16+

УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала

Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.

УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала

Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.

Соңгы елларда аның куркынычсызрак төре гамәлгә керде, ягъни йөклелекне дарулар ярдәмендә өзәргә мөмкин. Ул нинди шартларда эшләнә? Хатын-кыз саулыгына зыяны бармы? Җавапларны медицина фәннәре кандидаты, 7 нче шәһәр хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, гинеколог-табиб Татьяна Шиһабетдиновадан ишеттек.

— Соңгы елларда абортлар саны арттымы, әллә кимедеме?..

— Узган елның 9 ае өчен күрсәткечләр сөенерлек, абортлар 4,9 процентка кимегән. 2021 елгы нәтиҗәләрдән уңай якка зур борылыш ясый алганбыз икән, бу сәламәтлек сагындагыларның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Чөнки без табиблар профилактика мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез. Йөкле ханымнар белән психологлар да сөйләшә,  йөклелеген өзәргә теләсә дә бер селтәнүдә кисеп ташларга ирек бирмибез. Ашыгырга кирәкми.

— Соңгы елларда медикаментоз аборт төшенчәсе популярлаша төште...

— Әйе. Йөклелекне хәзер дарулар ярдәмендә дә өзеп була һәм бүгенге көндә ул куркынычсызлык ягыннан да башка төр абортларга караганда күпкә өстенрәк санала. Без аны йөклелекнең 6-8 атналык чагында гына куллана алабыз. Гормоннар балансына тәэсир итә ул, нәтиҗәдә, табигый ысул белән бала төшә, ягъни берегеп торган яралгы ана карыннан куба. Нәтиҗәлелеге ягыннан ул 95-98 процент тәшкил итә. Башта алар УЗИ тикшермәләре үтәләр, яралгының фотосын кулларына бирәбез. Үз баласын күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала. Әгәр дә йөклелекне өзү мөһимлеге килеп туа икән, ул очракта хатын-кыз организмы өчен куркынычсызрак ысулны сайлыйбыз. Табиблар үзара киңәшеп, төгәл бер карарга килгәч, безнең күз алдында йөкле хатын-кыз шул даруны эчә. Исемен әйтмим, ул даруханәләрдә юк, эзләмәсеннәр дә. Аның һәр төймәсе министрлыкта теркәлә, исәптә, без аны кул куеп кына калабыз. Бу очракта үз белдегең белән эш итәргә ярамый. Чөнки дарудан соң да без хатын-кызны кайтарып җибәрмибез, күзәтәбез әле. 3-5 көн эчендә йөклелек өзелә. Әлбәттә көчле авыртулар кичерә, хатын-кызга җиңел генә бирелми ул. Организм баланы “этеп” чыгаргач та без аны 15 көн эчендә тикшереп торабыз.

— Йөклелекне дару көче белән өзү соңыннан балага уза алмауга сәбәп була аламы?

— Андый хәл дә күзәтелергә мөмкин, чөнки бу дарулар гормоннар эшчәнлегенә йогынты ясый. Гормональ баланс бозылу сәбәпле хатын-кыз балага уза алмый да инде. Абортның кайсысы ясалса да, еллар үткәч, хатын-кыз күкрәгендә яман шеш килеп чыга. Фән белән исбатланган. Менә шуңа да без абортларның зыяны турында гүзәл затларыбызга җиткерергә, вакытында аңлатырга тырышабыз да. Иң хәерлесе – балага узудан саклану. Ә тагын да күркәмрәге – ана булу!

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading