Бүген волейбол буенча Россия чемпионаты кысаларында «Зенит-Казан» Новосибирскидан килгән «Локомотив»ны кунак итте. Кунакчыллык күрсәтте.
Очрашу 1:3 исәбе белән тәмамланды. Уенны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, клуб президенты Рәфкать Кантюков бергә күзәттеләр.
25 : 20 - беренче партияне Казан командасы алды.
20 : 25 - счетны борып кына куйдылар. Бу партияне исә «Локомотив» алды.
21 : 25 - «Локомотив» үзен иркен хис итеп, әлеге партияне үзенеке итте
29 : 31 - бик мавыктыргыч партия, әмма «Зенит» партияне җиңелеп, уенны да бирде.
Казан командасы өчен иң куркыныч уенчы булып 18 яшьлек Симеон Николов булды. Әлеге уенчы сакта да, һөҗүм дә үз осталыгын күрсәтте.
Уеннан соң «Локомотив»ның баш тренеры Пламен Константинов: «Симеон әле бик яшь, без аңардан күпне көтәбез. Аны уенда чикләргә кирәкми, үзенчәлекле спортчы. Без аңа ышанабыз», – диде.
Сэм Деру, Казанда берничә сезон уйнап, хәзер «Локомотив» өчен чыгыш ясаучы: «Казанда беренче тапкыр бу кадәр күп җанатар җыелганын күрәм. Алар каршында чыгыш ясарга бик рәхәт булды. Әлбәттә, аларның үз командалары җиңелгәч, кәефләре төште».
Уенда буш урыннар юк, барлык 5000 мең урын сатылып беткән иде.
«Зенит»ның киләсе уены 26 ноябрь 19:00 «Оренбуржье» командасына каршы булачак
Бу уеннан соң «Зенит-Казан» 3 урында, ә «Локомотив» 1 урында урнашты.
Илнар Камаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар