16+

Татар егете “Ак Барс”ның төп составындагы урын өчен көрәшә. Урын бирелерме?

Ни өчен нәтиҗә күрсәткән яшь һөҗүмчеләргә мөмкинлекне аз тапшыралар, көндәшлек нинди роль уйный һәм “үзебезнекеләр”нең команда өчен әһәмияте нидә — Радель Җамалетдинов мисалында нәкъ менә шул сорауларга җавап эзлибез.

Татар егете “Ак Барс”ның төп составындагы урын өчен көрәшә. Урын бирелерме?

Ни өчен нәтиҗә күрсәткән яшь һөҗүмчеләргә мөмкинлекне аз тапшыралар, көндәшлек нинди роль уйный һәм “үзебезнекеләр”нең команда өчен әһәмияте нидә — Радель Җамалетдинов мисалында нәкъ менә шул сорауларга җавап эзлибез.

“Ак Барс” системасындагы яшьләр һәрчак игътибар үзәгендә, әмма төп составка юл беркайчан да җиңел бирелми. Ике алка кертеп тә КХЛда ныгып кала алмаган, фарм-клубта исә даими уен практикасы булган, татар егете Радель Җамалетдинов – моның ачык дәлиле.

“Ак Барс” өчен ике гол – “Нефтяник”ка туры юл. 
Казанда яшь хоккейчылар артыннан һәрвакыт игътибар белән күзәтәләр. “Ак Барс” үз җанатарларын зур җиңүләргә өйрәтеп бетерде һәм һәр яңа составта команданың үз тәрбияләнүчеләре булырга тиеш дигән фикер беркайчан да онытылмый. Бу исәптән 20 яшьлек һөҗүмче Радель Җамалетдиновның тарихы бик кызыклы: ул инде “Ак Барс” өчен бу сезонда 2 алка кертте, әмма төп составта озакка тоткарлана алмады. Шуңа да карамастан, “Ак Барс”ның фарм-клубы саналган “Нефтяник”та аңа ышаналар. Анда аңа үз сәләтен күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Шушы урында сорау туа, әгәр Радель төп составта алкалар кертә икән, ни өчен аңа КХЛда ныгып китергә мөмкинлек бирмиләр, ни өчен аның юлы иң кызыклы урында өзелә? Бу сорау күп кенә җанатарларны узган сезоннан бирле борчып килә.

КХЛда керткән алкалар бердәнбер аргумент түгел
Яшь һөҗүмче өчен КХЛда ике алка кертү - җитди күрсәткеч. Әле бу ике алка сезон буена түгел, ә бирелгән кыска вакыт эчендә кертелгән. Димәк, Радеьлдә табигатьтән бирелгән сыйфат – алканы тоемлау, аны кертү мизгелен сизеп алу. Әмма заманча хоккейда мондый сыйфатлар булу гына аз, күпчелек тренерлар үз уеннарын башка аспектларга бәйләп төзи. Һөҗүмче аерым бер әңгәмәләрдә үзе турында мондыйрак фикерләр җиткерде: “Барысы да миннән тора. Әгәр мин яхшы уйнасам, КХЛга кайтачакмын, начар уйнасам, составка эләкмим. Барысы да җиңел һәм гади”.

“Ак Барс” дәрәҗәсендәге командаларда тренерлар һөҗүмчене алкалар саны буенча гына бәяләмиләр. Детальләргә игътибар бик мөһим: уенчы алкасыз ничек уйный, таләпләрне ничек үти, сменаларда ни дәрәҗәдә ышанычлы, көрәштә үзен ничек тота, басым астында югалып калмыймы... Бу бигрәк тә яшьләргә кагыла. Әлеге моментта каршылык туа: һөҗүмчегә нәтиҗә күрсәтер өчен вакыт кирәк. Ә вакыт аз булганда, теләсә нинди хата сизелә башлый, ә керткән алка сиңа мөнәсәбәтне үзгәртмәскә мөмкин.

Көндәшлек мәсьәләсе
Казанда төп составка узу өчен көндәшлек гадәттәгечә югары. Яшкин, Тодд, Барабанов, Семенов һәм башкалар, әлеге фамилияләр хоккей караган һәрбер кешедә соклану уята. Ләкин Радель әлегә алар белән урын өчен көрәшми. Аның төп көндәше булып Артур Бровкин тора. Әйе, составта уенчылар күп, сайлау мөмкинлеге зур, ә һәр звено конкрет бурычларга корыла. “Ак Барс”та бу бүленеш болайрак: беренче өч звено һөҗүм өчен дип, ә дүртенче звено көндәшләрнең лидерларын туктатып, аларның ачуларын чыгару һәм сакта игътибарлырак булу. Соңгы уеннарга килсәк, үз вазифасын тиешле дәрәҗәдә Никита Дыняк звеносы гына үти. Ә Җамалетдинов нәкъ менә шушы звенода чыга иде. Радель белән бер звенода уйнаган төп һөҗүмчеләрнең күрсәткечләре түбәндәге:
1) Никита Дыняк ( 45 уен, 14 очко (5+9), 148 көчле алым куллану)
2) Михаил Фисенко (42 уен, 12 очко (6+6), 98 көчле алым куллану)
3) Дмитрий Кателевский ( 47 уен, 10 очко (6+4), 117 көчле алым куланну)
КХЛ кысаларында әлеге өч фамилия инде танылган булып санала, аларны составтан алып ташлар өчен, саннардан күренгәнчә, кимендә 10 очко җыеп, 100дән артык көчле алым куланну ясарга кирәк. Җамалетдинов исә, әлегә алар белән тартыша алмаса да, Артур Бровкин белән көч сынаша ала. Мөһим бер момент булып бу ике уенчының яшь аермасы тора. Артур Радельдән 4 яшькә зуррак, ләкин аны да бит составтан алып ташлап булмый. 4 звенога куелган таләпне ул үти һәм әлеге звено кысаларында югалып калмый. Белгәнебезчә, “Ак Барс” командасының 4 звеносы көндәшләргә “силовой” яктан тәэсир итә, әлеге звенода уйныйсың икән, син инде автомат рәвештә көч кулланырга тиеш. Саннарга күз салсак, Артур Бровкин бу сезонда бозда якынча 10:51 минут вакыт уздырып, 8 очко(1+7) җыйган һәм 23 көчле алым ясаган. Һәр уенда бирелгән вакыт эчендә Артур якынча 2,18 силовой ясый. Радель исә бу сезонда бозда якынча 4:16 минут уздырып, 2 очко (2+0) җыеп, 10 көчле алым кулланган. Үзенә бирелгән вакыт эчендә һәр уенда Радель 2,4 силовой ясаган. Төп күрсәткеч итеп “силовой приемнарны” алсак, Радель өстенрәк күренә. Ләкин соңгы звенода уйнаучы хоккейчылар өчен булган башка күрсәткечләргә (отбор, перехват, блокированные броски кебек төшенчәләр) күз салсак, Бровкинның саннары яхшырак. Шуңа да карамастан, Радельгә бозда уйнау вакытын 4:16 минут урынына, 10:51 минут бирсәләр, күрсәткечләр нинди якка борылыр иде микәнен фаразлыйсы гына кала...

“Нефтяник” Җамалетдиновка ирек бирүче командамы?
Әйе, КХЛ дәрәҗәсендә уйнап киткән хоккейчыны ВХЛ яки МХЛга җибәрсәләр, күбесе моны начар кабул итәр иде. Ләкин Радельнең бу очракка үзенең җавабы бар: “Монда бернинди начарлык күрмим... Уен практикасы һәрвакыт кирәк дип саныйм” – ди ул. ВХЛда булган статистикага күз салсак, анда хәлләр яхшырак: 16 уен, 5 очко (3+2), 30 силовой прием, 4 блокированный бросок, 11% реализация.

Әлмәттә ышаныч ягыннан мөнәсәбәт яхшырак: уен вакыты күбрәк булгач, уенчы үзенең көчле сыйфатларын күрсәтә ала. Фарм-клубта яшь һөҗүмчебез үз өстенә уенны ешрак ала һәм нәтиҗәсе дә күренә.

Ни өчен составтагы "үзебезнекеләр" - Татарстан өчен мөһим?
“Минем өчен “Ак Барс” составында чемпион булу бик мактаулы булачак. Мин, татар һәм Казан хоккей мәктәбенең тәрбияләнүчесе буларак, үз командамның бер өлеше булуым белән бик горурланам. 2024/2025 елгы сезоннан соң, күп кешеләр мине урамда танып, килеп, минем белән татарча сөйләшә башладылар. Мин аралашуга һәрвакыт ачык, җанатарлар белән туган телдә аралашам” - диде ул бер интервьюсында. Дөрестән дә, Радель җанатарларга бик ачык, медиа ягынаннан да әңгәмләрдән курыкмый, рекламаларда төшеп, төрле проектларда катнаша (мәсәлән “ШаянТВның “Маршрутка” тапшыруында). Хәзерге вакытта спортчылар өчен бу бик мөһим аспект. Ә җанатарлар өчен составта команданың үз академиясеннән чыккан хоккейчылар булу – бермә-бер бәхет, әле ул тәрбияләнүче татар да булса, бу инде сөенеч. Кем әйтмешли, башың күккә тия! Казанлылар составында андый хоккейчылар рәтенә Тимур Билялов, Артем Галимов, Илья Сафонов, Дмитрий Кателевский, Артур Бровкин керә. 

Җанатарларга составта көчле уенчыларны гына түгел, ә үз тәрбияләнүчеләрен, системаны узган, биредә үскән һәм республика белән элемтәне бозда тоткан егетләрне күрү мөһим. Яшь тәрбияләнүче “Ак Барс" өчен үз алкасын кертсә, әлеге вакыйга команданың системасы эшли дигәнне аңлата.

Иң мөһиме - бер генә шанс түгел, ә дәвамлы серия!

Мондый хәлләрнең төп проблемасы шунда ки, уеннарын бәяләү өчен яшьләргә еш кына шанс түгел, ә кул бармаклары белән санарлык эпизодлар бирәләр. Берничә минутка чыктың, яхшы уйнадың – син молодец. Ялгышсаң – гафу ит, энем, сиңа юл ябык. Ә бит ышаныч болай гына төзелми. Күбрәк вакыт һәм ялгышу мөмкинлеге тапшырсаң, уенчыны бәяләү өчен тренерга да, уенчының үзенә дә уйнап китү өчен җиңелрәк булыр иде. Алга таба тренерлар нинди карарга килерләр, күз күрер. Безгә исә, “Ак Барс” өчен җан атып, яшь уенчыларның уңышларына сөенергә генә кала. 

“Ышанам мин ышанам,
Ышанудан туктамам.
Ышанучы - миллион,
Тик “Ак Барс” чемпион”.

Илнар Камаев:

Фото: КХЛ сайтыннан Илнар Тухбатов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading