Соңгы елларда рәсми медицинага гына ышанмыйча, халык ысуллары белән дәваланучылар шактый күбәйде. Хәер, элек безнең әби-бабайлар хастаханә дигән нәрсәне белмәгән дә, гел шул үләннәр, алардан ясалган төнәтмәләр белән генә дәваланган да бит инде. Кызганыч, хәзер халкыбыз мирасы булган бу нәрсәләрнең күпчелеге онытылган. Әлбәттә, үләннәр белән дәвалану турында русча китаплар шактый....
Соңгы елларда рәсми медицинага гына ышанмыйча, халык ысуллары белән дәваланучылар шактый күбәйде. Хәер, элек безнең әби-бабайлар хастаханә дигән нәрсәне белмәгән дә, гел шул үләннәр, алардан ясалган төнәтмәләр белән генә дәваланган да бит инде. Кызганыч, хәзер халкыбыз мирасы булган бу нәрсәләрнең күпчелеге онытылган. Әлбәттә, үләннәр белән дәвалану турында русча китаплар шактый. Интернетта да мондый мәгълүматны күп табарга була. Тик менә үзебезчә, татарча аңлаешлы тел белән үләннәр һәм аларның дәвалау үзенчәлекләре турында китаплар булмаганга күңел әрни иде. Яңа гына «Халкыбыз мирасы» нәшриятында Фарсель Зыятдинов, Александр Нурмөхәммәтов һәм Миләүшә Сөләйманова авторлыгында «Ямь һәм дәва яки дару үләннәре» дигән затлы китап басылып чыкты. Китапта кайсы үләннең нинди авырудан файдалы икәнлеге, үләннәрне кайчан җыярга кирәклеге турында аңлаешлы тел белән язылган. Төсле фотолары да бар. Дару үләннәре җыю вакыты җиткән бер чорда, халыкка бер бүләк инде бу китап, дөресен генә әйткәндә...
Икенче ягы - татар телен киң кулланышта тоту юлында да шактый зур адым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар