“Кукмара Бабай”: футбол командасы гына түгел. Нигезендә - тирән фәлсәфә...
“Кукмара Бабай” гади футбол командасы гына түгел. Татар атамалы футбол командасының нигендә фәлсәфәгә әверелгән тирән тарих ята. «ШК» хәбәрчесе командага нигез салучы Артур Мөхәммәтшин белән аралашты.
“Кукмара Бабай” гади футбол командасы гына түгел. Татар атамалы футбол командасының нигендә фәлсәфәгә әверелгән тирән тарих ята. «ШК» хәбәрчесе командага нигез салучы Артур Мөхәммәтшин белән аралашты.
Командага нигез салучының берсе Артур Мөхәммәтшин “ШК” хәбәрчесе белән әңгәмә барышында бабасының эше, тулы бер буынга яман 90 нчы елларның шаукымын кичерергә ничек ярдәм итүе, татар мәдәниятенең нич өчен өчпочмак белән чәк-чәк кенә булмавы, “Ак Барс” хоккейчылары белән иптәшләрчә матч командага яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итүе турында сөйли.
Команда турында беренче тапкыр ишетүчеләр өчен: “Кукмара Бабай" — Казанда урнашкан, Татарстан беренчелегендә катнаша торган футбол командасы. Команда Ринат Шакир улы Мөхәммәтшин истәлегенә оештырылган. Ул исә 2000 нче еллар башында Кукмара районында атаклы футбол турниры оештырган кеше.
- “Кукмара Бабай” исеме белән үк җәлеп итә. Беренчедән, ул татарча...
- Сез хаклы, исеме кызыклы, татарча. Һәм бу очраклы гына түгел. Безнең командада, асылда, гаилә атмосферасы. Минем өчен милләтебезнең якты билгеләре – ул гаилә һәм хезмәт. Гаилә – ул иң мөһиме. Гомумән алганда, без хезмәт сөючән халык, эштән курыкмыйбыз. Безгә беркайчан да бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Без җир дә сөрәбез, нефть тә чыгарабыз. Бу безнең командада да чагыла.
- Әлеге исеме астында уйнаганда ниндидер өстәмә җаваплылык тоясызмы?
- Әлбәттә. Бу бик зур җаваплылык өсти. Син инде үзеңә ниндидер начар нәрсәне рөхсәт итә алмыйсың. Чөнки үзең өчен генә түгел, бу дөньяда булмаган кеше, әмма бик хөрмәт ителгән кеше өчен дә җавап бирәсең. Кукмарада яшьләр аны әле дә яхшы сүз белән искә ала. Ул безнең арада юк дигән хис бөтенләй тумый. Җәмгыятькә керткән өлеше шулкадәр зур булган кешеләр, ниндидер бер күренешкә әверелә.
Кукмарада безне чагыштырып карыйлар. "Беләсезме, без "Кукмара Бабай" командасы, безнең футбол яраткан, аны үстергән, балаларны яраткан бабай бар иде. Ул 73 яшендә "Советский спорт" газетасын кулына тотып үлде, һәм без аның эшен дәвам итәбез". Бу фикерне һәркемгә дә җиткереп булмый һәм аны күбесе аңламаска мөмкин. Шуңа күрә, безне башта начаррак кабул иттеләр. Иң еш бирелә торган сорау: "Ни өчен сез “Кукмара Бабай" дип йөртеләсез, ә үзегез Казаннан?" Комментарийларда болай дип тә яздылар: “Сез Кукмарада уеннар үткәрәсезме соң”? Ә мин: «Әйе, үткәрәбез, якынча 30 уен», - дип җавап бирдем. Кешеләр безне район исемен алып, шуның данын яклыйлардыр дип уйлый. Ләкин бу алай түгел, команда минем бабам оештырган турнирдан үскән.
- Бу турнир тарихы турында күбрәк сөйләгез әле.
- Балачагыбызны өзек-өзек хәтерлибез бит инде. Без бит компьютерлар түгел, якты моментларны истә калдырабыз. Кукмара белән бәйле барлык хис-кичерешләрем уңай. Анда минем туганнарым, дусларым, әби-бабамның нигезе. Дингә каршы эзәрлекләүләр вакытында бу йортта бабамның бабасы яшерен рәвештә мөселманнарны намазга җыйган, бу йортның җылылыгы да шуның белән бәйле. Кукмара районы миндә һәрвакыт футбол белән ассоциацияләнде. Футбол - ул һәрвакыт күңел ачу, дуслар, хис-кичерешләр, яшьләр. Хәтерлим, турнирларны оештырганда, бабайга бүләкләр табу авыр иде. Бервакыт беренче урын өчен бүләк итеп ит алып барганыбызны хәтерлим. Хәзер бер капчык итнең бүләк ителүен күз алдына китерүе дә кыен. Ә ул вакытта кешеләр чын күңелдән шатлана иделәр. Кемгәдер дрель бүләк иткәнебез дә булды. Эш хакын төрле ашамлык белән алган заманда, дрель алу – бик зур бәхет булгандыр. Еллар узгач, яшьлеген 2000 нче елларда Кукмарада уздырган егетләр белән аралашканда, мин Ринат Шакир улының эше кемгәдер үзен саклап калырга ярдәм иткән дигән фикерләр ишетәм. Ул елларда бөтен Россия буйлап бандалар да, наркомания дә, алкоголизм да булган. Спорт үзәкләре юк, кинотеатрлар юк. Нишләргә? Я эчәргә, я сугышырга. Һәм шунда кешеләр өчен футбол турниры барлыкка килә, спорт дәрте уяна. Халык спорт белән шөгыльләнә башлый, тактиканы аңлый, футбол хәйләләрен үзләштерә. Турнирны үстерүгә күп вакыт сарыф ителә. Энтузиастлар, көчле егетләр күтәрергә булыша бу чараны. Бабайга булышкан егетләр хәзер миңа да ярдәм итәләр. Шуңа күрә турнирны алга таба да үстерәсе килә.
- Үзегезнең футбол мәктәбегезне булдыру яки Кукмара балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән хезмәттәшлек итү планнарыгыз бармы?
- Әйе, андый планнар бар, тәкъдимнәр уйланыла. Ниндидер яхшылык эшләгәндә, нидер төзегәндә, һәрвакыт бонуслар барлыкка килә. Мәсәлән, минем бабай бу турнирны булдырган һәм яңа үрләргә күтәргән, ә без аны дәвам итәбез. Егетләрнең күбесе, безнең Казандагы командага кушылып, көчебезне арттырды. Асылда, “Кукмара Бабай” күпмедер дәрәҗәдә Кукмара районы җыелма командасы булып тора. Әлбәттә, «Спартак-2»дә Илья Кутепов белән бергә уйнаган Айдар Лисинков, яки «Амкар»да уйнаган Александр Панцырев белән, яки Эльмир Нәбиуллин белән көндәшлек итү авыр. Ләкин Кукмарада туып-үскән егетләр алардан калышмый. Менә Инсаф Минимуллин - спорт мәктәбен үтмәгән егет, әмма ул бирешми, кайчак башкалардан көчлерәк тә күренә. Безнең кечкенә йолдызчыгыбыз Хәсәнов Кәрим бар. Әлегә ул имгәнгән, без аңа операция ясау өчен ярдәм күрсәтәбез. Безнең система шуннан гыйбәрәт: Кукмара районыннан теләсә кайсы малай – «Байлангар», «Нурбаян», «Степан Разин», Шәмәрдән «Яшьлек»ге өчен уйныймы ул – алар барысы да безнең күз алдында. Турнир финалына якынлашканда мин үзем килеп күзәтәм. Күп кенә балалар соңыннан Казанга укырга килә, ә безнең ишекләр алар өчен һәрвакыт ачык. Шуңа күрә футбол мәктәбе - ул перспективалы, кирәкле һәм үтә җаваплы юнәлеш.
Хәзер бу өлкәдә бик зур конкуренция. Шул ук «Рубин» бик шәп эшли. Белмим, ни өчен алар моның белән 15 ел элек шөгыльләнмәгәннәрдер, әмма хәзер алар үз комплексларын төзиләр, балаларны үстерәләр. Бу мәсьәләдә “Рубин" республикада беренче урында, аның белән көрәшү мәгънәсез. Әмма зур булмаган академияләрнең дә перспективалары бар. Ситуация төрле була, шул исәптән финанс яктан да. Әгәр академиядә 20 тренер булса, алар билгеле бер хезмәт хакы ала һәм бу аларның чиге булырга мөмкин. Алар шәхси мәктәпкә китеп, анда берничә тапкырга күбрәк акча алачаклар. Алар меңләгән баланы өйрәтә алмаячак, әмма 100 баланы өйрәтәчәкләр, әле хезмәт хакы да югарырак булачак. Теоретик яктан сәләтле балалар җыелган, шәп тренерлар булган спорт мәктәбен җыярга мөмкин. Андый планнар бар, ярдәм итәргә һәм эшләргә әзер кешеләр бар. Ләкин мин тагын бер кат ассызыклыйм: бу бик зур, авыр хезмәт, өстәвенә ул балалар белән бәйле. Ә бу бик зур җаваплылык. Аларга фамилиясе язылган футболка таратып, ата-аналарыннан турнирларда катнашкан өчен акча җыю - бу безнең фәлсәфә түгел. Әгәр дә без үзебезнең футбол мәктәбен булдырсак, без җиңәргә, үсәргә, балалардан кешеләр тәрбияләргә тырышачакбыз, алар эчмәсеннәр һәм тәмәке тартмасыннар өчен бар көчебезне бирергә әзербез. Казанда мәктәпләрне легендар спортчылар хөрмәтенә атап, акча җыеп, бернинди эш башкармыйча, юкка чыккан спорт мәктәпләре мисаллары бар инде. Мондый дан безгә кирәкми.
- Гаилә мохите төп урынны алып торган футбол командасы идеясе, футбол өчен стандарт түгел. Бу идеяне җентекләбрәк аңлатыгыз әле.
- Безнең команда гаилә кебек. Әгәр уенчы төп составка эләкмәсә, ул барыбер команданың барлык чараларында катнаша. Без футбол кыры һәм туп белән генә чикләнмибез. Безнең корпоративлар да еш кына балалар, хатыннар белән уза. Бу минем карарым. Мин команданы нәкъ менә шундый итеп күрәм. Чөнки күпләрнең футбол тупны тибеп йөри торган ир-атлар төркеме белән ассоциацияләнә. Мондый картинада хатын-кызларга да, балаларга да урын юк дип уйлыйлар.
- Ягъни, сез стереотипларны бетерергә тырышасызмы?
- Әйе, күпмедер дәрәҗәдә шулай. Без беренче гаилә кичәсен үткәргәч, барысы да канәгать калды. Башта кайберәүләр “Нигә? Егетләр белән генә яхшы утыра алмыйбызмы?” дип аптырады. Мин: “Әйдәгез үткәреп карыйк, аннары хәл итәрбез", - дидем. Һәм бик шәп булды. Без балалар өчен дә кызыклы программа әзерләдек, махсус җырчы чакырдык, хатын-кызларыбыз өчен дә эшне җинеләйттек. Бик матур кичә килеп чыкты. Шуннан соң хатыннарыбыз да команда белән ешрак кызыксына башлады.
- Шәхсән сезгә, җитәкче буларак, бу проект, бабай эшен дәвам итүдән тыш, нәрсә бирә?
- Спорт өлкәсеннән тыш, мин барлык юнәлешләрдә дә үсәргә телим. Минем фәлсәфәм һәм төп бурычым – команданың күп еллар дәвамында яшәве. Миннән соң да әлеге эш дәвам ителсен иде. Сез футбол мәктәбе булдыру турында әйткән идегез. «Ходайны көлдерергә теләсәң, аңа үз планнарың турында сөйлә", диләр. Ләкин безнең алга таба планнарыбыз бар, һәм алар шактый җитди. Россиядә футбол, бизнес кебек, перспективага дип бик сирәк төзелә. Еш кына бер принцип буенча эш итәләр: килеп, теләсә нинди юл белән ашыгыч рәвештә җиңеп, күп итеп акча сарыф итәргә, ә туйгач – китәргә. Әгәр Англия чемпионатына күз салсак, анда клублар авырлыкларны җиңел кичерергә тырыша. Шул ук «Ноттингем Форест»ны алыгыз – ике тапкыр Европа чемпионнары кубогын яулаучы. Берничә ел элек алар түбән дивизионнарда чыгыш ясады. Россиядә мондый команданы, мөгаен, ябарлар иде. Ләкин Англиядә алай түгел: аларның гореф-гадәтләре, фәлсәфәләре бар, алар әлеге юнәлештән тайпылмый. Мин дә шундый ук эзлекле хәрәкәт кирәк дигән фикердә торам. Иң мөһиме – мин команданың каршылыкларга карамыйча, яшәвен һәм үсүен телим.
- Сез командадагы атмосфераны дустанә дисез. Сезнең өчен ярышлардагы нәтиҗәләрме, әллә бу атмосфера мөһимрәкме?
- Беләсезме, бу сорауны бик еш бирәләр. Футболда “шабашниклар” дип аталучы егетләр бар. Моны мин моны начар дип әйтмим, бу бары тик тотрыклы сүз. Алар акча дип төрле командалар өчен уйный. Монда бернинди начарлык та юк, бу аларның тормышы, аларның хокукы. Әмма без команданың нигезен саклап калырга тырышабыз. Команда җыелган көннәрдә үк безнең белән булган уенчылар әле бүген дә безнең белән. Гәрчә аларга яңа көчле уенчылар белән көндәшлек итү авыррак булса да, алар үз позицияләрен бирми. Без беркайчан яңа уенчыларны күпләп алырга ашыкмыйбыз. Мин моңа каршы, чөнки бу команданың нигезен боза. Әлбәттә, барысы да һәрвакыт идеаль түгел, уенчылар бер-берсеннән көнләшәләр, бер-берсен котырталар, талашалар. Бу Бразилия сериалы кебек, аннан башка булмый. Иң мөһиме алга таба барырга. Коллективта яхшы кәефне саклау - бу бик мөһим. Шуңа күрә, сезон алдыннан, мин бер-ике көчле уенчы яки перспективалы яшь уенчы алам. Чөнки минем өчен төп юнәлешләрнең берсе – яшьләр белән эшләү. Миңа талантларның үсүен күзәтү бик кызык. Яшь егетләр тәҗрибәле уенчыларга бик шәп ярдәм итәләр. Яшьләр техник һәм менталь яктан үсә, ә ветеран уенчыларга яшьләр белән күңелле. Әгәр гел ветераннарны гына җыйсаң, техник, интеллектуаль, ләкин акрын уенчылар булачак. Бер төркем яшьләрне җыйсаң, еш үпкәли торган, шаян, мәгънәсез егетләр килеп чыгачак. Шуңа күрә, һәркайда да баланс кирәк.
- Командабыз үзе акча эшләргә тели дип әйткән идегез. Бу очракта сез нәрсәне күздә тотасыз?
- Беренчедән, без хәзер команданы һәм аңа бәйле барлык активларны юридик яктан рәсмиләштерү белән шөгыльләнәбез. Мин үзем беренче белемем буенча юрист (икенчесе – икътисадый), һәм “эчке юристым” барысы да юридик күзлектән чиста булуын таләп итә. Дөнья мошенниклар белән тулы. Әгәр дә без нәрсәнедер сатарга теләсәк, юридик яктан бу бик үк законлы булмаячак. Ә безнең барысын да дөрес эшлисебез килә. Мәсәлән, без “КБ Фэмили” дигән яңа футболкалар ясадык. Миңа аларның дизайн бик ошады. Клуб эмблемасын эшләгән дизайнеребыз Алексей, бу футболкаларның да дизайнын эшләде. Миндә арттагы яшел вертикаль полосага уенчыларның кушаматларын өстәү идеясе туды. Футболда бит без еш кына кушаматлар кулланабыз. Уенчыларга бу бик ошады. Асылда, без аларның исемнәрен мерчта мәңгеләштердек. Ә бу мерчны бик күпләр сатып алырга телиләр. Мин аны сатарга әзер, ләкин әлегә барысы да юридик яктан рәсмиләштерелмәгән. Мин аны табып булмый дип әйтмим, иң тугры җанатарларга без аларны тәкъдим иттек. Әмма массакүләм сату юридик аспектка терәлә. Бу эштә энергия һәм вакыт кына түгел, акча да кирәк. Безнең бит иганәчеләр юк, әмма алар килеп чыксын өчен бик күп эш алып барырга кирәк. Моның өчен без юридик яктан барсын да көйләп бетерергә тиешбез. Әгәр мин иртәгә “Татнефть”кә грант сорарга килсәм, мине кире кагачаклар, чөнки безнең юридик зат та юк. Җитди кешеләрнең вакытын алганчы, безгә барлык проблемаларны хәл итеп бетерергә кирәк.
- Командага уртача күпмегә акча тотасыз?
- Чыгымнарның иң күбе - тренировка кырларын арендалау. Минем хыялым – футбол кыры һәм чишенү бүлмәсе булган үз мәйданчыгымны төзү. Без барыбыз да футбол кырларын арендага алу өчен айга бер тапкыр акча җыябыз. Безнең күп булуыбыз аркасында бер кешегә сумма зур чыкмый. Әмма кырларга ихтыяҗ тәкъдимнәргә караганда күбрәк булганга, бәяләр бик югары һәм ел саен үсә. Нәтиҗәдә, кырларга елына 800 мең сумга якын акча китә. Без, дәүләт ярдәм итә торган оешмаларның күбесенә караганда, медиа, футбол һәм хуҗалык күзлегеннән күпкә оешканрак. Узган ел мине Татарстан Республикасы футбол федерациясенең йомгаклау сессиясенә чакырдылар. Мин “Нефтехимик”, “Рубин”, “КамАЗ” кебек клублардан, танылган футбол функционерлары компаниясенә эләктем. Мине бу конференциядә яхшы яктан билгеләп үттеләр һәм безнең команданы үрнәк итеп куйдылар: "Егетләр, менә Казанда “Кукмара Бабай” командасы бар. Алар үзләре кырларга акча җыялар, әмма алар кайберләрегезгә караганда яхшырак». Эшебезне күргәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә.
“Кукмара Бабай” командасы минем йөрәгемнең бер өлешен алып тора. Минем өч балам бар. Алар безнең команданы яраталар, барлык уенчыларны беләләр, безнең мерчны яраталар. Хатыным бөтен эшләрдән хәбәрдар: ничек уйныйбыз, кем җәрәхәтләнә... Минем өчен команданы алга алып бару, үстерү - зур җитди эшкә әверелгән хобби. Мин һәрвакыт спорт менеджеры булырга хыялландым. Сочида хәрби-спорт ярышларын оештыруда булыштым. Шул чорда мине “Рубин” командасына эшкә чакырдылар. Әмма ул вакытта минем ЦСКА белән гамәлдәге контрактым бар иде. “Рубин”га җавап итеп: “Контракт беткәнче көтеп торыгыз” - дип җавап кайтардым. Әмма “Рубин”да җитәкчелек алмашынды, һәм вакансия актуаль булудан туктады.
Миңа һәрвакыт төрле спорт оешмаларының ничек яшәве кызык иде. Испания, Англия, Италия, Германия – һәркайсының үз үзенчәлеге бар бит.
- Ә сезнең башка илләргә стажировкага барганыгыз булдымы?
- Кызганыч ки, юк. Англиягә тел стажировкасына барган бар. Мине дәрәҗәле командалар бик кызыксындырмый. Ә менә “Фулхэм” стадионы мине таң калдырды. Нәкъ менә шунда мин Англия һәм инглиз футболының нәрсә икәнен аңладым. Яшермим, тугыз яшемнән “Ньюкасл Юнайтед” өчен җан атам. Инглиз футболы бик традицион. Әтисеннән улына, бабасыннан оныгына тапшырыла торган абонементлар - менә мин әлеге моментларны яратам. Әгәр тактик планда командага күп нәрсә бирә алмасам да, медиа һәм оештыру планында зур оешмаларда күргәннәрем белән уртаклаша алам. Әлбәттә, мин тормышны чит илләрдә йөрү белән бәйли ала алуымны аңлыйм. Мин ирекле рәвештә инглиз телендә аралаша алам. Мөгаен, чит илләргә стажировкага бару дөрес адым булыр иде, әмма вакытны кире кайтарып булмый. Мин бер дә үкенмим.
Европа футболында мин бары бер генә тапкыр, Төркиядә булдым. Өч көн билет сатып алырга һәм аларны Passolig (безнең FAN ID аналогы) теркәргә тырышып карадым. Төркиядә цифрлаштыру дәрәҗәсе безнекеннән күп тапкырлар артта кала, аларның “Госуслуги" аналогы юк. Вакыт булганда, командаларның социаль челтәрләрдәге битләрен анализлыйм. Шуны әйтә алам, кайбер зур, бай оешмаларның постлары һәм социаль челтәрләрне алып барулары кайбер урта дәрәҗәдәге командаларныкы кебек шәп түгел. Мәсәлән, “Борнмут” командасының социаль челтәрләре миңа “Манчестер Сити” контентына караганда күбрәк ошый. “Челси" шулай ук ретро һәм Симпсон анимациясенә басып ясап эшли.
Россиядән югары медиялелекнең гади мисалы - ул 2DROTS, BROKE BOYS. Әйе, медиафутболга төрлечә карарга мөмкин, ләкин алар күп кенә өлкәләрдә җанатарларны җәлеп итә беләләр. Медиалига белән мин командадагы Алексей Курзенев ярдәмендә таныштым. Ул Яшел Үзән егете, безнең иптәшләрчә уенда катнашты. Хәзер аның 2DROTS командасф белән контракты тәмамланды. Әлбәттә, мин аны үзебезгә чакырам.
- “Рубин” җанатарларның санын арттыру өчен миллилекне кайтарачак дигән мәгълүмат узды. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Мин моңа һәрвакыт уңай карадым, чөнки мин үзем – татар егете. Безнең командада милләткә һәм дингә карата демократик караш, без барысын кабул итәбез. Халкыбыз да бит шуның белән, республикабыз да милләтләр арасында дуслыкны саклау белән дан тота. Шул ук вакытта безнең командада татарлык күбрәк. Командабызның тарихында да чагыла бу.
Әгәр “Рубин" миллилекне кертә башласа, җанатарларны җәлеп итү белән бәйле теләсә нинди яңа алым, плагиат буларак кабул итү куркынычы бар. Чөнки уеннардагы милли колорит ягынаннан лидерларның берсе булып “Ак Барс” тора. Ләкин, икенче яктан, син чын күңелдән моның белән шөгыльләнергә телисең икән, бу плагиат дип санамыйм. Безнең татар мәдәнияте милли ашларда гына тукталып калмый бит. Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә күп кенә сораулар тудыра. Кешеләр милләтебезнең Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Хәйдәр Бигичев кебек бөек улларын искә алмыйлар, ә шунда ук өчпочмак һәм чәкчәк турында уйлыйлар. Хәер, бу нормаль күренеш. Италияне, мәсәлән, шулай ук Микеланджело яки Тотти белән генә түгел, ә пицца белән ассоциациялиләр. Татар колориты турында сөйләсәк, минем тагын яктырак һәм катлаулырак нәрсәне күрәсем килә. Мәсәлән, стадионда татар хоры чыгышы, яки «Алканат» төркеме Салават белән җырласа – бу бик шәп булыр иде. Татарлар арасында төзүчеләр дә, игенчеләр дә, нефть чыгаручылар да бар бит. Без барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешкән халык.
- Күптән түгел “Кукмара Бабай” “Ак Барс” белән иптәшләрчә матч үткәрде. Шәхсән сезнең өчен һәм клуб өчен бу вакыйга нәрсәне аңлата? Абруйлы спаррингмы яки яңа дәрәҗәгә күчүме?
- Бу чара безне тагын да ныграк танытты. Безнең турыда бөтен Россия язды диярлек. Ә барысы да гадәти дуслыктан башланды. Башта “Барс” командасы белән булырга тиешле уен иде бу. Чөнки Станислав һәм Ярослав Альшевскийлар - безнең якын дусларыбыз, “Кукмара Бабай” уенчылары. Уенны үткәрү идеясен Ярослав Альшевский тәкъдим итте. Хоккейчылар һәрвакыт элемтәдә булды: безнең белән Бурмистров, Якупов, Панин шөгыльләнә иде. Алар хоккей белән генә чикләнмичә, футболны да бик шәп уйныйлар. Шул ук Якупов һәм Бурмистровны Татарстан беренчелегендә чыгарсаң, сынатмаячаклар. Көч һәм атлетика аркасында гына түгел, алар уенны яхшы күрәләр.
Соңрак без имгәнүләр мәсьәләсе турында фикер алыштык. Алар тренер белән коллектив карар кабул итәчәкләрен әйттеләр. Аларның тренеры Александр Степанов уңай җавап бирде һәм матч үткәрергә рөхсәт итте.
Уен бик күңелле булды. Радель Замалтдинов һәм Дмитрий Кателевский да катнашты әлеге уенда. Хоккейчылар катлаулы комбинацияләр үткәрмәсләр дә, аларның бөтен командалары белән, хоккейдагы кебек, алга барулары һәм кире кайтулары таң калдыра. Дөресен генә әйткәндә, без аларны җиңәрбез дип уйлаган идек, әмма без җиңелдек. Ләкин минем өчен иң мөһиме уеннан соң яңгырады. Степанов миңа: “Син балалар өчен бик күп нәрсә эшлисең”, - диде. Мин бу турыда беркайчан уйламаган идем, тик минем күңелдә, мин балаларга яхшылык эшләдем дигән хис йөри иде.
Кешеләргә ярдәм итүгә килгәндә, без хәзер конкрет кеше яки гаилә өстеннән кураторлык алырга, аларга ярдәм итергә планлаштырабыз. Кукмарада бер малайга ярдәм итү тәҗрибәсе бар иде инде, Аллага шөкер, аның хәзер барысы да әйбәт. Мин моны безнең миссиябез дип саныйм. Бу эшләр безнең командабызның кыйммәтләрен бик төгәл чагылдыра. Бездә ярдәм итәргә әзер булган, игелекле һәм көчле егетләр бик күп.
Илнар Камаев
Фотолар шәхси архивтан


Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Татарстан депутатлары музейлар турында фикер алыштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Балалар мәйданчыклары: һәр унынчысы имгәнү белән яный
-
#Кыскача яңалыклар
СПЕЦИАЛЬНОЕ ПРЕДЛОЖЕНИЕ НА ТРАКТОРЫ BELARUS!
-
#Җәмгыять
Татарстанда 2 миллион кеше спорт белән шөгыльләнә
-
#Кыскача яңалыклар
Көненә бары тик 3 мандарин ашарга мөмкин?!
Комментарийлар