16+

“УНИКС” җиңү сериясен 25кә җиткерде!

Көтелгән реванш булды.

“УНИКС” җиңү сериясен 25кә җиткерде!

Көтелгән реванш булды.

Кичә Казан командасы үз паркетында Пермь өлкәсеннән килгән “Парма” командасын кабул итте. Әлеге уен Баскет-холлда февраль аендагы бердәнбер уен. Калганнарын “УНИКС” Казанда үткәрмиячәк. Очрашу 74:72 исәбе белән “УНИКС” файдасына тәмамланды. Традицион рәвештә уен алдыннан булган кызыклы моментларга тукталып алыйк. “ЦСКА” җанатарларыннан кала, башка бер команданың да күп җанатар җыеп килгәнен күргәнем юк иде. Ләкин кичә, “Парма” җанатарлары шаккаттырды. Шәһәрләр арасындагы ераклык (592 км) булуга карамастан, аскы секторларда да, өске секторларда да “Парма” командасы төсендәге форма кигән кешеләр күренде. Алар күренеп кенә калмыйча, уен барышында бик шәп ишетелде. Моның өчен аларга кул чабып була. Гимн вакытында да бер кызыклы хәл булды. “Парма” баскетболчылары гимнны бер-берсе белән кочаклашып тыңлады, ә “УНИКС” уенчыларының исә мондый традиция юк. Россия гимны уйнап бетергәч, протокол буенча Татарстан гимны уйнарга тиеш. Ә “Парма” уенчылары моның турында онытканнар ахрысы, алар кул чабып, әзерләнергә китергә җыендылар, ләкин тренерлары туктатып калды.  Пермь өлкәсе командасы уенга ыргылып торуын, очрашу башлангач та исбатлады. Партияләр турында тулырак язып китик.
Беренче партия 18:18 исәбе белән тәмамланды. Бу партия бөтен уенның агышын билгеләде дип әйтеп була. “Парма” уенчылары “без узган уенда юкка гына җиңдекме әллә сезне?” дигән кебек, уенның һәр компонентында өстенрәк булырга тырыштылар. Баскетболда бик мөһим күрсәткеч булып подборлар тора, аларны 1гә күбрәк кунаклар командасы алды (40 каршы 41). “Парма”ның баш тренеры Евгений Пашутин: “Мондый таза һәм озын баскетболчылар җыелган команданы подборлар буенча җиңү, үзе бер могҗиза. Соңгы минутлардагы подборлар гына безнең файдага булмады. Гомумән алганда, командага каршы сүз әйтә алмыйм, алар молодцы. “УНИКС”ның Швед, Кулагин, Пэрис Ли кебек снайперларын яптык. Алар бернәрсә эшли алмады. Рейнольдсны гына тота алмадык. Баскетбол – ул гади математика. Без Рейнольдсны гына япкан булсак, башка уенчылар күп очко җыйган булыр иде. Ә болай уенчы үзе генә кертә алды. Җиңүгә әз генә җитмәде” – диде. Дөрестән дә, Джален Рейнольдс бу уенны искиткеч күрсәткечләр белән бетерде (30 очко, 6 подбор, 3 уңышлы пас). 
Икенче партия 40:39 исәбе белән тәмамланды. Әйе, хәзер “УНИКС” реализацияне яхшыртып, очколарны күбрәк җыя башлар дигән фикер бар иде, ләкин алай булмады. “Парма” уенчылары сакта бик яхшы тордылар. Боҗра астына “УНИКС” уенчылары бик керә алмый иде, шуңа күрә 3 очколы атуларны ясарга тырыштылар. Әмма алар да бит боҗрага кермәде. Гомумән, Казан командасы аларның бары тик 15 процентын гына кертте. Бу бик начар күрсәткечләр. Евгений Пашутин әйткәнчә, сакта бик уңышлы тордылар.

Өченче партия, гомумән Казан командасын файдасына бетмәде. “Парма” уенчылары 2 очколы өстенлек ясап, 4 партиягә әзерләнә башлады. Исәп 59:61 иде. “Парма” командасының  уенчысы Лев Свинин фикеренчә: “Сакта яхшы тордык. Ләкин соңгы минутларда кирәкмәгән хаталар ясадык. Шулай ук Рейнольдсны каплый алмадык.” 
Дүртенче партия барлык драма законнарына туры килде. Бу өзектә Казан командасы сакта тагын да яхшырак уйнады. Бингэм үз ягына төшкән тупларны беренчеләрдән булып алды. Маркус бу уенда 12 очко җыеп, 12 подбор ясады. Очколарына караганда, аның бүген подборлары мөһимрәк булды. Шулай ук, үзен уңай яктан күрсәткән Руслан Абдулбасировны билгеләп үтергә кирәк. Ул мөһим моментта уенга кереп, көндәшләрне куып тотыр өчен кирәкле очколар китерде. Гомумән ул 8 очко җыйды һәм 5 подбор ясады.  Соңгы секундларда “Парма” уенчысы 3 очколы атуны ясады, ләкин ул кермәде. Исәп 74:72, реванш алынды. Уеннан соң Велимир Перасович бик арган кыяфәттә иде. “Әйе, уен бик авыр булды. Шуңа да карамастан, үз командамны котлыйм. 3 очколы атуларның реализациясе бик түбән, алай булганда, җиңү бик кыен. Көндәшләр командасында шәп Россия уенчылар бар. Лев Свинин, Глеб Фирсов – болар яшь һәм перспектив баскетболчылар. Безнең команда өчен авыр уеннар сериясе. Сезон башында без күбрәк өстенлек белән җиңеп барсак, хәзер без 2-4 очко өстенлек белән җиңәбез. Ләкин иң мөһиме җиңү. Күбесе безнең җиңүләрне кадерләми, “УНИКС” начар уйный, күп очко җыймый ди. Ләкин бу алай түгел, һәрбер уен авыр очрашу, уенчылар тырыша. Сабырлык кирәк.” – диде ул пресс-конференциядә. Бу җиңү “УНИКС” өчен регуляр сезонда (узган плей-офф исәпкә алынмый) Казан паркетында үткәрелгән уен кысаларында 25се иде, рекордны да истә тотыйк!
Свинин һәм Фирсов, дөрестән дә, үзләренә лидер вазыйфаларын алып, команданы алга алып баралар. Лев Свинин 17 очко, 4 подбор, ә Глеб Фирсов 9 очко, 4 подбор.
Киләсе уен Сарытауда 21 февраль “Автодор” командасына каршы булачак. Алар таблицада 10 урында, ә “УНИКС” әлегә 2 урында бара. “ЦСКА” артыннан куу дәвам итә..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading