16+

Мексика егетләре Россия җыелмасын елатты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Конфедерацияләр Кубогында «А» төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: 28 июнь көнне «Казан Арена» стадионы Португалия футболчыларын каршы алачак. Безнекеләр исә шимбә көнне Мексикалыларга 1:2 исәбе белән оттырды. Әлеге командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак.

Мексика егетләре Россия җыелмасын елатты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Конфедерацияләр Кубогында «А» төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: 28 июнь көнне «Казан Арена» стадионы Португалия футболчыларын каршы алачак. Безнекеләр исә шимбә көнне Мексикалыларга 1:2 исәбе белән оттырды. Әлеге командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак.

Беренче минутлардан Россия җыелмасы һөҗүмгә кереште. Уен агрессив, зур көндәшлек белән башланды. Җиңүне берсе дә бирәсе килми шул.
Безнекеләр һөҗүм итсәләр дә, Португалия белән узган уеннан бер дә ерак китмәделәр кебек. Көндәшнең капкасына барып җитсәләр дә, туп капка эченә кереп утырмый, кыек китә иде. "Тагын капкага эләктерә алмаслар, тагын җиңелербез инде" дип күңелне шом баса. Эчтән генә "кәкре аяклар" дип сүгенеп тә куясың. Аеруча да Жирковка ачу килде. Шундый мөмкинлекне кулдан, дөресрәге аягыннан ычкындырды бит. Икенче таймда бөтенләй, команданың канатын сындырып, уеннан ук алып аттылар үзен. Безнекеләр кыек аткан саен мексикаларның бөдрә чәчле капкачыларының (Гильермо Очоа) йөзендә елмаю балкый. Ул да эчтән генә "кәкре аяклар" дип көлә сыман.
Россия җыелмасының капкага җитәрәк ике тапкыр егылулары да җанатарларга ошамады. Беренчесен хөкемдар колак аша гына уздырды. Икенчесен исә зал күтәрелеп видеодан кире тикшертте. Чыннан да Мексика уенчысы безекен эткән булып чыкты. Ләкин хөкемдар моны "штраф" салырлык хокук бозу дип санамады. Уен дәвам итте.
Безнекеләр 25нче минутта көндәш капкасына туп кертергә иреште. Гол авторы - Александр Самедов. Ләкин бу голга озак сөенә алмадык, биш минуттан Мексикалылар җавап кайтарды. Икенче гол да Россия капкасына керде. Монысын, безнең бәхеткә, "офсайд" дип игълан иттеләр. Димәк, әле җиңүгә мөмкинлек бар, бары сыгылмаска гына кирәк. Мексикаларны үз капкаларына керткән гол - ачуларын кабартса, тагын да көчлерәк уйнарга этәрсә, безнекеләр төшенкелеккә биреште. Инде чираттагы, Игорь Акинфеев белән Виктор Васин туктата алмаган чираттагы мәгънәсез голдан соң, бөтенләй таралды команда.
Икенче таймда Россия җыелмасына "сары карточка"лар яуды гына. Кудряшов, Васин "саргайды". Чыннан да бик дорфа уйнадылар.
Россия-Португалия матчы җанатарларда "ә, бәлки!" дигән өмет чаткысы уяткан иде. Бүген алар ил җыелмасы өчен җан атарга килгән иде. Бәйрәмгә әзерләнгән кебек Россия флагы төсләренә ыспай гына киенгән алар. Ләкин матчтан соң алкышлар ишетелмәде. Уен бетүгә халык бердәм булып урыннан купты да китеп барды. Берән-сәрән калган җанатарлар гына "Россия" дип кычкырган булды. Ләкин гомуми рухны бу инде үзгәртә алмады.
Спортчыларның дә кәефе кырылган иде. Һөҗүмче Фёдор Смолов стадионда ук күз яшьләрен тыя алмады. Җанатарларга рәхмәтен белдерде.
-Уен Португалияләр кебек артык авыр булмады. Башта бик җайлы барды. Кулдан ычкындырган мөмкинлекләр күп иде. Һөкемдар безнең бер «пенальти»ны санамады. Мин капкага тибәргә җыеганда берсе этеп екты, - ди Смолов.
Иң авыр хәлдә Акинфеев калды. Журналистларның хәзер сезне тагын "чәйнәрләр" инде дигән сүзләренә:
-Миңа хәзер асылыныргамы инде? - дип җавап бирде.
Россия капкасына иң матур гол керткән кеше, Ирвинг Лосано, бу уенда иң яхшы футболчы дип билгеләнде.
-Россия көчле команда, көчле көндәш булып чыкты. Алар бик кырыс уйный. Мин башта тупның еракка барамы-юкмы икәнен карадым. Аның белән капкага кадәр барып җитеп була икәнен аңлагач, артыннан чаптым, - дип сөйләде ул матчтан соң.
Матчтан соң иң тыныч кеше булып Россия җыелмасы тренеры Станислав Черчесов күренде. Әйтерсең, ул җиңелүләренә гаҗәпләнмәгән дә. Журналистлар исә инде Черчесовны "отставка"га җибәрергә әзер иде. Бер кыюы хәтта, "мондый уеннан соң китәсездер инде» дип тә сорады. Моңа тренерның җавабы кыска булды.
-Мин бик рәхәтләнеп эшләдем, эшлим һәм эшлиячәкмен. Хәзер уенга нәтиҗәләр ясарга кирәк. Безнең 75 процент футболчы мондый турнирда катнашканы юк әле. Мин уен белән дә, футболчыларым белән дә канәгать. Спорт - спорт инде ул, тормыш дәвам итә, - ди тренер.
Мексика тренеры Хуан Карлос Осорио бүген лаеклы көндәшләр белән уйнадык, ди.
-Бу авыр уен булды. Россиянең һөҗәме көчле. Аеруча да 9, 17, 18 номерлы уенчылары. (Федор Смолов, Александр Головин, Юрий Жирков). Россияләрнең артка юлы юк иде. Максатлары - бары тик җиңү. Без исә нинди көндәш булуга карамастан, яхшы уйнарга тиеш киәнебезне дәлилләдек. Мин 1:3 булыр дип көткән идем, - диде Хуан Карлос Осорио.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading