16+

«Хәзер көрәшчеләрне вак-төяк белән генә кызыксындырып булмый...»

Бүгенге әңгәмәбез Азнакайда туып үскән, бүгенге көндә дә үз районында яшь көрәшчеләр тәрбияләүче, 2023 елның милли спорт төрләре буенча иң яхшы тренер Айрат Миннегалиев белән булачак.

«Хәзер көрәшчеләрне вак-төяк белән генә кызыксындырып булмый...»

Бүгенге әңгәмәбез Азнакайда туып үскән, бүгенге көндә дә үз районында яшь көрәшчеләр тәрбияләүче, 2023 елның милли спорт төрләре буенча иң яхшы тренер Айрат Миннегалиев белән булачак.

- Көрәш белән ничә яшьтә һәм кайда шөгыльләнә башладыгыз?
- Балачактан ук авыл Сабантуйларында көч сынап,  көрәшкә гашыйк булган егет мин. Мәктәп спортзалында шөгыльләнә башлаган идек без. Ләкин ныклап әлеге спорт төренә өйрәтүче булмады. Физкультура укытучысы Әдиб абый Азнакайда була торган ярышларга 2 атна кала, безне җыеп, үзара көрәштерә иде. Техник яктан да үстерүче булмады. Без үзебез шөгыльләнә идек, шәхсән мин 11 сыйныфны бетергәнче спортзалдан чыкмадым. Әмма ләкин балачакта районда үткән Сабантуйларга барып көрәшү мөмкинлеге юк иде минем. Чөнки әти-әни басуда эштә иде, барырга техника юк. Мәктәпне тәмамлагач физкультура техникумына укырга кердем. Безнең группа нәкъ менә Көрәш дип атала иде. Әлмәтнең хәзерге физкультура техникумында мондый юнәлеш юк. Шушы чорда барлык техник алымнарны өйрәнеп, мин ныклап көрәш белән шөгыльләнә башладым. Ярты ел саен ярыш үткәреп тордылар, беренче ярышта артык уңышка ирешә алмасам да, икенчесендә үк инде беренче урын алдым. Техникумны матур гына кызыл дипломга тәмамлап, мин үземнең туган авылыма кайтып киттем. Физкультура укытучысы булып эшләү белән беррәттән, кичке якта көрәш түгәрәген оештырып җибәрдем. Техникумнан укып кайткан елны, Сабантуйда зурлар арасында финалга чыгып, беренче урынны абыема бирдем. “Минем аласы беренче урыннарым алда әле, яшь әле мин” дидем аңа. Әмма киләсе елга мин травма алдым. Шуның белән минем спортчы юлым тәмамланды. Минем барлык көрәшче хыялларымны улым Илфат һәм үзем тәрбияләгән көрәшче егетләрем чынга ашырды. Моның өчен мин язмышыма рәхмәтле.

- Сез көрәшә башлаган вакыттагы көрәш һәм бүгенге көрәш нәрсә белән аерыла? 
- Әлбәттә, без техникумда көрәшкән вакыт белән хәзерге көрәш арасындагы аерма зур инде ул. Кем әйтмешли, ул вакыттагы “за шаг” эшли белә торган көрәшче көчле, гел беренче урыннарда иде. Хәзер исә моның белән генә шаккаттырып булмый. Көрәштә бик күп төрле алымнар бүгенгесе көндә. Шулай ук көрәшчеләр үзләрен физик яктан нык үстерәләр. Кечкенә чактан ук, балалар бакчасыннан ук диярлек алар көрәш түгәрәкләренә йөриләр. Хәзерге заман көрәшендә техника белән көч төшенчәләре аерылгысыз. Безнең вакытта игътибар күбрәк техникага бирелә иде. Бүгенге көндә көч тә мөһим элементларның берсе.

- Ярышлар арасындагы пауза озынмы, көрәшчеләргә үзләрен тонуста тотарга бу авырлык китермиме?
- Әйе, ярышлар арасында паузалар була инде. Тизлеге зур, чөнки башта яшүсмерләр арасында һәрбер яшь буенча Татарстан беренчелеген, аннары Рәсәй чемпионатын үткәреп өлгерергә кирәк. Өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен июнь аенда Дөнья чемпионаты була. Шуңа хәтле бөтен ярышларны үткәреп бетерергә кирәк. Аннан соң инде җәйдән алып сентябрьгә кадәр безнең пауза. Һәм сентябрь азагыннан безнең кабат тыгыз календарь китә. Үзен ярышларга әзерләнгән спортчы җәй көне дә үзен формада тота. Үз алдына зур максатлар куйган көрәшчеләр пик формаларын кайсы ярышларга булачагын алдан беләләр.

- Яшь буынны спорт секцияләренә җәлеп итү елдан ел катлаулана. Футбол, хоккей "уен" рәвешендә булса, көрәш исә мондый спорт төре түгел. Әлеге үзенчәлек балаларны җәлеп итүдә комачаулык итәме, сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?
- Анысы шулай инде, футбол, хоккейга бала-чага күп йөри. Алар барсы да уен төрләре бит инде. Футболга килгәндә, ул гомумән җайлы спорт төре. Туп кына тибеп йөгерәсең. Ул яктан көрәш иң авыр төрләрнең берсе булып санала. Көндәшеңне җирдән аерып, күтәреп алып аркасына салырга кирәк. Монда үзең белән дә, көндәшең белән дә көрәшәсең. Шуның өчен дә көрәштә бик чыдамнар һәм әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучылар гына кала. “Нагрузкалар” бик зур хәзер, чөнки нагрузканы әз бирсәң республикакүләм ярышларда призлы урыннарга өмет итүдән мәгънә юк. Килгән балаларның бөтенесе дә калмый, ләкин калганнары, Аллаһка шөкер, ярышларда матур көрәш күрсәтәләр. Әлбәттә, балалар кырыйда футбол уйнап торган яшьтәшләренә кызыгып карыйлар. Башкалар уйнаганда, алар тир түгеп әзерләнәләр. Шуның өчен тренировкаларда төрлелек саклансын өчен футбол да, гандбол да уйнатабыз инде. Призовой фонды конфет яисә баллы әйберләр булган төрле эстафеталар үткәрәбез, балаларны кызыксындырырга тырышабыз.

- Гомумән, яшь буын көрәшчеләрнең нинди үзенчәлекләре бар?
- Картлар: “безнең вакытта матур көрәшәләр иде” диләр инде. Урта буын үз заманын мактый. Һәрбер буын үзенекен мактый, һәрбер чорның үз таләпләре, үз чемпионнары, үз лидерлары бар. Берсен берсе белән чагыштырып та булмый шул. Элек бит инде бер грамота яисә бер тәкә өчен көрәшкәннәр. Хәзер бүләкләр дә саллы, вак-төяк белән генә кызыксындырып булмый. Ярышлар үткәргәндә акчалата бүләкләр булмаса, медальләр булмаса, балаларның теләге булмый. Менә шушы моментта бәлки аерма сизеләдер. Элек исем өчен көрәшсәләр, хәзер материаль якны кайгырталар көрәшчеләр. Аларны да аңлап була, хәзер тормышы шундый, акчасыз яшәп булмый. Тагын нәрсәне искәртеп үтәсе килә – хәзерге буын көрәшчеләр алар “кызу”. Техник яктан көчле һәм һәр алымнарын тиз генә эшләргә тырышалар.

- Хөкемдарлык мәсьәләсенә килгәндә, көрәшчеләр белән бәхәсләр еш буламы?
- Беркайчан да ике җиңүче була алмый. Җиңелгәне өчен һәрвакытта кемдер гаепле. Төрлеләре була, кайберләре җиңелә дә, башын аска иеп кереп китә. Ә менә келәмдә максатлары зурдан булган ике көрәшче, ике лидер очрашса, аның берсе җиңелә. Мондый вакытта гаепле булып хөкемдар кала. Я балл бирмәделәр, я каршы хөкем иттеләр дип әйтәләр. Әмма хәзер видеопросмотрлар бар һәм һәр хөкемдарның үз эшен яхшы иттереп башкарасы килә, чөнки барсын да видео аша тикшереп була. Минемчә, бүгенге хөкемдарлык бик яхшы дәрәҗәдә.

- Татарстанда иң талантлы көрәшчеләрне атап китегез әле, аларның көрәшү стилендә нинди үзенчәлекләр бар.
- Татарстаныбызда талантлы көрәшчеләр бихисап күп. Хәзерге вакытта иң талантлысы дип мин Радик Сәлаховны атар идем. Дөньяда аның шикелле көрәшүче юктыр ул. Көндәшләрен күтәреп алып, “чистага” алып ата. Шулай ук Динар Кәримуллинны да әйтеп узасы килә. Лаеш өчен көрәшүче Теләче егете, күп тапкыр дөнья чемпионы. Аның да үзенә хас стиле бар. Физик яктан бик көчле көрәшче. Ренас Кәлимуллин дигән күркәм көрәшчебез бар. Бу елны абыйлы-энеле көрәшәләр, дөнья чемпионнары булдылар. Горурлана торган гаилә дип атар идем мин аларны. Рафаэль Кәлимуллин Әлмәт өчен, абыйсы Зилант командасы өчен көрәшә. Яшьләрдән, олылар ярышларына кереп, үзләрен бик яхшы күрсәтә торган көрәшчеләр рәтенә Ислам Кәримов, Илфат Миннегалиев, Данияр Муратов, Юсупов Ильясны кертер идем. Алар физик яктан да, техник яктан да бик алга киткән егетләр. 

- Авыл Сабантуйларында көрәшчеләр кимү нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Конкурентлык җитмиме, призлар яисә башка берәр нәрсәгәме...
- Авыл Сабантуйларының төрлесе бар инде. Әгәр дә авылда көрәш гомер-гомергә булган икән, анда бүгенгесе көндә дә Сабантуйда көрәш яши әле. Андый гореф-гадәтләре булмаган авылда исә, Сабантуйга көрәшче табу авыр. Үзем туып-үскән авылда көрәш түгәрәге булгач, балалар, яшьләр чыгып, матур көрәш күрсәтәләр. Көрәшчеләр кимү сизелә ул. Элек спорт төрләре әз булган бит, хәзер аларның саны бик күп. Ләкин Татарстанда көрәшченең даны зур. Әгәр дә син ярышларда катнашып, призлы урыннар аласың, Сабантуй батыры буласың икән, сине авылда, районда һәм республикада таныйлар. Призларга килгәндә мин аларны кечкенә димәс идем. Күп кенә авылларда көрәш батырына бик күркәм бүләкләр бирәләр. Кайбер авылларда, дөрестән дә, җитеп бетмидер. Ләкин мин моны бүләкләр мәсьәләсенә генә кайтарып калмас идем.

- Үсеп килә торган көрәшчеләргә нинди тәкъдим бирер идегез?
Бүгенгесе көндә, укуны бетереп, көчле көрәшче булып Казан ягына укырга керәсең килә икән, сине анда тренерлар көтеп тора. Анда сиңа укырга керергә ярдәм итәләр. Үрнәк итеп шулай ук Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрен әйтер идем. Булачак студент көрәшчеләргә алар зур ярдәм күрсәтәләр, стипендияләр түлиләр. Шуның өчен бүгенге көнне генә уйлап йөрисе түгел, әзрәк ераккарак карап, алдагы көнеңне кайгыртырга кирәк. Шундый киңәш бирер идем.

- Татарстанда көрәш белән шөгыльләнү өчен инфраструктура бар, ә тренерлар мәсьәләсе ничек? Алар җитәме? Район үзәкләренә тренерлар кайтамы?
- Бик четерекле мәсьәлә бу. Чөнки укырга киткән студентлар кире район үзәкләренә кайтмыйлар. Кайтканнары да бик сирәк һәм күбесе тренер булып эшләмиләр. Ансы да аңлашыла, тренерның акчасы бик әз, әле эшли башлаган дәвердә аеруча әз була. 5-6 ел эшләп, бераз тәҗрибә җыеп, берничә көчле көрәшче тапсаң, аларны ярышларда җиңерлек итеп ясасаң кына кайтавазы була. Шуңа күрә яшь белгечләр 1-2 ел эшләгәч, китәләр. Укып бетергән яшь тренерларга ярдәм итү тиешле дәрәҗәдә түгел. Аларга берәр программалар булдырылса, бик яхшы булыр иде. Әнә күрше Башкортостанда андый ярдәм күрсәтү чаралары эшләп килә. Ә инфраструктурага килгәндә, безнең Татарстан бу сорауда алга киткән регионнарның берсе. Күңелгә якын спорт төре белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнеп була, барлык мөмкинлекләр тудырылган.

- Сез 2023 елда милли спорт төрләре буенча иң яхшы тренер исеменә лаек булдыгыз, тренерлыкта да үзгәреш күзәтеләме? Башка команда тренерлары белән тәҗрибә алу бармы?
- Әйе, 2023 минем өчен бик уңышлы ел иде. Улым Илфат дөнья чемпионы булды. Үзгәрешләр дигәндә, эшләгән тренерлар эшли инде ул. Бер буын көрәшчеләре чыгып китеп бара, яшьләрен җыя баралар тренерлар. Үземнең эшчәнлектә үзгәрешләр күзәтмим, юлыма тугъры калып яшь буын әзерләүне дәвам итәм. Башка тренерлар белән тәҗрибә алышу да бара. Көрәштә булган төрле проблемаларны сөйләшәбез, фикер алышабыз. Тренерлык эшендә бу гадәти процесс.

- Һәм шулай ук проблемаларга да тукталыйк, бүгенге милли көрәштә нинди проблемалар бар?
- Минемчә, көрәшкә балаларны күбрәк җәлеп итү һәм көрәшне уңышлы үстерү өчен, федераль стандарттагы балаларны көрәш түгәрәгенә башлангыч әзерлек этабына кабул итү яшен 10 яшьтән 7 яшькә кадәр киметергә кирәк. Мәсәлән, бокста 9 яшьтән кабул итергә ярый, башка спорт төрләрендә 7 яшьтән алырга ярый. Көрәштә бу үзгәреш бик кирәк, без моны инде башка тренерлар белән сөйләшеп, бу стандартны үзгәртсеннәр иде дип сорыйбыз. Чөнки 10 яшькә кадәр баланы башка спорт төрләре үзенә җәлеп итеп бетереп,  көрәш түгәрәкләренә килүче балалар шактый кими. 
Шулай ук яшь тренерларны үзебезнең район үзәкләренә һәм тренерлыкка җәлеп итү өчен аларны торак белән тәэмин итү яисә финанс яктан ярдәм булса, аларга шушы өлкәдә ныгып китергә бу бик яхшы мөмкинлек булыр иде. Мәсәлән, Башкортстан Республикасында «авыл тренеры» һәм «шәһәр тренеры» программалары гамәлгә ашырыла, алар кысаларында бер мәртәбә 1 млн.сум күләмендә түләүләр башкарыла.
Әмма ләкин бу проблемалар әкренләп чишелә.  Спортчыларга, тренерларга, гомумән көрәш үсешенә зур өлеш керткән  Татарстан Республикасының көрәш федерациясенә һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне җиткерәм.

- Көрәшне популярлаштыруга карата нинди фикерләрегез бар?
- Марат Готыф улы әйтмешли “Көрәш – ул татар халкының йөзек кашы”. Мин бу фикер белән тулаем килешәм. Көрәшкә игътибарны арттырырга кирәк. Кайбер районнарда көрәшкә кызыксынуны үстерү өстендә эшләргә кирәк. Чөнки ул безнең милли спорт төре бит. Чәк-чәк, түбәтәй, өчпочмак, татар биюләре, “Галиябану” спектакле кебек, безнең визит карточкабыз булырга тиеш. Көрәш диюгә, башка халыкларда татарлар дигән ассоциация туса, бу әлбәттә уңай күренеш булачак. Шуңа күрә милли көрәш үсеп, тагын күбрәк халыкны үзенә җәлеп итсә, без борыңгыдан килгән матур гореф-гадәтебез булган милли татар көрәшен яңа үрләргә чыгара алачакбыз.

Илнар Камаев


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Якташлар турында уку үзе бер горурлык

    • аватар Без имени

      3

      0

      Якташыбыз, безнең горурлыгыбыз!

      Мөһим

      loading