16+

«Зенит-Казан» көндәшләрен җиңә һәм беренче урында баруын дәвам итә

Бүген волейбол буенча Суперлига кысаларында 21 нче тур узды. Анда «Зенит-Каза»н белән Сургут шәһәреннән килгән «Газпром-Югра» очрашты.

Бүген волейбол буенча Суперлига кысаларында 21 нче тур узды. Анда «Зенит-Каза»н белән Сургут шәһәреннән килгән «Газпром-Югра» очрашты.

Таблицага күз салсак, Казан командасы традицион рәвештә беренче урында бара, ә Газпром-Югра исә беренче сигезлек өчен көрәшә.

Беренче партия бик кызык кына башланды. Командалар очколар белән алмашып барды, әйтерсең уен алдыннан шулай сөйләшеп куйганнар. Һөҗүмнәр партия башында уңышлы булса, соңрак аларның юнәлешен  Газпром-Югра уенчылары алдан белә башлады. Кунакларның блоклары шәп уйнады бу партиядә. Ахырга таба уңышлы блокларга яхшы һөҗүмнәр дә өстәлде. Нәтиҗәдә 22:25 исәбе һәм беренче партия Газпром-Югра файдасына тәмамланды. Газпром-Югра уенчысы Дмитрий Шевляков: "Шәп форма җыйды безнең команда. Лигада барлык көчле командаларның канын эчәбез. Берсе дә безнең белән уйнаганда үзен иркен хис итә алмый. Узган өч уенда үзебезне әйбәт күрсәттек. Бүген дә, Зенит-Казанны җиңә ала идек дип саныйм. Безнең алмашка уенчыларыбыз бик күп, миңа калса,  һәрберебезнең уенын аңлап, анализлар өчен күп вакыт кирәктер. Шуңа күрә, башкаларга авыр" - диде. 

Бозлы суга кереп чыккан кебек булдылар казанлылар. Киләсе партия берничә уңышлы һөҗүмнән башланды. Күз ачканчы исәп 9:4 булды. Монда блок та, һөҗүм дә үз эшен эшләде. Һәрбер эпизодны уенчылар ахырына кадәр җиткерде. Икенче партиядә исәп 25:15 булды. Уеннан соң Максим Михайлов көндәшләргә карата үз фикерен белдерде: "Таблицага карарга кирәкми. Команда кайсы урында булуга кармастан бик әйбәт уен күрсәтә. Әйе, беренче партияне алар җиңде. Киләсе партияләрдә безнең көчле подачаларга каршы тору авыр иде инде аларга, шуңа күрә сетка төбеннән уенны бераз ераккарак күчердек, бу үз нәтиҗәсен алып килде". Уенчыларның күрсәткечләренә килгәндә, Зенит-Казан составында топ-3 волейболчы Максим Михайлов (16 очко, 1 эйс, 64% уңышлы һөҗүм), Роман Романовский (11 очко, 75% уңышлы һөҗүм) һәм Дмитрий Волков (12 очко, 50% уңышлы һөҗүм)

Киләсе партия башы атынгыч кебек булды. Иң элек исәп тигез барса, алга таба уен Зенит-Казан ягына авышты. Газпром-Югра волейболчыларының, уенның бармаганын сизгәч, ачулары килә башлады. Әлеге партиядә Зенитның тубы тизрәк "йөрде". Шушы тизлек көндәшләрне бутады һәм өченче партияне Зенит-Казан 25:17 исәбе белән җиңде. Газпром-Югра командасының өлкән тренеры Александр Чефранов: "Без үзебезгә ныграк ышана башладык. Уенчылар молодцы, үз моментларын таптылар" - диде. Көндәшләр составын күз салсак, анда Кирилл Никифоров (14 очко, 2 эйс, 39% уңышлы һөҗүм) һәм Александр Костадиновны (12 очко, 2 эйс, 35% уңышлы һөҗүм) билгеләп үтергә кирәк.

Дүртенче партия җанатарларны кабат уен башына алып кайтты. Газпром-Югра бик оста блоклар куеп, аларны һөҗүмнәр белән беркетеп барды. Бер ара Зенит-Казан 5 очкога артта калып бара иде, ләкин күп кенә лидерлар чыгып, исәпне тигезләделәр. Партиянең соңгы минутлары бик дулкынландыргыч булды. Кем әйтмешли, тамашачыга мондый уен ошый. Зенит-Казан исә, бу уенны җиңде. Соңгы партиядәге уенчылар алышынуының күплеген Алексей Вербов болай шәрехләде: "Мин моны күбрәк яхшы эмоцияләр кертү өчен эшләдем. Уенчылар начар уйнаганга түгел, яңалары чыгып, башка сулыш алып килүләрен көттем". Бу шулай булды да, Константин Абаев, Андрей Сурмачевский соңгы партиядә чыгып, җиңү яуларга булыштылар.

Киләсе уен 31 январь Белогорьега  каршы булачак.  Бу уеннарны Россия волейболының классикасы дип саныйлар. Белогорье таблицада 5 урында бара.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading