16+

Көрәшчеләр очрашты, яки Түбән Камада көрәш үсәрме?

Бүген Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Түбән Кама һәм Зәй төбәгенә сәфәр кыла. Төшкә кадәр ул Түбән Камада җирле көрәш функционерлары һәм тренерлар белән очрашты, көрәш белән шөгыльләнү шартлары белән кызыксынды

Марсель Таһиров шулай ук Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчесе Рамил Муллин белән очрашкан. Башкарма директор сүзләренә караганда, Муллин үзе дә - көрәшкән егет, көрәшә-көрәшә, связькаларын өздереп бетергән булган кеше. Шуңа күрә уртак тел тиз таптык, ди Таһиров. Очрашуда Габбас Әхмәдиев, Рөстәм Ганиев, Илнар Гәрәев тә катнашкан. Шәһәр җитәкчесе бу төбәктә милли төребезне үстерү өчен, тагын да массалы юнәлеш алу өчен мөмкинлекләр тудырылачак дип ышандырган. Кыскасы, Рамил Муллиннан көрәшкә хәерхаклы мөнәсәбәт сиздек, ди Марсель Таһиров.

Төштән соң башкарма директор Зәйдә булырга һәм анда да район башлыгы белән очрашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading