16+

Мәскәүлеләрне җиңеп булмады

«Рубин» үз кырында Мәскәүнең «Локомотив»ына җиңелде.

Мәскәүлеләрне җиңеп булмады

«Рубин» үз кырында Мәскәүнең «Локомотив»ына җиңелде.

Ике яктан да куркыныч мизгелләр бик еш туып торган киеренке уенда беренче таймда, ни гаҗәп, исәп ачылмады. Дөрес, һәр команданың да аны беренче булып ачып җибәрергә мөмкинлекләре булды, билгеле. Әмма таблолар тынычлык сакчылары - түгәрәк нульләрне саклап калдылар. Исәп ачылышы икенче тайм башында булды. Павлюченко исәбендә ул туп. Рыжиков белән Маркано тупны кем алырга тиешлеген аңышмыйча торганда, Павлюченко, капкачыны әйләнеп узып, тупны капка почмагына очырды.
Корбан Бердыев, уенчыларны алыштырып, уен кырына Прудников белән Еременконы чыгарганнан соң, казанлылар исәпне тигезләштерде. Каршы як капкага туп кергәннән соң дәртләнеп киткән егетләр һөҗүмнәрен алга таба да дәвам иттерделәр әле. Әмма тагын 10 минуттан капкаларына туп кергәнен сизми дә калдылар. «Локомотив» 2:1 исәбе белән алга чыкты. Калган вакыт аралыгында «Рубин», тырышып караса да, исәпне тигезли алмады инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading