16+

Көрәш ярышларын ике көнгә калдырырга?

Түбән Камада көрәш тә, перспективалар да бар, ә Казанда - Татарстан мәркәзендә көрәш нигә торгынлыкта һәм бу юнәлештә ниләр эшләп була?

Көрәш ярышларын ике көнгә калдырырга?

Түбән Камада көрәш тә, перспективалар да бар, ә Казанда - Татарстан мәркәзендә көрәш нигә торгынлыкта һәм бу юнәлештә ниләр эшләп була?

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров бүген көрәшкә бәйле ике мөһим чарада катнашкан. ШК хәбәрчесенә белдергәнчә, көнне ул Түбән Камада башлаган. Махсус чакырганнар үзен.

Түбән Камага Марсель Таһиров шушы төбәкнең милләтпәрвәр шәхесләренең берсе, Түбән Кама шәһәренең көрәш үзәге саналган "Шинник" спорткомплексы җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевны 70 яшьлек туган көне белән котларга килгән.  Килән-килгән, шәһәрдә һәм районда милли спорт төребезнең торышы, үсеше хакында да сөйләшүләр булган. Билгеле булганча, Түбән Камада, нәкъ менә "Шинник"та атаклы көрәшчеләребезнең берсе Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры оештырыла. "Гомумән алганда, берникадәр дәрәҗәдә нәтиҗәләре төшсә дә, Түбән Кама командасының яшьләр арасында да, олылар арасында да югарырак баскычка күтәрелү мөмкинлекләре бар. Менә дигән тренерлары бар, шартлар да тудырылган, - ди Марсель Таһиров. - Әнә бит, 1976 елда бугай Муса Җәлил истәлегенә узган турнирда бөтен үлчәү авырлыкларында да чемпион калганнар!"

Татарстанның көрәш федерациясенә дә хуҗалар үз тәкъдим-гозерләрен, теләкләрен җиткергәннәр. Әйтик, республикакүләм ярышларны ике көндә тәмамларга дигән тәкъдим керткән алар. Өч көнгә сузу - бүгенге көндә финанс яктан авыррак дип белдергәннәр икән.

Түбән Камадан кайткач та, Марсель Таһиров Казан шһәре көрәш федерациясе җыелышында катнашкан (кызганыч, бу чара турында көрәшне яктыртучы журналистлар белми дә калды). Утырышта ТР спорт министрлыгының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашкан. "Ул да, мин дә Казандагы, башкалабыздагы көрәш торышын мактамадык", ди Марсель Таһиров моннан дистә еллар элек "УНИКС" базасында узган Казан чемпионатларын искә алып. Утырыш нәтиҗәләре буенча башкалада ярышларны зуррак масштабларда уздыру, активлаштыру, көндәшлекне арттыру турында фикергә килгәннәр. Истәлеккә фотога да төшкәннәр әле:)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading