16+

Пляжга сузылып яткан гына идем, Айрат Гыйлаев бите ачылды...

Җәй дә башланып китте, дуслар! Һава торышы шәп: кояшлы, кыздыра. Өйдә эш бетмәс дип, дуслар белән төялешеп табигатькә чыгып киттек әле. Кызлар кызынырга барганда үзе белән я мәхәббәт романнары, яки мода журналлары ала.

Җәй дә башланып китте, дуслар! Һава торышы шәп: кояшлы, кыздыра. Өйдә эш бетмәс дип, дуслар белән төялешеп табигатькә чыгып киттек әле. Кызлар кызынырга барганда үзе белән я мәхәббәт романнары, яки мода журналлары ала.

Ә мин... Былтыр дөнья күргән "Татарстан чемпионнары"  китабын кыстырып киттем. Юлда барганда, көрәш темасын кузгаттык. Башка сөйләр, чәйнәр тема юк ич инде хәзер... (яратып әйтәм инде). Сүз ара сүз китеп, Айрат  Гыйлаевны сагынып сөйләп алдык. Гыйлаев исеме чыккач, көрәштән ераграк булган кызларым да җанланып китте. Ничә яшь аңа, дип тә кызыксындылар (1975 елгы икәнен әйтсәк ярыйдыр инде? - Л.Й.) "Чемпион!" , "Легенда!" дип мактый башладылар. Килдек, бераз тамак ялгадык та сузылып яттык. "Татарстан чемпионнары" китабын кулга алдым. 192 битле ул. Ачтым... Һәм... Әле 10 минут элек кенә без кызып сөйләгән Айрат Гыйлаев бите килеп чыкмасынмы... Бер карасаң, китапның һәр бите саен диярлек чемпионнар турында язылган анда. Ә нәкъ менә Айрат Гыйлаев бите ачылды. Юк кына очраклылык кебек, шулай да кызык булып куйды. Легендар көрәшчебез очкылык тотмадымы икән. Айрат Гыйлаев - бөтенебез сокланырлык, гел сагынып сөйләгән көрәшче! Китапта да: "Көрәшче булсаң, Гыйлаев кебек булырга кирәк", - дип юкка гына язылмаган инде. 10 тапкыр Татарстан, 10 тапкыр Россия чемпионы, 12 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе ул! Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы! Социаль челтәрләрдә сирәк булса да хәбәрләшеп алабыз. Гади, рәхәт, ихлас кеше Айрат абый! Бер күрешеп, соңгы яңалыклары турында әңгәмә дә эшләрбез әле, Алла боерса. Кызларның мактауларын да җиткердем үзенә. Рәхмәт әйтте. 
-Айрат Гыйлаев - чын легенда! 90, 100 кг авырлыкта көрәшеп, авыр үлчәүдәгеләрне чыгып ота иде! - ди Әлмәт районы буенча көрәш тренеры Руслан Нургалиев. Монда да күп итеп комментарийлар калдырыгыз. Легендага тапшырачакбыз!

Лилия Йосыпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading