«Президент кубогы» – Тимерҗановта
Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов «ТР Президенты кубогы»на узган ралли-кросс буенча җиңү яулады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов «ТР Президенты кубогы»на узган ралли-кросс буенча җиңү яулады.
«Казань» ТРК хәбәр иткәнчә, «Биектау» автодромында узган ярышта җиңү өчен көрәш бик киеренке буласы квалификация заездлары вакытында ук билгеле булган. Д1-SuperCars дивизионында Тимур Тимерҗанов, башка автомобиль белән бәрелешүе аркасында, заездын тәмамлый алмаган. Спортчы соңыннан үзе сөйләгәнчә, акрын барган башка пилот кирәкле хәрәкәт юлын сайламаган. «Миңа, вакытны югалтмас өчен, аны әйләнеп узарга кирәк булды. Нәтиҗәдә, бәрелештек, машиналар да ватылды. Моның кебек нәрсәләр була инде», - дип аңлата ул аны.
Механиклар аның автомобилен финал заездларына кадәр төзәткән, һәм Тимур Тимерҗанов финалда беренче урынны алды. «Ике ел рәттән «Президент кубогы»на киләм, узган елны двигатель белән проблема булды, быел исә авария ясалды, - ди соңыннан җиңүче. - Соңгы минутка кадәр финалда катнашасыма ышанмадым, тик егетләр машинаны «ябыштырып» куйдылар» .
Икенче урынны Воронеждан Владислав Кузьмин алса, өченче урынның кемгә тәтеячәге озак билгеле булмаган. Өченче булып хәрәкәт иткән Валентин Коршуновны Рөстәм Миңнеханов эзәрлекләп барган. Коршунов күпме генә тырышмасын, Миңнеханов аны, узып, артта калдырган һәм финишка өченче булып килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар