16+

«Очраткан һәр кеше минем таный дип әйтеп булмый...», яки көрәшче блогер булырга тиешме?

Көрәшчеләр, журналистлар һәм белгечләр, көрәшнең медиа яктан яктыртылуы, туры эфирлар алып бару һәм социаль челтәрләрдә көрәшнең популярлыгына карата үз фикерләрен белдерделәр.

«Очраткан һәр кеше минем таный дип әйтеп булмый...», яки көрәшче блогер булырга тиешме?

Көрәшчеләр, журналистлар һәм белгечләр, көрәшнең медиа яктан яктыртылуы, туры эфирлар алып бару һәм социаль челтәрләрдә көрәшнең популярлыгына карата үз фикерләрен белдерделәр.

Социаль челтәрләр чәчрәп үскән заманда, бар вакыйга шунда яктыртыла. Спортчылар исә халык арасында тагын да ныграк танылу өчен блоглар алып бара. Бу аларга үз тормышларын, кызыклы вакыйгаларны җанатарларга җиткерү алымы булып тора, ә җанатарлар исә алардан контентны зарыгып көтә.

Журналистикада “фотосурәт яисә видео булмаса, вакыйга булмаган” дигән кагыйдә бар. Халык оештырылган барлык ярышка да йөри алмый. Шуңа күрә, журналистлар әлеге чаралардан язмалар әзерли, фотограф сурәтләр ясый, видеограф камерага төшерә, туры эфирлар оештыра. Шулай итеп, күрмәгән, белмәгән кеше дә, узган ярыш турында белә ала. Бүгенге язмада без нәкъ шушы ике аспект турында сөйләшербез. Көрәшчеләр, журналистлар һәм белгечләр, көрәшнең медиа яктан яктыртылуы, туры эфирлар алып бару һәм социаль челтәрләрдә көрәшнең популярлыгына карата үз фикерләрен белдерделәр.

Азат Габдрәшитов (көрәшче):
- Блог алып баруга ничек килдегез?

- Блог алып бару дип әйтү бик үк дөрес булмас инде. Чөнки мин бик актив алып бармыйм аны. 2025 елның Сабан туеннан соң бик күп кеше язылды. Шуннан соң башланып китте. Күңел кушканча, тәмләп кенә, үземнең тормышымның кайбер яклары белән бүлешә башладым. Гадәттә, тренировкаларымнан видеолар куям, чит илләрдә ярышларда йөргәннәремне күрсәтәм. Өч мең генә язылучым булса да, миңа бик күп хат язалар, һәрберсенә җавап бирергә тырышам. Мондый аралашуны бик унай кабул итәм. 

- Җанатарлар ярышларны гына түгел, спортчының шәхси тормышын дә белергә тели. Ярышлар һәм аларга әзерлек вакытында тынычлык белән медиа яктан танылу арасындагы балансны ничек табасыз?
-  Көрәш Олимпия уеннарына кергән спорт төрләре кебек популяр түгел. Шуңа күрә, очраткан һәр кеше минем таный дип әйтеп булмый. Көрәш белән кызыксынучылар да адым саен очрамый. Вакыт-вакыт кешеләрнең танып, күрешеп китүе миңа комачау итми, киресенчә, мин рәхәтләнеп аралашам.

- Көрәшче буларак сезгә ярышларны туры эфирда күрсәтүләре һәм алар турында социаль челтәрләрдә ешрак язулары ни дәрәҗәдә мөһим?
- Көрәш ярышларының туры эфирда күрсәтелүе, социаль челтәрләрдә яктыртылуы, әлбәттә, көрәшнең популярлашуына бик зур йогынты ясый. Мин моңа сөенәм генә. Хәзер көрәш түгәрәкләренә балаларны бик авырлык белән генә җыялар бит. Көрәш – ул татарның йөзек кашы. Ул онытылырга тиеш түгел. Яшь буын мәһабәт гәүдәле көрәш батырларын, аларның тир түгеп, зур җиңүләр яулаганын ешрак күрә икән, ул, һичшиксез, шундый булырга омтылачак.

Булат Мусин (көрәшче): 
- Медиа популярлык спортчыларга бераз финанс ярдәм итәме? Әллә бу күбрәк имидж ягына юнәлтелгәнме?

- Минем очракта, әйе, финанс ярдәм булды.  Имидж ягын да карамыйча булмый хәзерге вакытта.

- Мөһим ярышлар алдыннан яки ярышлардан соң комментарийлар, язмалар укыйсызмы?
- Үземнең кереп караган юк. Иптәшләр әйткәч кереп карыйм инде. Берәр кызык әйбер язып куялар бит кайвакыт.

- Хәзерге көрәшче өчен социаль челтәрләрдә популяр булу ни дәрәҗәдә мөһим?
- Бу көрәшченең үзеннән тора. Әгәр дә кеше кирәк дип саный икән ул үзенең блогын алып бара инде.

Лилия Йосыпова (“Ирек мәйданы” газетасы журналисты):
- Ярышларның социаль челтәрләрдә яктыртылуы һәм медиа өлкәгә басым ясау, көрәштә яңа медиа йөзләр тудырамы? Яшьләр хәзер кемнәрне күбрәк белә?

- Интернет челтәрләрдән, телеэкраннардан кайсы җырчыларны ешрак күрсәтәләр, шулар күбрәк популярлаша. Халык та, телиме-юкмы, шуларны күзәтә. Кемнәрдер күләгәдә кала. Көрәштә дә кайчак шулайрак күрәм: кайбер лидерларга игътибар күп бирелә шикелле. Үземә талантлы, әмма медиада сирәгрәк күренгән көрәшче, тренерлар белән эшләү күпкә ошый, чөнки аларны яңа яктан ачам. Сораштырулар үткәргәндә дә лидер командалар белән бергә рейтингта урта яки түбәнрәк баскычларда барганнарын да алырга тырышам. Көрәшче балалар белән эшләргә бик яратам. Хәзер күбесе белән уртак тел таптык. Мисал өчен, Мәүлит (Кукмара), Рамзан (Әлмәт), Имран (БР, Миякә), Рамазан (Түбән Кама), Аяз, Самир (Арча) һәм башка бик күп балалар, үсмерләр яхшы танышларыма әйләнеп бетте. Җирәбәгә тәкә, скутер отуларын, көрәшеп җыйган акчалары белән диңгезгә баруларын һәм башка хәбәрләрен бик теләп язам. Алар белән көрәш турында фикерләр алышабыз. 
Яшьләр бүгенге көн чемпионнарының күбесен яхшы белә, дип уйлыйм. Олылардан, мәсәлән, элегрәк Раил Нургалиев, Булат Мусиннар, хәзер Азат Габдрәшитовлар күп бирелә кебек сизелә миңа. Әлбәттә, алар моны үзләре тәкъдим итмидер. Көрәшчеләрнең социаль челтәрләреннән төрле каналларны алып баручылар алып куядыр. Әмма медиада аз күренгән көрәшчеләребез дә халыкка бик тансык, дип уйлыйм. Үземә дә шулай. Мисал өчен, 7 яшьлек көрәшче Имран Зәйнетдиновның җиңеп чыгып сальто ясаган мәлен видеога төшергән идем, интернетта күп позитив реакцияләр җыелды.

- Гомумән алганда, көрәшне медиа киңлектә яктыртучы иң популяр кеше кем?
- Радик Сабиров көрәш буенча төрле каналларны актив алып бара. Әмма соңгы вакытта ярышларда сирәгрәк күренә. Әлбәттә, вакыт ягы да кысадыр. Радик язмаларыбызны көрәш сөюче тамашачыга җиткерә. Ул яктан да рәхмәт! Үземне: “Мин популяр”, — дип утыра алмыйм. Көрәшчеләр белән әңгәмәләр эшләүне 8-9 ел элек башлап җибәрдем. Соңгы елларда ел дәвамында бөтен диярлек рәсми ярышларда булып чыктым. Язар өчен дип түгел, ә көрәш карар өчен барам. Әмма “язмыйм” дигәндә дә ике, кайчак хәтта өчәр материал әзерлим. “Язмаларыңны укып барабыз”, — диюче үземнең аудиториям булды. Йөреп язганда, кешеләр белән аралашканда гына җанлы материал туа. Көрәш ярышларын репортаж, хәбәр формасында биреп кенә түгел, анализлап язучы, көрәш дөньясының уңышлары белән бергә проблемаларын да җиткерүче журналистлар күбрәк булса, үзем бик теләп укыр идем. Аерым көрәшне генә язып утыра торган журналистлар юк. Аның тирәсендә йөргән һәр журналист, һәр блогерның башка үз эш урыннары бар. Көрәш язып кына, матди яктан әйтүем, яшәү мөмкин түгел. Көрәштә берәр ныклы матбугат үзәге булдырылсын иде, дип тә телим. Алайса кайчак зур ярышларны да белми калабыз.

Рүзәл Әхмәдиев (“Батырлар” тапшыруының алып баручысы): 
- ТНВда чыга торган “Батырлар” тапшыруының әһәмияте нинди? 

- ТНВ телеканалында инде күп еллар дәвамында "Батырлар" тапшыруы чыга. Бу актуаль яңалыклар, бәхәсле темалар, шул ук батырларны дөньяга таныту мәйданчыгы. Тел мәсьәләләрен, гореф-гадәтләребезне яктырткан төсле, көрәш тә, милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше буларак, халыкка җиткерелергә тиеш.

- Телевидение - ул массакүләм игътибар үзәге. Ниндидер тапшыру җитештерү өчен акча кирәк, ә бирелгән акча зур рейтинглар белән акланырга тиеш. Көрәш тапшыруларының күләме  азаю, асылда, «бу спорт безгә кирәкле массакүләм аудиторияне җыймый» дигән карарга этәрә. Дөресме бу?
- Бөтен тапшырулар да рейтинглар белән бәяләнергә тиеш түгел дип саныйм мин, гәрчә соңгы арада шундый шаукым күзәтелсә дә. Аннан, ул рейтингларны берәрсенең тикшергәнен ишеткән булмады, чөнки ул тапшыру булырга тиеш. "Быел рейтинглар аз булды, икенче елга ябарга кирәк" дигән сорау күтәрелми бит, чөнки тапшыру булырга тиеш һәм бетте. Акча мәсьәләсе бик кызыксындыра икән, "Батырлар"ның бюджеты зур түгел аның, шул "милләт өчен" дип эшләнгән 90 процент эшебез рәтенә керә инде ул. Дөресрәге, ул бюджет кайчандыр яхшы булган, тик аның инде дистә еллар буе каралмавы аны бик саектырды дип уйлыйбыз. Инфляция зур бит. Тапшыруның сыйфатын саклау да, елдан ел кыенлаша. Алга китешләр дә бар: хәзер тапшыру айга ике тапкыр эфирга чыгачак, моңа хәтле бер генә чыга иде. ТНВ каналы җитәкчелеге белән "Батырлар"ны отышлырак вакытка күчерү турында да сүз алып барылачак. Халкыбызның милли көрәшкә кызыксынуы зур. БРИКС ярышларының туры трансляциясе вакытында без моны ачык аңладык. Киләчәктә әлеге тапшыру сыйфат ягыннан үсеп, интернет форматларына да яраклаштырылып эшләнәчәк дигән өметтә яшибез.

Нияз Галиев ( "kukmorlive" каналы, туры эфирлар оештыручы):
- Көрәштә туры эфирлар саны аз булуына ничек карыйсыз?

- Без төрле туры эфирлар төшерәбез. Футбол һәм хоккей, көрәшкә караганда күпкә алда бара әлеге сорауда. Без шушы спорт төрләрендә кулланыла торган алымнарны көрәшкә кертә алсак, яңа дәрәҗәгә чыгар иде ул. Балалар да күбрәк карый башлар иде. Татарстанда уза торган көрәш ярышларын бик аз яктырталар. Мәсәлән, ай буена ун хоккей ярышы булса, аның сигезендә туры эфир бар. Ә көрәштә, ун ярышның берсендә генә булырга мөмкин. 

- Бәлки туры эфир ясаучы техник команда юктыр?
- Техник команда юк дип әйтмәс идем. Безнең команданы гына алсак та, без төрле яклап яктырта алабыз әлеге ярышларны. Шул ук фото һәм видео мәсьәләсен хәл итә алабыз, безнең үзебезнең комментаторыбыз да бар. Проблема теләккә килеп төртеләдер, бәлки. Ә бәлки туры эфирлар оештыра торган техник командалар булуын белеп тә бетермиләрдер. Башка спорт төрләрендә туры эфирлар инде күптәннән модага кереп китте. 
Туры эфирлар булса, гади авыл малае да көрәш ярышларын карый алыр иде. Шул ярышларны карап, көрәш белән шөгыльләнү теләге туар иде. Ә болай көрәш карар өчен дип ул авылдан килә алмый шул инде.

- Соңгы тапкыр нинди көрәш ярышында туры эфир алып бардыгыз?
- Күптән түгел генә Әлмәттә көрәш буенча турнир узды. Безне шунда чакырдылар. Команда белән барып шунда эшләп кайттык. Ярышларны хөкемдарга махсус камера беркетеп төшердек. Бу көрәш өчен яңа тәҗрибә. Хоккейда инде бу күптәннән бар һәм андый төр видеоны күп кеше карый. Ни өчен? Чөнки хөкемдар спортчылар белән бер метр ераклыкта һәм барлык хис-кичерешләрне сизеп була...

Илнар Камаев

Фото: https://vk.ru/kukmorlive

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading