлиткеч роль уйнаучы уенчы иде».
«Нью-Джерси»ның генераль менеджеры Лу Ламорелло үз чиратында, Россия хоккейчысы китү белән һөҗүм линиясендә бушлык барлыкка килмәячәк, сезон башына иң яхшы составтагы команда тупланачак, дип ышандыра: «Илья бу хакта локаут вакытында һәм кире НХЛга кайтыр алдыннан уйлаган булган. Шуңа ул күнекмәләр лагерена беркадәр соңгарак калып кушылды. Сезон дәвамында бу турыда сүз булмаса да, сезон тәмамлангач, Илья аңа әйләнеп кайтты. Ул океан артындагы карьерасын тәмамлау турындагы документларны имзалау белән, аның контрактының гамәлдә булу вакыты туктала. Бу - аның үз карары. Бүген безнең НХЛдагы хәлләр мине гаҗәпләндерми. Яңа сезонга хәлдән килгәнчә яхшы состав тупларга тырышабыз».
Россия белгечләре, билгеле, Ильяның бу карарын хуплап каршы алды.
Хоккей агенты Алексей Дементьев: «Мин бу карарда акча беренче рольне уйнагандыр дип санамыйм. Ильяны күптәннән беләм һәм аның ил патриоты булуын курыкмыйча әйтә алам. Ул Милли хоккей лигасында үзен тулысынча күрсәтә алды, Россиягә кире әйләнеп кайтуы - объектив, нормаль факт».
Россия җыелма командасы данын дөнья чемпионатларында һәм Олимпиадаларда яклаган Ковальчукның ватанпәрвәрлек хисен бер читкә куярга һич җыенмыйбыз. Ильяның кыен вакытта уенны үз кулына алырга сәләтле лидерларның берсе булуын быел Финляндия һәм Швециядә узган дөнья беренчелеге тагын бер кат исбатлады. Әмма шул ук вакытта хоккейчының күптән түгел ясаган кыю адымында финанс мәсьәләсе соңгы рольне уйнагандыр дип уйласак, беркатлылык булыр иде. Бүген НХЛда хезмәт хаклары буенча проблемалар булуы турында шактый сөйләнелә.
Хоккейчының апасы Аринаның әлеге уңайдан фикерләре белән танышканнан соң, финанс ягының бу карарда нинди роль уйнавы тәгаен аңлашыла: «Нью-Джерси» командасында ниләр баруын Америкада барысы да белә. Анда команда хуҗасы алмашынды, клубның алга таба кубок өчен көрәшү амбицияләре юк. Ә Ильяның спортчы буларак җиңәсе, титуллар яулыйсы килә. Аңа бик кыен булды, җаваплы кеше буларак, түзеп килде, әмма хәзер вазгыять китүгә этәрә. 100 млн долларлык контрактын эшләп бетерергә кирәк, диючеләр бар. Америкада кризис, алар анда хезмәт хакыннан нинди процентлар түли - башка сыймаслык. Ильяның бүтән юлы калмады. «Нью-Джерси» җитәкчелеге дә барысын да яхшы аңлый, шуңа алар аны тыныч кына җибәрде. Башка вазгыять булганда, җәнҗаллар чыгарып, судларга кадәр барып җитәрләр иде».
Хәтерләсәгез, узган сезонда Ковальчук НХЛдагы ярты еллык локаутны Санкт-Петербургның СКА командасында уздырган һәм тиз арада аның лидерына әйләнгән иде. Клубка кайту турында якынча сөйләшүләр шул вакытта ук барган, диләр. Шуңа да уенчының берничә көн элек Төньяк башкала командасы белән 4 еллык килешү имзалавы беркемдә дә гаҗәпләнү уятмады. Дөнья күләмендә танылган спонсоры булган команданың гына уенчысының НХЛдагы озак вакытлы контрактын сатып алырга кодрәтеннән килә бит. Финанс кыенлыклары кичергән «Нью-Джерси»га да Россия спонсорының уенчы өчен түләгән акчалары арзангарак бәягә яңа уенчылар алып, команданы комплектларга артыгы белән җитәчәк.
Ковальчукның Россиягә кайтуын океан артына капкаларны бөтенләй ябуы дип аңларга кирәкми икән әле. СКАдагы контрактын үтәп бетерүгә, аның НХЛдагы хәллерәк командага янә китү ихтималы бар.
Безнең белешмә
Илья Ковальчук океан артындагы дебютын 2001 елның октябрендә «Атланта Трэшериз» командасында башлый. 2004-2005 сезондагы локаутны Россиядә - «Ак Барс» (Суперлига) командасы составында уздыра. 2010 елның кышында «Атланта»дан «Нью-Джерси» командасына күчә. Шул елның августында клуб уенчы белән 100 млн долларга 15 еллык килешү төзи. Контрактын өзгәнче, хоккейчы аның 3 елын инде үтәгән иде.
Ковальчук океан артында уздырган 11 еллык карьерасы чорында 816 уен уздырып, 417 алка кертте, 399 нәтиҗәле пас ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading