16+

Тау башындагы скрипкачы: кем ул?

Тау башындагы скрипкачы. Ванесса Мэйны шулай дип атый башласалар, һич тә гаҗәпләнергә кирәкмәс. Дөньякүләм танылу алган скрипкачы-виртуоз, музыка уен коралы белән генә түгел, тау чаңгысы белән дә бик оста идарә итә белә икән бит. Әлеге спорт төре белән дүрт яшеннән шөгыльләнә башлаган кызга, ниһаять, соңлап булса да балачак хыялын тормышка...

Шушы көннәрдә генә Словениядә узган ярышларда квалификация нормативын тапшырып, ул Олимпия уеннарына юллама алды. Ванесса уеннарда Таиланд командасы данын яклаячак. Әмма зур сәхнәләрдән аермалы буларак, зур спортта ул Мэй фамилиясе белән түгел, әтисе йөрткән Ванакорн фамилиясе белән чыгыш ясаячак. Билгеле булганча, кызның әнисе - кытай, әтисе - тай милләтеннән. Ванесса, дүрт яшеннән бирле, әнисе белән Бөекбританиядә яши.
Бүгенге көндә тау чаңгысы осталарының 500 спортчыдан торган топ-рейтингында Таиланд вәкилләре юк. Спортчылары әлеге исемлеккә кермәгән илләр, Олимпиада кагыйдәләре нигезендә, әлеге спорт төре буенча берәр ир-ат һәм хатын-кыз спортчыны катнаштыра ала. Моның өчен спортчыларның квалификация нормаларын үтәве шарт.
«Кешеләр мине чаңгыда күреп бик гаҗәпләнә. Мин бит һәрвакыт үземне зур спортта сынап карау хыялы белән яшәдем. Олимпиадаларда катнашу теләге 14 яшемдә үк туган иде инде. Олимпия медале өчен көрәшә алам дигән иллюзия белән яшәмим. Олимпиадада катнаша алу үзе үк минем өчен зур бәхет булачак», - дип белдергән иде Ванесса элегрәк әңгәмәләрендә. Гигант слаломны буйсындыруы нинди нәтиҗә белән тәмамлануына карамастан, Ванессаның тау чаңгысы спортын популярлаштыруга зур өлеш кертүен инде хәзер үк чамалавы кыен түгел.Тау башындагы скрипкачы: кем ул?
wmj.ru
Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Тау башындагы скрипкачы. Ванесса Мэйны шулай дип атый башласалар, һич тә гаҗәпләнергә кирәкмәс. Дөньякүләм танылу алган скрипкачы-виртуоз, музыка уен коралы белән генә түгел, тау чаңгысы белән дә бик оста идарә итә белә икән бит. Әлеге спорт төре белән дүрт яшеннән шөгыльләнә башлаган кызга, ниһаять, соңлап булса да балачак хыялын тормышка ашыру өчен мөмкинлек туды. 35 яшьлек Ванесса Сочи Олимпиадасында тау чаңгысы спортының гигант слалом дисциплинасында чыгыш ясаячак. Музыкант кызның Олимпиадага 2010 елдан бирле планлы рәвештә әзерләнүе, бу вакыт эчендә берничә рәсми стартта катнашуы мәгълүм.
Шушы көннәрдә генә Словениядә узган ярышларда квалификация нормативын тапшырып, ул Олимпия уеннарына юллама алды. Ванесса уеннарда Таиланд командасы данын яклаячак. Әмма зур сәхнәләрдән аермалы буларак, зур спортта ул Мэй фамилиясе белән түгел, әтисе йөрткән Ванакорн фамилиясе белән чыгыш ясаячак. Билгеле булганча, кызның әнисе - кытай, әтисе - тай милләтеннән. Ванесса, дүрт яшеннән бирле, әнисе белән Бөекбританиядә яши.
Бүгенге көндә тау чаңгысы осталарының 500 спортчыдан торган топ-рейтингында Таиланд вәкилләре юк. Спортчылары әлеге исемлеккә кермәгән илләр, Олимпиада кагыйдәләре нигезендә, әлеге спорт төре буенча берәр ир-ат һәм хатын-кыз спортчыны катнаштыра ала. Моның өчен спортчыларның квалификация нормаларын үтәве шарт.
«Кешеләр мине чаңгыда күреп бик гаҗәпләнә. Мин бит һәрвакыт үземне зур спортта сынап карау хыялы белән яшәдем. Олимпиадаларда катнашу теләге 14 яшемдә үк туган иде инде. Олимпия медале өчен көрәшә алам дигән иллюзия белән яшәмим. Олимпиадада катнаша алу үзе үк минем өчен зур бәхет булачак», - дип белдергән иде Ванесса элегрәк әңгәмәләрендә. Гигант слаломны буйсындыруы нинди нәтиҗә белән тәмамлануына карамастан, Ванессаның тау чаңгысы спортын популярлаштыруга зур өлеш кертүен инде хәзер үк чамалавы кыен түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading