16+

Тарихи биналарны тапшыру вакыты – июнь

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, Казанда 64 тарихи бина төзекләндерелә.

Тарихи биналарны тапшыру вакыты – июнь

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, Казанда 64 тарихи бина төзекләндерелә.

Гомумән караганда, Казан җирлегендә дәүләт саклавындагы 552 тарихи-архитектура һәйкәле исәпләнә. Шуларның 119ы - федераль, 369ы - республика, 64е җирле әһәмияткә ия биналар һәм корылмалар. Казан мэры Илсур Метшин үткән җомгада тарихи биналарны төзекләндерү эшләренең барышын тикшереп чыкты.
Курманаев лавкасы һәм «Казанское подворье» биналарының диварлары монолит сыйфатта ныгытылган, төзекләндерү дәвам итә. Кызганыч, «Себер номерлары» («Сибирские номера») кунакханәсе белән Потехин йорты тулысынча җимерелгән. Фоторәсемнәргә һәм документларга нигезләнелеп, «Себер номерлары» кунакханәсе кабаттан торгызылды. Тарихи бина саналучы Потехин йортын төзекләндермичә җимерелүенә юл куйган милекчегә карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге корылма хәзер «Девон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә тапшырылды. Яңа инвестор төзекләндерү эшләренә җиң сызганып керешкән. Чернышевский урамындагы 27, 27а, 28, 30 санлы биналарны төзекләндерү һәм үзгәрешләр кертеп торгызу эшләре дә график кысаларында бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Казан үзәгендәге тарихи биналарны колачлы төзекләндерү 2011 елдан башланганлыгын искәртте мэр Илсур Метшин. «Вир», «Люкс-мастер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре бу эштә үрнәк күрсәтәләр. Шәһәр башлыгы Бауман урамындагы «Казан» кунакханәсенә аерым игътибар бирде.
- «Казан» кунакханәсе - Казанның йөзен билгеләүче биналарның берсе. Дивар июнь аена эшләнеп беткән булсын, - диде Илсур Метшин. Сүз куешу акчадан кадерлерәк дип, мэр башка инвесторларны да тарихи биналарның диварларын төзекләндерүне 1 июньгә тулысынча тәмамларга чакырды. Инвесторлар, үз чиратларында, өлгерергә вәгъдә бирделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading