26 февраль 2013 яңалыклары
-
26 февраль 2013 - 07:41ҖАВАП-29 август. 1984 ел. «Татарстан яшьләре» редакциясе. Яшь иҗатчылар берләшмәсенең чираттагы утырышы. Монысында, кунак булып, түрдә Нурихан ага Фәттах утыра. Гадәтләнгәнемчә, бу юлы да очрашу барышын битләре коелам-коелам дип торган бер сары блокнотка саран җөмләләр белән теркәп куйганмын. Инде анда сөйләнгәннәрнең күбесе хәтердә калмаган. Шуңа күрә, кәгазьгә теркәлгәннәргә ышанып, Нурихан...
-
26 февраль 2013 - 07:38Берьюлы ике куянны тотабыз: СОЛДАТ та, СТУДЕНТ та без!Мәктәптә генә түгел, студент вакытта да егетләр военкомат ишеген еш шакый. Югары уку йортларының күбесендә көчле затлар уку вакытында армиядән азат ителә. Бер карасаң, рәхәт инде. Үз көеңә укыйсың, армия турында кайгыртмасаң да була. Тик, икенче яктан, курс барган саен, армиянең җиткәнен көтәсең. Армияне дә, укуны да берләштереп буламы соң?
-
26 февраль 2013 - 07:36Безне ай саен счетчиклар тикшерү мәшәкатеннән коткараларАй уртасы җитте исә, хисап приборлары күрсәткечләрен язып алырга ашыгабыз. Дәүләт, һәр фатирга кулланылган газ, электр энергиясе, салкын, кайнар, хәтта краннан килә торган чиста суны исәпли торган приборлар куйдырып, һәммәбезне тәртипкә салды.
-
26 февраль 2013 - 07:34Энергия ресурсларын куллану арта, ә җитештерү кимиЭнергетика кулланучы булганда гына яши, кулланучы юк икән, аның кирәге калмый, диюләре хак. Бүген яшәешебезне энергия ресурсларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Берничә сәгатькә ут сүнеп алганда, җылылык бирү туктатылып торганда үзебезне шулкадәр көчсез итеп сизәбез. Шунда гына тормышыбызның энергия ресурсларына никадәр бәйлелектә икәненең чын мәгънәсенә төшенә башлыйбыз.
-
26 февраль 2013 - 07:31Алучы да, бирүче дә гаепле«Бездә кеше шул кадәр көчсез ки, әлеге явызлыкның тамыр җәюен бернәрсә дә туктата алмый» - бу сүзләр Россиядәге төп бәлаләр исемлегенә кергән юллар яки юләрләр хакында түгел. Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең тәрбия эшләре буенча проректоры Рөстәм Фәрит улы Зарипов әлеге фикерен коррупциягә адреслады.
-
26 февраль 2013 - 07:29Башкалада 9 майга метроның тагын өч станциясе ачылачакКазан метрополитенының гамәлдәге 7 станциясеннән көн саен 90 мең кеше файдалана.
-
26 февраль 2013 - 07:27Тарихи биналарны тапшыру вакыты – июньБыелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, Казанда 64 тарихи бина төзекләндерелә.
-
26 февраль 2013 - 07:25Акмаган су өчен дә 150 сумҺәр айда фатирга түләү өчен исәп-хисап кәгазен алган саен, күпме халыкның кан басымы күтәрелә торгандыр.
-
26 февраль 2013 - 07:21Казан мәчесе Сарытауга киттеМилли хәзинә нәрсә ул? Халык авыз иҗаты җәүһәрләре, тарихи тамырларыбыз, телебез - болар барысы да шул төшенчә эченә керә, әлбәттә. Күптән түгел боларның барысын да берләштергән тагын бер «Милли хәзинә» барлыкка килде. Идел буе студентларының I Халык авыз иҗаты фестивале шушы яңгыравык исемне йөртә.
-
26 февраль 2013 - 07:17Шигъри слэмда көч сынаштыкАктивист Язгөл Сөләйманова һәм Гүзәл Низамова социаль челтәр аша татарча шигъри слэм уздырачаклары турында хәбәр таратканнар иде. Әлеге чараны мин дә күреп кайттым.
-
26 февраль 2013 - 07:16Олы артистны зурладыларЮбилей кичәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы, ягъни өлкән Мәйсәрәне ике яшь Булат сәхнә түренә озата чыкты. Юбилярга мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина Президентның Рәхмәтен ирештерде.
-
26 февраль 2013 - 07:13Күңелендә моң йөрткән җанРеспубликабыз тормышында соңгы көннәрдә шаулап үткән сәнгать бәйрәмнәре милләтебезнең күңел төпкелендә йокымсырап яткан хатирәләрне яңартырга, татар халкының җанын һәм горурлык хисләрен уятуга зур этәргеч биргәндер дип уйлыйм. Мин бу очракта музыка сәнгате корифее, Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты олуг композиторыбыз Ренат...
-
26 февраль 2013 - 07:11Ак ромашкалар«Бәхетле хатын син!» Дусларымы, ә бәлки дошманнарыдыр, көнләшеп, шулай диләр. Бәхетле... Күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, ул шулайдыр да. Бәхетле шул Галия, бәхетле. Ныклы канаты, ышанычы - ире бар, ике улы инде аны күптән буйга узып киттеләр. Акыллы, тәүфыйклы булсыннар инде. Чынлап та бәхетле. Әле туып-үскән шәһәрендә аны дүрт күз белән көтеп...
-
26 февраль 2013 - 07:08Язгы ташуга әзерлек бараТиздән яз җитә, димәк, ташулар башлануга да күп калмый. Быел ул Казанда апрель башында көтелә икән. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов җиткерде.
-
26 февраль 2013 - 07:04«Динамо»чылар «Волга»ны җиңдеТуплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казан «Динамо»сы ульянлыларның «Волга» командасын җиңүгә иреште. Җиңү яулауда төп рольне Юрий Радюшинның хет-трикы уйнады. Шулай итеп, илнең вице-чемпионнары Ульяновскида узган уенда 7:3 исәбе белән җиңүгә иреште.