16+

Азрак үләләр, озаграк яшиләр

Татарстанда 2023 елда үлүчеләр санын киметә алганнар. Былтыр бу сан мең кешегә 11,5 очрак тәшкил итсә, быел 10,6 дәрәҗәсендә дип бәяләнә.

Азрак үләләр, озаграк яшиләр

Татарстанда 2023 елда үлүчеләр санын киметә алганнар. Былтыр бу сан мең кешегә 11,5 очрак тәшкил итсә, быел 10,6 дәрәҗәсендә дип бәяләнә.

Кан әйләнеше системасы авыруларыннан, яман чирдән үлүчеләр саны шактыйга кимегән.

Көтелгән гомер озынлыгын арттыру планы да арттырылып утәлгән –  республикада аны 75,2 яшькә җиткерү максат итеп куелган иде.

Ел ахырына бу күрсәткеч уртача 75,4 яшь дәрәҗәсендә. Яңа туган сабыйлар үлеме күрсәткечләрен дә яхшыртырга исәп бар. Узган елда 1000 сабыйга 3,3 үлем туры килсә, быел бу сан 3,1 булыр дип көтелә. 

Төбәктә сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә нәкъ шушы саннар нигез итеп алына.  Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин журналистлар белән очрашуда горурлык белән шушы саннарны яңгыратты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading