16+

Һәр көнне өч алтын!

Олимпиадада Россиягә дә уңыш елмая башлады. Рәсми булмаган командалар ярышында Россия 6-7 август көннәрендә 6 алтын медаль яулап бишенче урынга кадәр күтәрелде. Медальләр саны буенча Бөекбритания командасын куып җитеп, без өченче урында.

Һәр көнне өч алтын!

Олимпиадада Россиягә дә уңыш елмая башлады. Рәсми булмаган командалар ярышында Россия 6-7 август көннәрендә 6 алтын медаль яулап бишенче урынга кадәр күтәрелде. Медальләр саны буенча Бөекбритания командасын куып җитеп, без өченче урында.

Һәр медаль зур көч куеп, тир түгеп алынса да, без - җанатарлар нигәдер гел алтыннарны гына көтәбез. Ниһаять, җанатарларның теләкләре дә тормышка аша башлады. 18 көмеш, 20 бронза медаль белән бергә 10 алтыныбыз бар хәзер.
6 август көнне грек-рим көрәшендә Алан Хугаев, гимнастикада милләттәшебез Алия Мостафина һәм җиңел атлетикада якташыбыз Юлия Зарипова алтын медаль яулады. 7 август көнне синхрон йөзүдә Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина, суга сикерүдә Илья Захаров, биеклеккә сикерүдә Иван Ухов беренче булды.
Әйтеп үткән ике көн эчендә Денис Аблязин спорт гимнастикасында, Рөстәм Тотров грек-рим көрәшендә көмеш медаль яуладылар. Заур Курамагомедов грек-рим көрәшендә, Евгения Колодко шар ыргытуда, Руслан Албегов авыр атлетикада өченче булды. Елена Исинбаева таяк ярдәмендә сикерүдә пьедесталның соңгы баскычына гына эләгүен күпләр уңышсызлык дип бәяләсәләр дә, Елена имгәнгәннән соң тернәкләнеп тә җитмичә медаль алуына шат. Алдагы көнне алтын алып, икенче көнне ирекле программада Алия Мостафинаның бронзага ия булуы да зур уңыш. Үзләре өчен җан атарга мөмкинлек биреп, безне шатландыра алган милләттәшләребезгә аеруча зур рәхмәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading