16+

Нурбәк Батулла: “Көрәшне аңлар өчен аның белән шөгыльләнеп карарга кирәк икән”

«Җәмгыятьтә һәм матбугат кырында көрәшкә игътибар күбрәк булырга тиеш. Чөнки безнең күкрәк киереп мактанырлык физик мәдәниятебез аз», ди Нурбәк Батулла.

Нурбәк Батулла: “Көрәшне аңлар өчен аның белән шөгыльләнеп карарга кирәк икән”

«Җәмгыятьтә һәм матбугат кырында көрәшкә игътибар күбрәк булырга тиеш. Чөнки безнең күкрәк киереп мактанырлык физик мәдәниятебез аз», ди Нурбәк Батулла.

Биюче, хореограф Нурбәк Батулланы көрәш келәмендә күргәч, шунда ук: “Яңа чыгыш, перформанс әзерләнә ахры”,  – дигән нәтиҗәгә киләсең. Шуңа бераз ачыклык кертү өчен Нурбәк белән хәбәргә чыгып, көрәш турында фикер алыштык. 
Безнең сорауга ачыклык кертеп: “Көрәш турында бию әзерләмим, чөнки көрәшне бию белән аралаштырып сәнгать белән спорт арасында чикләрне юып чыгыш әзерлисе килә. Әмма әлегә бу хыял гына. Аңа бик озак еллар барасы булыр әле. Бу мин уйлап чыгарган әйбер түгел, чит илләрдә андый тәҗрибәләр бар: спорт белән сәнгать, спорт белән фән, фән белән фәлсәфә. Элек шулай булган да бит инде. Кеше тормышны аерым тармакларга бүлмәгән, барысы бербөтен булган”, – диде. 

– Нурбәк, көрәш белән күптән кызыксынасызмы?
– 2019 елда көрәш белән якынрак таныштым, кызыксына башладым. Көрәш алымнарын кулланып ясаган перформанслар булды. Илдар Камалиев белән “Өтүкән” перформансында катнаштык. Анда музыка бөтенләй яңгырамады. Көйләр урынына шагыйрь Йолдыз Миңнуллинаның  “Өтүкән” циклыннан шигырьләр яңгырады. Менә шул перформансны эшләгәндә көрәш безнең бик борыңгы мирасыбыз булуына тагын бер кат инандым. Җәмгыятьтә һәм матбугат кырында көрәшкә игътибар күбрәк булырга тиеш. Чөнки безнең күкрәк киереп мактанырлык физик мәдәниятебез аз. Татар биюенең аутентик булуында шигем бар. Ул  XX гасырның 40 нчы елларында гына формалаша башлаган. Ә көрәшнең тарихы саллы. Безнең ата-бабаларыбыз аны һәр Сабантуй саен оештырып, келәмдә иң көчле батырларны очраштырып, бүгенге көннәргә кадәр буыннан-буынга күчереп алып килгәннәр.

– Көрәш карарга яратасызмы?
– Көрәшне үзем аның белән шөгыльләнеп карагач кына ярата башладым. Элек мин бер алымны да аңламый идем. Абый-агалар җан атып, киңәш биреп утыра. Ә мин: “Ни өчен ул көрәшче җиңде соң?” – дип уйлана идем. Бу хәл мине борчуга салды. Көрәшне аңлар өчен аның белән шөгыльләнеп карарга кирәк икән. Һәр татар мәктәбендә милли көрәш дәресләре булсын иде. Бу хыял инде.  Һәр бала да көрәшче булмас, әмма алар безнең борыңгы мирасыбызны аңлап, киләсе буынга күчерә алачак. Тагын кабатланам инде, ләкин көрәшкә зуррак игътибарга лаек. Көрәшкә багышланган кино, яңа лигалар, яңа кагыйдәләр дә булырга тиеш. Төп кагыйдәләрне инкарь итмим, дөрес аңлагыз. Милли көрәшнең альтернатив тармагын да булдырырга кирәктер, бәлки. Көрәштә яңа клублар оешу сөендерә. Мәсәлән, “Зилант” клубының эшчәнлеге. Көрәшчеләр нинди районнан булса да, берләшеп, тәҗрибә уртаклашып шөгыльләнә ала. 

– Үзегез ярышларда көрәшергә уйламыйсызмы? Физик яктан әзерлегегез дә яхшы.
– Бразилия джиу-джитсу ярышларында катнашам. Милли көрәшкә ныграк әзерлек кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading