16+

"Үлчәнгән көнне үк көрәшү дигән идея белән килешмим..."

Көрәш ярышларын ике көндә генә бетереп буламы? Республиканың яшьләр белән көрәшүче иң актив тренерлары Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Рафаэль Хәмидуллиннар бу фикергә тискәре мөнәсәбәтен җиткерделәр.

"Үлчәнгән көнне үк көрәшү дигән идея белән килешмим..."

Көрәш ярышларын ике көндә генә бетереп буламы? Республиканың яшьләр белән көрәшүче иң актив тренерлары Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Рафаэль Хәмидуллиннар бу фикергә тискәре мөнәсәбәтен җиткерделәр.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһировның Түбән Камага сәфәре барышы турында язганнан соң, безгә республиканың берничә тренеры мөрәҗәгать итте. Ул язмада республикакүләм көрәш ярышларын ике көндә тәмамлау турында, үлчәнгән көнне үк көрәшергә кирәк дигән юллар бар иде. Әлеге тәкъдимне Марсель Таһировка Түбән Кама көрәш җитәкчеләре җиткергән, алар фикеренчә, бәйгеләрне өч көнгә сузу бүгенге көндә финанс яктан авыррак, янәсе.

Республиканың яшьләр белән көрәшүче иң актив тренерлары Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Рафаэль Хәмидуллиннар бу фикергә тискәре мөнәсәбәтен җиткерделәр.

- Үлчәнгән көнендә көрәшү дигән идея белән килешмим. Аңлап бетермибез бу тәкъдимнәрне. Әйтик, ярышлар Казанда, яки Лаешта була икән, балалар белән иртән иртүк чыгып китәргә туры киләчәк. Балалар белән йөрибез бит без, аларның саулыгы, иминлеге өчен җавап бирәбез. Үлчәнергә кирәк, ашатырга кирәк, урнаштырырга кирәк, көрәшергә дә кирәк... - балалар өчен бик зур нагрузка булачак. Элеккечә калсын иде, - ди Әлмәт командасы тренеры Рузил Ганиев. - Тренерларның фикере дә искә алынсын иде, бәлки җыелышып, фикерләшергә кирәктер.

- Казанда узасы ярышта Казанда һәм якын-тирә районнарда яшәүче көрәшчеләре өчен бәлки зыянлы булмастыр да ул, ә менә безгә - республиканың иң ерак районнарында яшәүчеләргә нишләргә? - дип сорауга сорау белән җавап бирде Актаныш командасы тренеры Илфир Әнвәров. - Мин катгый рәвештә каршы. Актаныштан төнге сәгать 3тә чыгып китәргә кирәк булачак бит, шул ук көнне үлчәнергә һәм көрәшергә дә. Әле өч көнгә чыгып киткәндә дә төрлесе була иде: һава торышы начар, юлда килеп проблемалар дисеңме... Балалар, яшьләр шул ук көнне көрәшсә дә, куну, ашату проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Кич ничәдә бетә әле ярыш, анысы да билгеле түгел бит.

- Мин һич кенә дә килешмим бу фикер белән. Башка сыймаслык хәл дип уйлыйм. Балалар вес куып килә, үлчәнә, әз генә хәл дә алмыйча, тернәкләнә алмыйча, келәмгә чыгарга тиеш була. Актанышлар, әлмәтлеләр, баулылар юлда гына да күпме вакыт уздырып, күпме көч-хәлләрен бетерәчәкләр бит. Ярышларны тамга өчен генә, уздымымы - узды өчен генә үткәрергә ярамый, балалар турында да уйларга кирәктер. Ниндидер карарлар кабул иткәнче, сөйләшеп алу, тренерларның фикерләрен тыңлап алу комачау итмәс иде, - дип үзенең кискен ризасызлыгын белдерде Мамадыш районы командасы тренеры Рафаэль Хәмидуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше көлкесе инде. Көрәшчеләрнең фикердәренә колак та салмый бит ул. Ужас

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юк

      Мөһим

      loading