Рузил Ганиев: - Бүгенге көрәшчегә карап, тышкы билгеләре буенча намуссызлыкны сизәргә мөмкинме? Яки, гомумән, визуаль яктан үзгәрешләр юкмы? - Хәзерге көндә ирекле сатуда шул ук протеин һәм креатиннар сатыла. Шул биоөстәмәләрне кулланып тренажеркага йөргәннәр бик күп. Намуссызлык ягыннан монда каршы бернәрсә дә юк, чөнки ул әйберләр ирекле сатуда бар һәм спортсменнар допинг тикшеренүләр үтеп тора. Мин көрәшкән вакытта да техникаң яисә көчең яңа дәрәҗәгә чыга, форма һәм мускулатура ягыннан да шәпләнеп китәсең икән, “бу ниндидер өстәмә әйберләр куллана”, диләр иде. Минем шәхсән үземнең йөземә килеп әйткәннәр дә булды, син шундый биоөстәмәләр кулланасың бит дип. Мин ант итәм, андый нәрсә кулланганым да, якын килгәнем дә булмады. Бу гаделсезлек дип кенә түгел, гомумән, мин үземнең сәламәтлегем һәм нәселем өчен дә борчыла идем. Ясалма һәрбер андый әйбер сәламәтлеккә зыян китерә инде ул.
- Өстәмә матдәләр куллану башка көрәшчеләргә карата гаделлек һәм намуслылык ягыннан дини принципларга каршы киләме? Мин мондый ысул белән авырлык җыюга каршы, әлбәттә. Намуслылык ягыннан да бу шәригать кагыйдәләрен боза. Минем элек грек-рим көрәшенә йөргән егетләр белән сөйләшкәнем бар һәм алар зур авырлыкта көрәшәсең икән, мондый ясалма әйберләр кулланмыйча, уңышка ирешеп булмый, диләр иде. Мин килешеп бетмим, Аллаһ Тәгалә биргән көч-куәтле кешеләр бар бит, аларга мондый биоөстәмәләр кирәк тә түгел.
Рамил Хисмәтуллин: - Сез ничек уйлыйсыз, соңгы дистә еллар эчендә идеаль көрәшче образы үзгәрдеме? Әзерлеккә килгәндә, иң мөһиме нәрсә: көчме, техникамы, әллә чыдамлыкмы? - Соңгы дистә ел дип алсак, миңа калса, үзгәрешләр юк. Физик көчен генә кулланып көрәшүчеләр күп. Көчле спортсменнар һәр спорт төрендә уңышка ирешә. Генетикадан күчеп, көчле кешеләр бар, үз тәннәре өстендә эшләп, авырлык җыйган спортсменнар бар. Техника, көч һәм чыдамлыкка килгәндә, бар көчле көрәшче, бар техникасы шәп, төпле булган көрәшче, шулай ук бик тиз һәм җитез көрәшчеләр бар. Монда кайсы яклап анализлаудан тора. Әмма шунсы билгеле, үз формасын һәрдаим яхшы дәрәҗәдә тоткан, акыллы һәм төпле алымнар куллана торган көрәшчене келәмдә алып ату бик авыр. Бары тик көч белән генә җиңү бик авыр дип уйлыйм.
- Сез көрәшә башлаган елларда көрәшченең табигый көч үсеше һәм тәннең ясалмалыгы арасында ниндидер аерма бар идеме? - Кайберәүләргә көч һәм авырлык генетикадан бирелә, шулай ук махсус үз тәннәрен "шөгыльләндереп", физик көчләрен үстергән көрәшчеләр бар. Әлбәттә, аермасы бар һәм ул сизелә. Бүгенге көндә табигый көчкә ия, үзләренең тәннәрен тимер күтәрмичә үстергән көрәшчеләргә мин абыйлы-энеле Сәлаховларны кертер идем. Киресенчә, үз тәннәре өстендә эшләп, авырлык җыйган көрәшчеләр дә бар. Хәмитов Эльдар, Азат Габдерәшитов шулар рәтендә. Алар чын "пахарьлар" менә. Көне-төне физик көчләрен арттыру өчен шөгыльләнәләр.
Рөстәм Зарипов: - Заманча көрәш, яңа технологияләргә, туклану һәм физик халәтне кайтару өчен махсус алымнарга ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Сез ничек уйлыйсыз, бу гадел көрәш принципларына һәм традицияләрнең борынгы традицияләргә ничек йогынты ясый? - Ярышларга әзерләнгәндә яңа алымнарга, туклану һәм физик халәтне кайтарганда яңа технологияләргә һәм биоөстәмәләр куллану, минемчә, болар барысы да профессиональ спортка карый. Һәрбер спорт төрендә мондый хәл күзәтелә, аерма бер генә, әлеге алымнарның бу спорт төренә килеп керү вакыты. Кемдер бу әйберләрне профессиональ яктан, кемдер интуитив яктан килеп куллана. Профессиональ кулланганнары югарырак дәрәҗәгә ирешә. Яңа алымнар, туклануга үзенчәлекле караш керткән үрнәк кеше итеп мин Арсен Венгер җитәкчелек иткән “Арсенал” командасын атар идем. Ул башлап җибәргән әлеге яңалыкны башка тренерлар да кабатлый башлый. Безнең милли көрәштә андый алымнарны куллану – ул көрәшебезне яңа үргә күтәрер иде дип саныйм. Икенче яктан, бу гореф-гадәтләргә каршы дип уйлыйм. Чөнки егерме-утыз ел үткән Сабантуйларда бөтен кеше чыгып көрәшә иде, спорт осталары булса да, алар шул берәү-икәү иде. Миңа калса, берничә елдан шушы гореф-гадәтләрне саклап калып, гаделлек принципларны туры килсен өчен, көрәш ярышларын икегә аерырга кирәк булыр. Профессиональ көрәшчеләр бер якта, ә үз теләкләрен белдереп көрәшүчеләр, үзешчәннәр бер якта.
Комментарийлар