16+

Владимир Крикунов: «Ак Барс»ка кадрлар революциясе кирәк»

Бу сезонда туплы хоккейда узган ел яулаган чемпион исемен саклап кала алмасак та, призер булдык. Казан «Динамо»сы көмеш медальләр яулады. Ә менә алкалы хоккейда тагын медальләрсез калдык. «Ак Барс» «Көнчыгыш» конференциянең ярымфиналын уза алмады. Ярымфинал сериясендә «Трактор»дан җиңелгәннән соң, Казан клубының баш остазы Владимир КРИКУНОВ командага кадрлар революциясе кирәк, дип...

Владимир Крикунов: «Ак Барс»ка кадрлар революциясе кирәк»

Бу сезонда туплы хоккейда узган ел яулаган чемпион исемен саклап кала алмасак та, призер булдык. Казан «Динамо»сы көмеш медальләр яулады. Ә менә алкалы хоккейда тагын медальләрсез калдык. «Ак Барс» «Көнчыгыш» конференциянең ярымфиналын уза алмады. Ярымфинал сериясендә «Трактор»дан җиңелгәннән соң, Казан клубының баш остазы Владимир КРИКУНОВ командага кадрлар революциясе кирәк, дип...

Крикуновның Sportbox.ru порталына биргән әңгәмәсендәге кызыклы урыннарны «ШК» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.
- Дөресен генә әйткәндә, җиңелүгә артык борчылмыйм. Бу состав белән булдыра алганның барысын да эшләдек. Командага килеп ике атна үткәч, хәлләрнең бик үк шатланырлык булмавын күрдем, мин җитәкчелеккә, көчле икенче звеноны булдырырга кирәк, дидем. «Морозов яки Зарипов уйный алмаса, нәрсә эшләрбез?» - дигән идем, дөрес булып чыкты. Морозов травма алуга, Зариповтан башка алка кертүче калмады да диярлек. Ул да Морозовсыз үзенең бөтен мөмкинлекләрен күрсәтә алмады.
- Плей-оффның икенче раундына чыккан командалар арасында бары «Атлант» кына «Ак Барс»тан кимрәк алкалар кертте...
- Күңелсез хәл булса да, гаҗәп түгел. Бер звенога гына өметләнеп, алга максималь бурычлар куярга ярамый. Ким дигәндә, тигез көчле ике звено кирәк. Шулай да, Морозов имгәнү алмаган булса, без «Трактор»ны узган булыр идек, дип саныйм.
- «Ак Барс» бу сезонда тагын да зурракка өмет итә ала идеме, әллә хыялларның чиге шушы идеме?
- Һәркем, булдыра алганча, бөтен көчен биреп уйнады, уенчыларга дәгъваларым юк. Кызганыч, бөтен күңелеңне биреп уйнау гына җитми шул. Безгә беренче этапта ук Уфа командасы эләкте, принципиаль көрәштә күп көч сарыф ителде. Гамәлдәге чемпионнарны уеннан төшереп калдырып, регуляр чемпионат җиңүчесе «Трактор»га эләктек. Беренче ике уенда узган сериядән соң аңга гына килә башлаган идек, оттырдык, җитмәсә, арбитр хаталары да өстәлде - алар безнең «чиста» өч алканы исәпкә алмады. Соңыннан алкаларның кагыйдә буенча кертелүен таныдылар, ләкин моннан кемгә җиңел соң?! Шуңа да карамастан, алтынчы матчта җиңгән булсак, сериядә өстен чыгасыбызга шигем юк иде.
- Нәрсәне үзгәртер идегез?
- Беренче эш итеп көчле икенче звеноны булдырыр һәм икенче капкачы эзләр идем. Безнең капкачы Веханенга инде 35 яшь, аңа булышлык итүче кирәк иде. Шуңа күрә ярдәмгә Касутинны чакырдык, тик ул чемпионатта ышандырырлык итеп уйнамады. Шуңа аны плей-офф стадиясендәге уеннарга чыгарырга батырчылык итмәдек. Ә Веханен нык арыды, плей-оффта капкачы кертергә тиеш булмаган алкаларны да үткәрде.
- «Ак Барс»ның элекке капкачысы Николаев бер интервьюсында, Веханен әле тагын биш ел НХЛда рәхәтләнеп уйный ала, дигән иде. Ул арттырып җибәргән булып чыгамы?
- Йөз процентка. Финляндиядә дә ул шулкадәр уйный алмаячак, күп булса, ике ел.
- Команданың перспективаларын ничек күзаллыйсыз?
- Морозов һәм Зарипов белән бар да тәртиптә. Тик алар звеносына үзәк һөҗүмче эзләргә кирәк. Капанен әлегә дәшми. Алдагы бурыч - беренче звенога тәңгәл торырлык ким дигәндә тагын бер звено төзү. Иң яхшысы - көрәшкә сәләтле өч звено булдыру. Шулай булганда гына киләсе сезонда чемпион исеме өчен көрәшеп булачак.
- «Россия-2» телеканалы комментаторы Сергей Гыймаев репортажларының берсендә «Ак Барс»ның элекке остазы Зиннәтулла Билалетдиновның бу сезонга чемпионлык өчен көрәшергә сәләтле команда туплавы турындагы сүзләрен кабатлаган иде...
- Лемтюгов белән Князевнымы? Князев бөтенләй «Ак Барс» дәрәҗәсендәге уенчы түгел. Лемтюгов узган ел бөтен плей-оффны Әлмәттә уйнап уздырды - аның дәрәҗәсе шул. Казионов сезонда өч гол кертте. Аннан аны «Магнитка»га җибәрдек, анда да өч гол кертте. «Ак Барс»ка яхшы уенчылар кирәк. Селекция белән җитди шөгыльләнү зарур. Хәзер, җиң сызганып, яңа команда туплый башларга кирәк. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган - эшләргә дә эшләргә. Кемнең тренер булуы мөһим түгел.
- Сезон йомгаклары буенча, клуб җитәкчелеге белән сөйләшү булдымы?
- Әлегә юк. Формаль яктан минем килешү өч елга исәпләнгән. Аны төзегәндә, алтын медальләр турында сүз булган иде. Сезон бит тәмамланып җитмәгән, сөйләшүләр алда әле. Уенчыларны бер атналык ялга җибәрәбез, аннан, җыелып, нәрсәнең нәрсә икәнен хәл итәрбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading