Татарстанда “ПЕРЕДУМАЛА.РУ” проекты старт алды. Аның максаты – медикаментоз абортны туктату һәм киләчәктә сәламәт бала алып кайту мөмкинлеген аңлату.
Баралар һәм кире уйлыйлар
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец:
– Еш кына хатын-кыз, аборт ясатырга карар кылганнан соң, кире уйлый, ялгышуын аңлый. Кызганыч, хәзер абортларны дару ярдәмендә ясыйлар. Бу медикаментоз яки таблеткалы аборт дип атала. Элегрәк моны бары тик шәхси клиникаларда гына, ягъни акчага гына эшлиләр иде. Хәзер исә дәүләт программасы да кертелде, ягъни дәүләт тә матди яктан булыша, хатын-кызлар консультациясендә дә бу хезмәттән (болай атарга яраса) файдаланырга мөмкин. Ә кире уйласаң, нишләргә соң? Статистика күз салсаң, 10-15 процент хатын-кыз кире уйлый һәм йөклелекне саклап калырга тели. Медикаментоз аборт ике өлештән тора. Башта бер препарат, аннары икенчесе кабул ителә. Шул ике препарат аралыгы – 48-72 сәгать. Ягъни әлеге вакыт эчендә 60-70 процент очракта йөклелекне саклап калырга мөмкин. Бу бала сәламәтлеге өчен зыянсыз. Баланың сәламәтлеге өчен әлеге процедураның куркынычсыз булуын күрсәткән клиник сынаулар да бар инде. Йөклелек шулай саклану нәтиҗәсендә туган балалардагы авырулар саны урта популяция дәрәҗәсеннән артмый. Аңлашыла ки, бу процедура аша узу баланы абсолют сәламәт ясамый һәм 100% гарантия дә бирми. Шуңа да карамастан, хатын-кыз акылга килсә, аңа булышырга тиешбез дип саныйм. Без Алексей Фокин инициативасы буенча федераль дәрәҗәдә эшләнгән кайнар линиягә тоташачакбыз.
Рәхмәт хатлары килә
Хатын-кызларга бу хакта мәгълүмат җиткерү өчен “ПЕРЕДУМАЛА.РУ” проекты булдырылган. Аңа нигез салучы – табиб-психиатр, психолог, Санкт-Петербург шәһәренең клиник тикшеренүләр белгече Алексей Фокин.
Алексей Фокин:
– Медаборт бик актуаль тема һәм шактый еш күренеш. Элек моны бик сирәк була торган хәл дип уйлый идем. Статистика буенча ел саен кимендә 500 мең медикаментоз аборт ясала. Күбрәк шәхси клиникаларда. Күп очракта хатын-кызлар әлеге карарны импульсив рәвештә кабул итә.
Күптән түгел Мәскәүдә тикшерү үткәрәләр. Шунда аборт өчен даруны, канун буенча тыелса да, өйгә үк китереп бирәләр. Бу медаборт препаратларын табу җиңел икәнлеге турында сөйли.
Әгәр без 500 мең медаборт турында сөйлибез икән, шуларның 10 проценты гына кире уйласа да, 50 мең хатын-кыз йөклелекне саклап калырга тели дигән сүз. Әлбәттә, андый хатын-кызларга булышырга кирәк. Һәм булышырга мөмкин дә. Безнең “ПЕРЕДУМАЛА.РУ” проекты һәм сайты шуңа багышланган. Шуның буенча видеоролик эшләдек. Бернинди рекламасыз аны ел саен 10-15 мең кеше карый. Хатын-кызлар ялгышуларын аңлап, үзләре актив рәвештә эзлиләр. Еш кына клиникаларда тынлык атнасы бирелми. Канун буенча, аларга бер-ике атна уйларга вакыт бирелергә тиеш. Ә шәхси клиникалар шул ук көнне ясый, чөнки алар акча эшләргә тели. Андый җирләрдә тиешле консультация юк.
Кире уйлаган хатын-кызларга гормон билгеләнә. “ПЕРЕДУМАЛА.РУ” проекты кысаларында ике елдан аз гына артыграк вакыт эчендә 460 хатын-кызга ярдәм күрсәтелде. Шуларның 168е абортны туктата алды, ягъни бала тапты. Әйе, бу йөклелекне саклап калырга теләүчеләр барысы да үз дигәненә иреште дигән сүз түгел, кызганыч. Мин әлеге күрсәткечнең 100% булуына өметләнсәм дә.
Россиянең төрле төбәкләреннән булган мин аралаша торган табибларның күбесе әлеге ысул турында белмәгән. Әгәр дә без табибларның аңлылыгын, мәгълүматлылыгын арттырсак, үп санда хатын-кызларга ярдәм итә алабыз.
Миңа йөклелекне саклап кала алган хатын-кызлардан рәхмәт хатлары килә. “Бүген УЗИда булдым. Бала исән. Рәхмәт сезгә!” “Нинди шатлык – балам төшмәде. 28 августта мин аны таптым.” Мондый эчтәлектәге хатлар бик күп.
Хәзер без куллана торган методика АКШта 2012 елда Дельгадо исемле табиб тарафыннан уйлап табыла. Ул аны беренче тапкыр Калифорниядә кулланып карый һәм аннан соң бу хакта язып чыга.
Абортларга – 5 миллиард сум
Ирина Волынец:
– 2021 елдагы абортлар саны – 400 мең тирәсе. Былтыр туган балалар саны аннан алдагы ел белән чагыштырганда 6%ка кимрәк. Дәүләт ел саен абортларга якынча 5 миллиард сум тота. Бу чыгымнарга әле аборттан соң өзлеккән хатын-кызларга күрсәтелгән ярдәм керми. Татарстанда вазгыять яхшырак, шулай да борчылырлык урын бар. Һәм без кичекмәстән нәрсә дә булса эшләргә тиешбез.
“Тулысынча сәламәт балалар булмый”
Алексей Фокин:
– Медабортны туктатырга теләгән хатын-кызларның барысы да бер үк сорауны бирә: “Балам белән нәрсә булачак? Ул сәламәт килеш туачакмы?” Бу табигый сораулар. Безгә әлегә бер генә хатын-кыз да баласының катлаулы авыру белән тууы турында хәбәр итмәде. Әйе, бу әле андый балалар бөтенләй юк дигәнне аңлатмый. Әмма безгә андый хәбәрләр килеп ирешмәде. Тулаем алганда, безнең илдә яңа туган сабыйларның сәламәтлеге иң яхшылардан саналмый. Тулысынча сәламәт балалар булмый. Барысы да нинди дә булса чир белән авырый. Мин моны биш бала атасы буларак та әйтә алам.
Балалар тәэмин ителсен иде
Наилә Җиһаншина, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
– Аллаһка ышанган һәм Аннан курыккан кешеләр аборт ясатмый диярлек. Менә шушы курку милләт, халык санын арттырырга ярдәм итә. Дөньяви кешеләрдән ни сәбәпле өченче, дүртенче бала алып кайтырга теләмәүләре хакында сорагач, туендыра алмаудан куркабыз, дип җавап кайтаралар. Алар иртәгесе көнгә ышанмыйлар. Шушы ышаныч булмау аркасында аборт ясаталар. Дәүләт бала тәэмин ителәчәк дигән гарантия бирсә, ничек яхшы булыр иде!
“Җиденче балабызны көтәбез”
Ярослав Петрущенков, Татарстан Митрополиясенең Казан Епархиясе гаилә, аналарны һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча Епархия комиссиясе рәисе:
– Руханиларга мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның 80 проценты ачык беленеп торган рухи авыруга ия. Аны дарулар белән дә, психологик эш белән дә дәвалап булмый, чөнки вөҗдан газаплый. Ни өчен аборт ясатырга уйлаганнарга бер атна тынлык бирелә? Үз-үзең белән калу өчен. Әмма без үз-үзебез белән генә калабызмы соң? Хәзерге вакытта кешеләр телефон һәм планшетларга текәлеп, вөҗданнарын ишетми.
100 ел элек булган вакыйгалар турында бер этнограф болай дип яза: “Россиядә сирәк хатын-кыз гына 8-10 бала тапмый”. Элек илебездә биштән дә кимрәк баласы булган гаилә аз балалы булып саналган. 100 ел эчендә кешелек аңы озын тискәре юл үтте. Бу күп нәрсәгә бәйле. Хәзерге вакытта гаиләләрдә – бер яки ике бала, сирәк кенә өч. Без исә җиденче балабызны көтәбез.
Кан китәргә мөмкин
Альбина Фәттахова, акушер-гинеколог, медицина фәннәре кандидаты:
– Шулай да мондый методика вакытында кан китү ихтималы бар, аның турында онытырга ярамый. Барысы да табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Медикамент абортының беренче компоненты – аналыктагы прогестерон рецепторларын блоклый торган препарат. Гормон исә йөклелекне саклый. Аңлавымча, бу методикада медикамент аборт компонентының ни дәрәҗәдә тәэсир итүе мөһим роль уйный: дару ничә рецепторны ябып өлгергән. Гормонны билгеләү мәгънәсе шунда: ул әле блокланмаган рецепторларга утырырга һәм йөклелекне саклап калу өчен җитәрлек булырга тиеш. Юкса, йөклелекне кире кагу башланачак һәм гормонның билгеләнүе кан китүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә хатын-кызлар табибка мөрәҗәгать итәргә оялмасын иде.
Абортны туктатып, йөклелекне саклап калырга теләгән хатын-кызлар +7 (928) 418-42-75 номеры буенча кайнар линиягә шалтырата ала. Шулай ук әлеге номерга WhatsApp (Ватсап) яки Viber (Вайбер) аша язарга мөмкин.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар