16+

Праганы алдык, Братиславаны – юк

«Ак Барс» Европадан дүрт очко белән кайтты. Беренче уенда «Слован»га буллитлар буенча җиңелсә, «Лев» белән очрашуда өстенлеккә иреште.

Праганы алдык, Братиславаны – юк

«Ак Барс» Европадан дүрт очко белән кайтты. Беренче уенда «Слован»га буллитлар буенча җиңелсә, «Лев» белән очрашуда өстенлеккә иреште.

КХЛда беренче генә сезон чыгыш ясаучы Словакиянең «Слован»ы чынлап торып кубок өчен көрәшмәкче - ул Көнбатыш конференциясендә беренче сигезлектә бара. Көнчыгышның лидеры булган «Ак Барс» Братислава командасын уенның төп өлешендә җиңә алмады. Өченче периодта казанлылар 2:1 исәбе белән җиңеп барсалар да, словакларның бәхәсле алкасын хөкемдарлар кергән дип санагач (моны ачыклау өчен аларга 15 минут видеокабатлауны карарга туры килде), исәп тигезләште. Өстәмә вакытта алка кертүче булмады, ә буллитларны исә словаклар яхшырак башкарды. Бу уенда казанлылардан Иммонен белән Морозов гол авторлары булды.
«Ак Барс»ның Прагада «Лев» командасы белән уенны буллитларга хәтле сузарга исәбе юк иде булса кирәк, якташларыбызның ике алкасына чехлар берничек тә җавап кайтара алмады.
Җанатарлар күптән инде Л.Дарзиньштан нәтиҗәле уен көтә, ни генә дисәң дә, ул легионер. Ә «Ак Барс» кебек топ-командаларда теләсә кем легионер була алмый, билгеле, аларның берсе дә үткәндәге күрсәткечләре исәбенә генә төп составта уйный да алмый. Көтелгән нәтиҗә булмагач, сезон башында килгән фин уенчысы Лахти да Казанда озак тоткарланмады. Прагада, ниһаять, Дарзиньш күптән көтелгән алканы кертү бәхетенә иреште - уенда исәпне нәкъ менә бу һөҗүмче ачып җибәрде. Икенче алка авторы - Пессонен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading