“Әйдә, сөйләшәбез!” проектының икенче чыгарылышында хатын-кызның иң матур, шул ук вакытта катлаулы һәм җаваплы вакыты – йөклелек чоры турында сөйләштек.
Акушер-гинеколог Әлфия Вахитова безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Ни өчен балага уза алмаучылар күп?
Иң зур йогынты ясаучы фактор – стресс! Көн саен борчылабыз, кабаланабыз, ашыгабыз... Организмда физиологик гормоннар бүленми башлый, туктап кала һәм шунлыктан проблемалар башлана. Тестта без көткән ике сызыкны күрмәгәч, тагын стресс башлана. Әйе, һәрбер пар балага узуны көтә, тик эмоцияләргә өстенлек бирергә ярамый, аек акыл белән эш итәргә, табибка күренергә кирәк. Монда инде яшәү рәвешен, туклану, йокы режимын көйләргә кирәк ише сүзләрне әйтеп тору кирәкмидер дип уйлыйм, чөнки “нигез” нәкъ менә шулардан барлыкка килә!
Йөклелек чорына әзерлек
Ир-ат белән хатын-кыз йөклелек чорына идеаль рәвештә (!) 7-10 ай алдан әзерләнә башларга тиеш. Хәзерге заманда 100 процент сәламәт кеше бик сирәк. Моңа, беренче чиратта, социум гаепле. Әйе, сау-сәламәт парлар бар, алар тикшеренәләр һәм нәтиҗәләре яхшы булып чыга. Анализларны төзәткәләп җибәрергә кирәкле гаиләләр дә юк түгел, ә боларның барысын да рәткә китерер өчен вакыт кирәк. Йөклелек ул – “миңа хәзер үк кирәк” дигән нәрсә түгел, аянычлы хәлләр булмасын өчен аңа алдан әзерләнергә кирәк. Организмга чек-апны ни рәвешле узасын, нинди анализлар бирәсен һәрбер клиникада әйтәләр. Искәртеп узасым килә, ир-атка да мондый күзәтүне узарга кирәк, чөнки бала “нигез”не ата белән анадан тигез рәвештә ала!
Аналыктан тыш йөклелек турында
Аналыктан тыш йөклелек хәзерге вакытта ике процентны тәшкил итә. Бу күренешнең беренче сигналлары бар, аларны дөрес аера белергә кирәк. Беренче чиратта, күрем килми башлый, тест нәтиҗәсе уңай тамганы күрсәтә. Өйдәге тест белән генә тукталып калырга ярамый, канны ХГЧ анализына бирергә кирәк. Ике көн узгач, янәдән шул ук урында шушы ук анализларны тапшырасың. Биредә динамика, мисал өчен, беренче тапкырында синең – 1000, аннары 2000 килсә, барысы да яхшы дигәнне аңлата. Әгәр 300, 400-500 дип килә икән, димәк, нидер дөрес түгел... Икенче билге – сул яки уң якта һәм арттагы авыртулар. Шулай ук бүлендекләргә (выделение) һәрвакыт игътибарлы булырга киңәш итәм. Берәр төрле шик бар икән, табибларга күренергә кирәк, чөнки аналыктан тыш йөклелек аналык торбасында булып, аны шартлатырга да мөмкин...
Тулгак вакытында ванна керергә?!
Тулгакларны җиңел кичерү өчен хатын-кызларга җылы ваннага ятып тору киңәш ителә. Күп кенә бала табу залларында мондый шартлар тудырылган. Сүз уңаеннан, кайбер клиникаларда хәтта суда да бала табып була. Җылы су спазмнардан булыша, хатын-кыз тынычлана, ситуацияне җиңелрәк кабул итә. Өйдә ялган тулгакларны кичергәндә дә душ-ванна керергә кирәк. Ирләре хатыннарын куатләп, яннарында терәк булып торсалар, икеләтә әйбәт. Ир-атның сөйгәненә мәхәббәте, игътибары гормональ фонны тагын да яхшырак эшләтеп җибәрә, шул рәвешле аналык муенсасының ачылышы да тизрәк бара.
Партнер белән бала табу: кирәкме-юкмы?
Партнер белән бала табу хәзер бик популяр күренеш. Бу мөһим процессны ирләре белән генә түгел, апалары, әниләре яки дус кызлары белән үткәргән кешеләр дә бар. Парлар: “без бергә бала табарга телибез, сез нәрсә диярсез икән?”, дип килгәч, мин беренче чиратта, ир-атка борылып карыйм. Әгәр ир кеше хатыны белән әлеге катлаулы, вакыт буенча тиз булмаган процессны бергә узарга әзер икән, мин шат кына! Бар шундый аталар: “Табамы инде? Ашап килсәм буламы? Монда кушетка бар, ятып торсам ярыймы?”, - дип, бертуктаусыз сөйләнә торган. Хатын-кыз ишетә бит ул, үпкәләргә мөмкин. Шуңа күрә мораль яктан да әзерлек кирәк, дип өстәр идем.
Бала тапканда ясала торган хаталар
Табигый рәвештә бала табу вакытында иң еш эшләнелә торган хата – иртә көчәнә башлау. Баланың башы чыкканнан соң авыртуга түзә алмыйчамы, куркыпмы икән инде – кискен хәрәкәтләр ясыйлар. Баланың кабыргаларына кадәр тапканнан соң кайбер хатын-кызлар кискен генә көчәнүдән туктый, “Все, мин булдыра алмыйм”, - диләр. Андый вакытларда юмалап, хәлләренә кереп: “Әйдә инде, табып бетерик” дип әйтәсең, тынычландырырга тырышасың. Шулай ук таба башлаганчы фитболга утырып, дөбер-шатыр сикерүчеләр дә бар. Алай эшләргә, гомумән, кирәкми, чөнки күбрәк сикергән саен ачылыш тизрәк бармый, бала да тизрәк төшми. Һәрбер әйбернең үз вакыты бар. Ашыкмаска һәм ашыктырмаска кирәк!
Комментарийлар
1
0
0
Кыз ва ытларында у аборт ясатмасыннар узырлар бала а....
0
0