16+

Районнар көллиятләре арасындагы ярышта кайсы командалар җиңде?

13-14 декабрь көннәрендә Мамадышка республика районнарының төрле һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар җыелды.

Районнар көллиятләре арасындагы ярышта кайсы командалар җиңде?

13-14 декабрь көннәрендә Мамадышка республика районнарының төрле һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар җыелды.

Көллиятләр, техникумнарда укучылар арасында көрәш ярышы булып узды. Төрле дип... Барлыгы республика буйлап 7 уку йортыннан гына командалар җыелган икән. Исемлек зур булмагач, санап та үтик әле: Мамадыш политехник көллияте, Кукмара аграр көллияте, Апас аграр көллияте, Арча педагогика көллияте, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Балык Бистәсе агротехник техникумы, Сарман аграр көллияте. 41 студент-көрәшче көч сынашкан. Җиңүче командалар түбәндәгеләр:
I - Мамадыш политехник көллияте
II - Арча педагогика көллияте
III урын - Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы.
Җиңүче командаларны, гомумән, барлык катнашучыларны котлыйбыз! Укуыгызда уңышлар телибез! Студент еллары күңелле, истәлекле, файдалы узсын. Бүләкләргә килгәндә, командаларга - кубоклар, җиңүче егетләргә грамота һәм медальләр тапшырылган.  "Һәм... Мәңгелек дан!" - дип елмаеп өстәп куйды чемпионнар. Дан бик яхшы инде ул! Бигрәк тә мәңгелек булганда. Әмма әлеге очракта: "Тагын башка берәр нәрсә юктыр бит?" - дигән соравыма студентлар тарафыннан күчерелмә мәгънәдә, матур итеп төреп бирелгән җавап иде бу. 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading