16+

Сочига бездән унбер спортчы барачак

Сочида 17 көннән башланачак кышкы Олимпиадада катнашачак Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә 11 татарстанлы кертелгән, аларның 8е - Казан спортчысы: Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Илья Никулин (хоккей), Нияз Нәбиев һәм Денис Исайкин (двоеборье), Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова (чаңгы спорты) һәм Артем Глебов (фристайл).

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев әйтүенчә, тәгаенләнгән исемлек 25 гыйнварда гына расланачак. Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин спортчыларга зур җиңүләр, ә Олимпиаданы оештыручылар һәм уздыручыларга уңышлар теләде. Без дә алар өчен борчылып торабыз, чөнки ни дәрәҗәдә мәшәкатьле һәм җаваплы эш икәнен Универсиадада үз җилкәбездә тойдык, диде шәһәр башлыгы. «Олимпиада ул - ел вакыйгасы. Барысы да ниятләнгәнчә барып чыксын иде. Ул илнең уртак уңышы булачак», - дип, аның әһәмиятенә басым ясады мэр.
И.Метшин сүзләренчә, Олимпиада вакытында Казан делегациясе Сочига барачак, Уеннарның ачылыш һәм ябылыш тантаналарын тамаша кылачак. «Дөресен әйтик, без профессиональ кызыксыну белән барабыз, чөнки дөнья бер урында таптанмый, андый теләсә нинди яңа тантана - яңа фишка. Безнең үзебездә 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачасыбыз бар, ә вакыт бик тиз килеп җитә, шулай булгач, ярышларны, Уеннар оештырылышын дикъкать белән карап, коллегаларыбыздан өйрәнәчәкбез», - диде ул.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, 29 гыйнварда Казанда илнең хоккей буенча җыелма командасы әзерлек эшләренә керешә. Бу хакта команда капитаны Павел Дацюк белән сөйләшү булды, хәзер ул Детройтта, хоккейчыларыбыз бары тик җиңүгә генә омтыла, дип белдерде И.Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading